«Үскәч кем булырга телисең?». Бу сорауны ишетмәгән укучы сирәктер.
Кечкенә чакта җавап та табыла: табиб, футболчы, укытучы, блогер... Мәктәпне тәмамлау якынлашкач, эш катлаулана. Әти-әнинең үз фикере бар. Дуслар бер һөнәрне мактый. Интернетта икенчесен күрсәтәләр. Ә синең күңелең бөтенләй башка нәрсәгә тартырга мөмкин. Шунда бер сорау туа: кемне тыңларга?
Казанның 189 нчы «Заман» күппрофильле гимназиясендә бу сорауга әзер җавап бирмиләр. Киресенчә, укучыга төрле һөнәрләрне күреп, үзенә туры килгәнен эзләп карарга мөмкинлек бирәләр. Уку йорты директоры, «Россия — минем горизонтларым» Бөтенроссия премиясенең «Һөнәр белән киләчәккә» номинациясе җиңүчесе («Киләчәк синең кулларыңда» проекты) Ранис Идрисов та һөнәр сайлауда иң мөһиме — кешенең үз фикере булырга тиеш дип саный.
Бу эшне мин булдыра алырмынмы? — Һөнәр турында сөйләү җиңел, — ди Ранис Әнвәр улы. — Мәсәлән, инженер нәрсә эшли икәнен китаптан укып була. Әмма чын инженерның эш урынына барып карау — бөтенләй башка. Шуңа күрә «Киләчәк синең кулларыңда» проекты кысаларында укучылар предприятиеләргә йөри.
Казан вертолет заводының «Аҗаган» җитештерү берләшмәсендә, Казан пар заводында алар инженерлар, конструкторлар һәм башка белгечләрнең эшен күрә. Кемдер шунда ук кызыксына башлый. Ә икенчеләре: «Юк, бу минеке түгел икән», — дип кайта. Һәр җавап та кирәкле.
Гимназия директоры фикеренчә, һөнәр сайлаганда үзеңә туры килмәгән юнәлешне иртәрәк аңлау вакытны әрәм итмәү дигән сүз.
Вожатый булып та эшләп карап була Проектның иң кызыклы якларының берсе — укучының һөнәрне практикада сынап каравы.
— Балалар бакчаларында, мәктәп яны һәм сәламәтләндерү лагерьларында балалар белән эшләүне өйрәнергә мөмкин. «Вожатый» программасы да шуңа керә. Ә техник һөнәрләргә кызыксынучылар өчен «30 килограммга кадәр очу аппаратлары белән җир өсте идарәсе операторы» программасы бар. Ике юнәлеш тә 144 сәгатьлек укуны күздә тота, — ди әңгәмәдәшем.
Монда сүз һөнәр турында сөйләшү генә бармый. Укучы укый, өйрәнә, эшләп карый һәм нәтиҗәдә квалификация турында таныклык ала.
Ә айти кайда? Яшьләр барысы да айти өлкәсенә генә омтыла дип уйлыйбыз. Ләкин гимназиядәге күзәтүләр моны расламый. Укучыларның якынча 30 проценты дизайн һәм иҗат юнәлешләрен кызыксына. Икътисад, бизнес, фән, медиа, психология дә популяр. Айти исә бары алтынчы урында. Тагын бер сан игътибарга лаек: яшүсмерләрнең 72 проценты һөнәр сайлаганда үз кызыксынуына һәм мавыгуларына таяна. Димәк, югары хезмәт хакы гына җитми. Эшнең үзеңә ошавы да мөһим.
Әти-әни нәрсә эшли ала? «Улым, табиб бул», «Кызым, юрист бул» — әти-әнинең баласына яхшылык теләп әйткән сүзләре. Ләкин бала әти-әни сайлаган һөнәрне үзе дә телиме? Ранис Идрисов фикеренчә, әти-әнинең төп бурычы баласы өчен һөнәр сайлау түгел, аңа үзен аңларга булышу.
— Мәктәп тә бу эшне ялгызы гына башкара алмый. Эш бирүче реаль эш урынын күрсәтә, мәктәп төрле мөмкинлекләрне берләштерә, әти-әни баланың фикерен тыңлый. Өчесе бергә эшләгәндә укучының сайлау мөмкинлеге дә киңәя, – ди белем йорты директоры.
Ясалма интеллект эшебезне үзгәртсә? Бүген кайбер һөнәрләрнең эчтәлеге үзгәрә. Ясалма интеллект та моңа йогынты ясый. Шуңа күрә ун елдан соң нинди һөнәрләр кирәк булачагын төгәл әйтү кыен.
— Бер генә һөнәргә әзерләү җитми. Кеше яңа әйберне өйрәнергә өйрәнергә тиеш, — ди Ранис Идрисов. — Ягъни бүген бер программа, иртәгә икенчесе булырга мөмкин. Ә өйрәнү сәләте барыбер кирәк булачак.
Проектта катнашкан укучыларның беренче һөнәри квалификация турында таныклык алган көне гимназия директорының хәтерендә аеруча калган. Мәктәп билгесе түгел бу. Укучының билгеле бер эшне башкарырга әзерлеген раслаучы документ.
— Иң кызыгы таныклык алганнан соң балаларның үзләренә карашы үзгәрүе. «Мин моны эшли алам икән», — дигән ышаныч барлыкка килә. Педагог өчен моннан да яхшы нәтиҗә булмаска мөмкин. Мин һөнәр сайлауның өч өлешен аерып күрсәтәсем килә: «Телим. Булдырам. Кирәк». Теләк бар, әмма сәләт җитми, кыенлыгы шунда. Сәләтең булып та, кызыксыну булмаса, эш озакка бармаска мөмкин, — ди Ранис Әнвәр улы.
Әгәр эш җәмгыятькә кирәк булса, әмма кеше аны яратмаса, уңыш та һәрвакыт көтелгәнчә булмый. Шуңа күрә беренче адымны кызыксынудан башларга була.
Ә аннары эшләп карарга Һөнәр сайларга җыенган укучыга Ранис Идрисов өч нәрсәне истә тотарга киңәш итә.
— Беренчесе — карап кына калма. Кызыксынган һөнәреңне эчтән күр. Белгеч белән сөйләш, предприятиегә бар, практикада сынап кара. Икенчесе — ялгышудан курыкма. Беренче сайлау соңгысы булырга тиеш түгел. Үзеңә туры килмәгән юнәлешне аңлау да нәтиҗә. Өченчесе — үзеңне тыңла.
Әмма күңелдәге теләкне эш белән тикшер. «Миңа ошый» белән «мин моны эшли алам» арасында аерма булырга мөмкин. Мәктәп елларында барлык сорауларга җавап табып бетерү мәҗбүри түгел. Кемдер һөнәрен беренче тапкырда таба. Кемгәдер моның өчен берничә юнәлешне сынап карарга туры килә. Иң мөһиме — сайлауны үзең турында күбрәк белүдән башлау, — ди Ранис әфәнде.
Бәлки, «Мин кем булам?» дигән сорауга җавап табу өчен башта «Мин нәрсә эшләп карарга телим?» дип сорарга кирәктер дә ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар