16+

«Йөрәгемне балаларга бирәм»: 36 еллык остаз тарихы

Эльмира Насыйбуллина 36 ел инде балаларга музыка-моң иленең серләрен өйрәтә.

«Йөрәгемне балаларга бирәм»: 36 еллык остаз тарихы

Эльмира Насыйбуллина 36 ел инде балаларга музыка-моң иленең серләрен өйрәтә.

Кеше гомере буе бәхет серен эзли. Гаҗәп түгел һәркемнең бәхетле буласы килә. Нәрсә бәхет икәнен генә күпләр аңлап бетерми. Менә шуны аңлаганнар гына чын бәхетне татый. Бәхет ялгызлыкны яратмый икән бит. Димәк, ялгыз гына бәхетле булып булмый. Тирә-юньдәгеләреңне бәхетле итә, сөендерә алганда гына тулы бәхетне тоя адәм баласы. Һәм ул бәхет дигәннәре аның күзеннән күренә - якты нур булып түгелә.

Бәхет турында болай зурдан кубып сөйләвем юкка түгел. Шундый бәхетле кеше белән таныштым бит әле. Беренче күрешүебез булса да, күптәнге танышлар шикелле озаклап, тәмләп сөйләштек.

Эльмира Насыйбуллина – укытучы, төгәлрәге, музыка укытучысы. Менә 36 ел инде малайларга-кызларга музыка-моң иленең серләрен өйрәтә.

Яшерен-батырын түгел, күп кенә замана балалары бүген музыка мәктәбендә әти-әниләре җитәкләп алып килгәнгә, аларны үпкәләтмәс өчен генә, теләр-теләмәс кенә укыйлар. Ә бит музыка ул – тылсымлы таяк кебек. Аның белән ныклап дуслашсаң, бәхетле итә алу сәләтенә ия ул. Моны үзеннән белә Эльмира Роберт кызы. Кайчандыр аны, 7 яшьлек кызчыкны да, юрист әти-әнисе нәни кулларыннан җитәкләп, Түбән Каманың 1нче музыка мәктәбенә алып килгән. Казан кызы булса да, әти-әниләрен нефтехимия каласына эшкә җибәргәч, гаиләләренә башкаладан китәргә туры килә. Берьюлы ике мәктәптә уку җиңел булмаса да, тырыша кыз: икесеннән дә бишлеләр алып кайта. Фортепьяно - пианино дигән музыка коралы бер күрү белән күңеленә кереп кала. һәм аның эчендәге бөтен көй моңнарны нечкә бармаклары белән басып чыгарып, кешеләргә тыңлатасы килә.

Бу гаҗәп түгел. Кыз җыр-моң яңгыраган гаиләдә туып-үсә бит. Әтисе җитди һөнәр иясе, юрист булса да, баянда бик оста уйный - үзлегеннән өйрәнә. Ә музыка мәктәбендә уку аның тормышка ашмаган балачак хыялы булып кала. Шуңа да инде кызын үзенә насыйп булмаган шушы сукмакка бастыра. Әтисен хөрмәт иткән, әнисен яраткан кыз бу юлдан ныклы адымнар белән алга бара. Кунаклар килгәч, сәләтен күрсәткән. Илһамланып уйнаганда әти-әнисенең күзләрендә горурлык, сөенеч күрә кыз. Шуңа да тагын да тырышыбрак гаммаларны өйрәнә.

Шулай итеп, моңлы-җырлы балачак еллары сизелми дә үтеп китә. Эльмира музыка мәктәбен уңышлы тәмамлап, музыка училищесына укырга керә. Аннары Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетын кызыл диплом белән тәмамлый. Шул көннән алып бүгенгә кадәр музыка мәктәбендә фортепияно дәресләре укыта. Башкаланың 144нче мәктәбе белән бер бинада урнашкан Совет районы 4нче балалар сәнгать мәктәбендә эшләвенә дә егерме бер ел.

Әйе, музыка мәктәбендә уку җиңел түгел. Бик зур тырышлык, бер урында утырып тору сәләте, максатчанлык сорый торган зур катлаулы хезмәт. Әгәр аны яратмасаң, күңелеңне бирмәсәң, ул чын мәгънәсендә, бер җәфага әйләнә. Әти-әниләрдән дә күп тора. Алар да бу мәктәпкә өстәмә йөк, бишенче тәгәрмәч итеп кенә карарга тиеш түгел. Бәлки, нәкъ менә минеке шикелле гомерлек һөнәрләре булыр да үзләрен бәхетле дә итәр дип үзе дә өметләнеп, укучыларын да шуңа өметләндерә тәҗрибәле остаз-педагог.

