16+

Билге өчен калтырап үскән бала кем була?

Һәр нәрсәдә алтын урталык булырга тиеш, дип саныйм мин.

Билге өчен калтырап үскән бала кем була?

Һәр нәрсәдә алтын урталык булырга тиеш, дип саныйм мин.

Җомга көнне кич эштән соң юлчылар төркеме аша табылган машинада өйгә кайтам. Миннән кала тагын өч хатын-кыз утыра. Шул арада аларга бер-бер артлы балалары шалтырата башлады. Мин тын гына утырам, үзем дә ике кыз бала әнисе бит.

Берсенең кызы илереп елый. Аңлавымча, дүртенче сыйныфта укый. Ел азагындагы Бөтенроссия тикшерү эшләренә (ВПР) әзерләнәләр. Шул исәптән сыйныф эчендә контроль эше дә булган. Кыз, күрәсең, каушаудан хата җибәргән, шуңа күрә билгесе бер баллга түбән куелган.
Әнисе баланы юатыр урынга башта ук шелтә белдерде:

— Күбрәк вакыт шөгыльләнергә иде. Син бит мине тыңламадың, телефонда утырдың. Үзең гаепле.
Кыз нидер җавап бирергә теләгән иде, әмма әнисе сүзен кырт кисте:
— Бар кайт та, ныграк әзерлән, — диде.
Берникадәр вакыттан соң икенче бер юлчыбызның телефоны «телгә килде». Моның икенче сыйныфта укучы улы шалтырата. Рус теле буенча контроль эшен өчлегә язган икән. Ә баланың тавышында шатлык сизелә.

— Авыррак укыйбыз шул, репетитор белән дә шөгыльләнә. Әмма телләр өйрәнү бөтен кешегә дә бирелми. Төнге уникегә кадәр утырабыз. Укытучы биргән белем генә җитми. Сыйныфта утыз бала бит алар, — ди әнисе.

Шушы сөйләшүләрне тыңлый-тыңлый, үз балаларым турында уйлана башладым. Балалар өстеннән тоталь контроль, аларны чиктән тыш канат астында тотарга тырышу, һәр адымын, хәтта һәр предметтан алган билгесе өчен шелтәләү дөресме?

Кече кызым сөйләгән бер хәл искә төште. Ул да дүртенче сыйныфта укый. Математикадан бер кыз (беренче сыйныфтан бирле бишлеләргә генә укый) дүртле алган да, сыйныфта үксеп-үксеп елый башлаган. Янәсе, өйгә кайткач, әнисе «Нигә бишле түгел?» дип шелтәләячәк.
Әлеге гаиләне якыннан белгәнгә, шул әнинең балаларын чиктән тыш контрольдә тотуына шакката идем. Ашханәдә нәрсә ашавына кадәр тикшереп тора.

Мессенджерларның берсендәге укытучы һәм әти-әниләр төркемендә дә, кагыйдә буларак, бары тик шул әни генә яза.
Ә чыннан да, балаларның билге яки ашау өчен әти-әниләре алдында калтырап торулары кирәкме? Яшерен батырын түгел: хәзер күп кенә яшүсмерләр нәкъ менә уку, әти-әни басымы аркасында башын элмәккә тыга, гомере белән хушлаша.

Балага гомерлек яра ясап, аны калтырар дәрәҗәгә җиткергәнче, бәлки, дилбегәне бераз бушатыргадыр? Балаңның дусты булырга, бергәләп проблеманы хәл итү юлларын эзләргәдер?

Тормыш билге белән генә үлчәнми. Яхшы уку — ул бары тик аның бер өлеше генә. Мәктәптә уртача укып та, югары уку йортларын кызыл дипломга тәмамлаган, бүген менә дигән белгеч булып эшләүче танылган кешеләр бихисап.
Бер танышым бу темага сүз чыккач болай диде:

— Мин балаларга катгый итеп әйтеп куйдым: мәктәп тә — эш. Безгә хезмәт хакы түләсәләр, сезгә тиешле «хак» билге белән түләнә. Безне балачакта беркем дә контрольдә тотмады. Хәтта әти-әнием мәктәп ишегенең кайсы якка ачылганын да белмәде. Укып чыктык, кеше арасында ким-хур булмадык.
Аның сүзләрендә безнең балачакка хас чынбарлык ярылып ята.

Бу темага алынганчы, хезмәттәшем — элекке педагог, хәзер редактор урынбасары булып эшләүче Илдар абый Габидуллин белән дә сөйләшеп алдык. Аның фикеренчә, хәзерге балалар инкубатор чебешләре кебек.

— Әти-әнисенең күләгәсе астында, җил-яңгыр тимичә үсәләр. Ә алга таба нинди шәхес булып формалашырлар? Нинди хуҗабикәләр, нинди Ватан сакчылары үстерәбез без? Билге өчен калтырап торган бала тормыш матавыклары белән очрашкач нишләр? Контроль булсын, әмма чамадан артмасын, — ди ул.
Бу фикер белән килешмичә мөмкин түгел. Дөрес, уку-укыту программалары бүген нык үзгәрде, аларны безнең балачак, үсмерлек еллары белән чагыштырып та булмый. Ләкин һәр нәрсәдә алтын урталык булырга тиеш.

Аны табу өстендә һәр ата-ана үзенчә эш итә. Әмма нәтиҗәсе бер булсын иде: тормышка яраклы, үз урынын таба алырлык, ил-Ватаныбыз алдындагы бурычларын үти белгән шәхесләр үстерсәк иде.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading