«Күңелдә тагын бер хыялым калды» Тормышындагы «беренче театр»ы мәктәптә була аның. 6 сыйныфта укыганда татар теле укытучысы Луиза апалары «Беренче театр»ны алар белән куя – Луара ул чакта Бибине уйный. (Кызык бит – бу комедияне театр училищесында да күрсәтәләр. Анда Луара апа Гафифә була. Ә еллар үткәч, Г. Камалның бу үлмәс әсәрен Хельсинкида Финляндиядәге татарлар белән үзе режиссер буларак куя.) «Мин чынлап театр турында хыяллана башладым. Өстәвенә, гәҗиттә Марсель Сәлимҗанов белән Рәфкать Бикчәнтәев беренче тапкыр театр училищесында татар бүлегенә укучылар җыя, дигән игълан күрдем. Мин мәктәпкә 6 яшь тулуга кергәнгә, 16 яшемдә кулымда аттестат иде инде. Керә алмасам да, әле бер ел минем «запас» бар, икенче елга институтка барырмын, әнием кебек, чит тел укытучысы булырга укырмын, дип үземне юатып, тәвәккәлләдем. Әни минем табиб булуымны да теләгән иде, андый сәләтем дә бар иде. Әмма күңелдә барыбер сәхнәгә тартылу көчле иде. Мин имтиханнарга әзерләнә башладым. Сирәк яңгыраган әсәрләр сайладым. Ул елны театр училищесы ишегалды абитуриентлар белән тулган иде, керергә теләүчеләр бик күп, конкурс көчле иде. Язмыш хәл ителде – мине училищега алдылар. Кайчандыр радиода тавышларын ишетеп белгән шәхесләрне тормышта күрергә, аралашырга насыйп булды. Күңелле чор булса да, хәзерге шикелле мул заман түгел иде ул: берәр кием таба алсаң, аны шатланып озак кия идек. Гәрчә миңа ул чакта да «Син зәвыклы киенәсең» диләр иде. Мин кием дизайнеры да, стилист та була алган булыр идем дим. Рәсем ясарга да ярата идем. Әле минем күңелемдә йөрткән тагын бер хыялым калды – балерина булу, мин бик биергә ярата идем, ритмны тою көчле синдә дигән иде студент чакта укытучыбыз да», – дип ихлас елмайды Луара апа.
ТӘВӘККӘЛ ТАШ ЯРА Казанның театр училищесын тәмамлаган елда Рәфкать Бикчәнтәев Филармониядә миниатюралар театры ачарга уйлап йөргән була – бер егетне һәм Луара ханымны шунда чакыра. Татар йолдызлары – Зифа Басыйрова, Гали Җәмниханов белән концертларга йөреп, үзен алып баручы ролендә сыный ул. Тик анда озак эшләми, сентябрьдә Ленинград театр, музыка, кинематография институтындагы татар студиясенә укырга китә, анда курска кызлар җитмәгән була.
«Мин үзем бик оялчан, сиздермим генә – бу сыйфатым һаман да бар. Әмма сәхнәдә мин бөтенләй башка, рәхәтләнеп сөйлим! Ә тормышта уңайсызланып эндәшми калам. Алай да, кирәк чакта йөрәгем җитә – Ленинградка чыгып киткәнмен бит. Бер үзем! Бу әкияти тарихи шәһәрдә мәңге онытылмас вакыйгаларга, белемгә баеп, Казанга кайттык. Кызларны, Тинчурин театрына билгеләделәр, анда яшь кызларны 40 яшьтәгеләр уйнап йөргән заман иде. Алты сезон күчмә театрда эшләдем. Төп рольләрне уйнасам да, миңа иҗат ягыннан кысан булды анда. Ел буе бер спектакль белән гастрольдә, гел тәгәрмәч өстендә йөрисең. Берничә көнгә генә Казанга кайтасың – ә анда театрлар, Актерлар йорты гөрли, чаралар үтә – шулар арасында буласы килә!» – дип искә алды Луара ханым. Ә Камал театрына, бигрәк тә аның музеена ничек килеп керә соң? – дип сорарсыз. «Мине шулчак Мәдәният министрлыгына театрлар буенча белгеч буларак чакырдылар. Вакытлыча гына дип ризалашкан идем, ә анда сәнгать дөньясында кайнап 5-6 ел эшләдем. Театрны яратуым минем хәзерге вазифама китерде – Марсель абый: “Миңа синең кебек сөйли дә, яза да, тарихны да белүче кирәк”, – дип Камал театрына чакырды. Гади музейда эшли алмас идем кебек, бу шөгыль миңа театрда булуы белән ошады. Юкса, 40 ел гомеремне бирер идемме икән музейга?» – дип сораулы караш ташлап куйды әңгәмәдәшем.
ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН ШИГЫРЬ «Мин шигъри күңелле, кайчак шигырьләр дә язам, әмма алар үзем өчен генә. Сценарийлар язганда, кирәк чакта шигырләр килә күңелгә. Чаралар алып барганда киләсе номерны игълан итәр алдыннан 4 юллык шигырьләр уйлап чыгара алам, ул да миңа бик җиңел бирелә. «Син текстка да карамыйсың, ничек истә тотасың», – диләр миңа. “Хәтер – Аллах биргән бер талант ул” дигәнне ишеткәнем бар. Бу нисбәттән дә Аллага шөкер кылам мин. Шигырь дигәннән, ул кисәк кенә туа күңелдә.
ЛЕНА ШАГЫЙРЬҖАН ТУРЫНДА Безнең әңгәмә Лена Шагыйрьҗан иҗатын да читләтеп узмады, билгеле. Луара ханым апасының вафатыннан соң биш ел эчендә аның бөтен китапларын яңадан бастырган. «Лена апаның шигырьләрен укыйм да, чын шагыйрь гади кеше түгел шул, алар – күрәзәче, аларга галәмнән килә хәбәрләр дигән фикер кабат яңара. Ул күпкырлы шигърият иясе. Туган булгангамы, аның иҗаты миңа бик якын, хәтта алар минем үземнән “туган” кебек. Ул тумыштан башлап йөрүче, көчле шәхес иде. Лена ападан күп нәрсәгә өйрәнеп үстем... »
ФИНЛЯНДИЯ ТУРЫНДА Финляндия Луара ханым тормышында аерым бер урын биләп тора. 90нчы еллар башында Финляндиядә яшәүче татарлар Казанга киләләр, татарча концерт алып барган Луара ханым белән танышалар һәм «Хельсинкига килеп, татарларга театр турында лекцияләр оештырып, театр буенча практик ярдәм күрсәтә алмассызмы?» дип мөрәҗәгать итәләр. Луара ханым Финляндиянең татар җәмгыяте чакыруы буенча, ел саен Хельсинкига барып, анда яшәүче татарлар белән «Беренче театр», «Асылъяр», «Галиябану», «Туйлар узгач» спектакльләрен куя. «Асыльяр» белән «Галиябану»ны алар әле Казанга килеп, Татар конгрессының беренче корылтаенда, Камал театры сәхнәсендә дә үзебезнең артистлар белән берләштереп дуслык спектакле итеп уйныйлар. «Туйлар узгач» спектаклен исә Америкада татарлары чакыруы буенча, Нью-Йоркта күрсәтәләр. Шулай итеп, безнең Луара ханым илләр арасында дуслык күпере салып, туган телебезне, театр сәнгатен башка мәмләкәт татарларына җиткергән шәхес тә. Шушы аралашулар нәтиҗәсе булып, Финляндиядә безнең Казан кызлары белән гаиләләр дә туа – татар җанлы, туган телендә камил сөйләшүче балалар үсә.
Комментарийлар