Үзе дә остазларына сокланып, алар шикелле булырга тырыша, Ирина Леонидовна Валечкинаның киңәшләрен бүген дә тотып яши. Үзе дә шундый балалар яратата, хөрмәт итә торган мөгаллимә булырга тели һәм теләгенә ирешә дә. Әти-әнисе үзләре шикелле юрист булырлар дип өметләнгән булалар, югыйсә. Ә кызлары көй-моңны сайлый.

“Музыка мәктәбе укытучысы булу бик авыр түгел, гади мәктәптә сыйныф җитәкчесе булу түгел инде...” дигәннәргә аның үз мисаллары җитәрлек.

Бервакыт шулай төнлә телефоны шалтырый. Бер укучысының әбисе елап шалтырата. Оныгы өйгә кайтмаган. “Дәрескә килгән иде, кая китте икән?” – дип бик тынычсызлана инде Эльмира ханым да. Үзе дә ике кыз әнисе бит - баланың бәгырьдән өзелгәнен белә. Ә баланың баласы балдан да татлы диләр әнә. Әбисенең борчылуы аңлашыла. Ә үсмер малай әбисенә, ә бәлки бар дөньяга ятим язмышы өчен үпкәләп, өенә кайтмаган көне буе дуслары белән футбол уйнаган, туп типкән. һәм дустында кунып калган.

Икенче дәрестә малайга ноталар гына түгел, тормыш сабаклары да өйрәтергә туры килә Эльмира ханыма. “Әбиеңнең йөрәге авырта, ул инде олы кеше. Ялгыз калсаң нишләрсең?“ - дип соравы була, малайның күзләреннен яшьләр агып төшә. Шул көннән бу малай белән укытучы арасы тагын да якыная. Ул борчулары да, шатлыклары белән дә уртаклаша башлый. Шатлыклар да озак көттерми. Тырышып-теләп уйнагач, конкурсларда катнаша. Җиңә дә. Бүген инде тормышта үз урынын тапкан ир уртасы әти.

Мондый горурланырлык укучылары шактый Эльмира ханымның. Алар төрле конкурс, ярышларда, араларында Халыкаралары да шактый, катнашып җиңеп, остазларын сөендереп үсәләр дә, кайберләре инде үзләре дә музыканы гомерлек һөнәр итеп сайлыйлар. Казанда, хәтта Питерда да укыталар. Ә кайберләре балаларын үзләре укыган мәктәпкә үз укытучыларына алып киләләр. Монысы тагын да зуррак шатлык.

Югары категорияле педагог Эльмира ханым Насыйбуллина белән озаграк сөйләшкән саен колагымда Василий Сухомлинскийның “йөрәгемне балаларга бирәм” дигән сүзләре ишетелгәндәй булды. Шөкер, бүген дә арабызда бар әле үз эшен дә, балаларны да яраткан мөгаллимнәр.

Укытучыга ничә яшьтә булса да, тормыш арбасыннан төшеп калырга ярамый. Хәер аның тормыш девизы да шундый. “балаларны укытырга хакы-хокукың булсын өчен, үзең дә гел укып-өйрәнеп торырга тиешсең. Ул күзләренә мөлдерәп карап торган малай-кызлар өчен гел үрнәк булырга тиеш. Активлыгына, тормышны яратуына күз тимәсен Эльмира ханымның. “Премьера“ дигән вокаль ансамбльгә йөрергә дә вакыт таба. Еш кына укучылары белән балалар бакчаларына барып музыкаль әкиятләр дә куялар - нәниләрне кечкенәдән җыр-моңны яратырга өйрәтәләр. Аннары инде үзләре дә музыка мәктәбенә укырга да килерләр. Ул аларны да сөенеп, сөйкемле елмаеп каршы алыр да үзе шикелле бәхетле булу серләрен өйрәтер. Ә бәхет ул яратуда, мәхәббәттә. Сайлаган һөнәреңне, гаиләңне, тормышны. Һәм кешеләрне. Аның очрагында балаларны.

Эльмира Роберт кызы Насыйбуллинаның тырыш хезмәте лаеклы бәяләнгән. Диплом грамоталары да , күкрәк билгеләре дә шактый. Ә иң зур бүләк балларның мәхәббәте һәм әти-әниләрнең ышанычы, хөрмәте.

Тиздән гомер бәйрәмен каршылаучы моң мөгаллимәсе бүген тормыш йомгагын сүтә дә чорный, чорный да сүтә. Ул йомгакта өзек-төтек өлеш тә , кара таплар, үкенүләр да юк. Ә ныклап уйлап карасаң, Бәхет үзе шул бит инде.

Фотолар гаилә архивыннан алынды. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading