16+

“Татарча диктант”: мин катнаштым, ә син?

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты традиция буенча быел да «Татарча диктант» акциясен уздыруның төп мәйданчыгы булды.

“Татарча  диктант”: мин катнаштым, ә син?

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты традиция буенча быел да «Татарча диктант» акциясен уздыруның төп мәйданчыгы булды.

Менә инде 10нчы ел рәттән биредә татар халкы, теле, мәдәнияте өчен борчылып, милләтебез дип җан атып яшәүче асыл затлары җыела. Быел да бирегә килүчеләр арасында гади студентлар да, танылган кешеләр дә бар иде. Әйтик, чараның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ректоры Рәдиф Җамалетдинов, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм башка рәсми затлар күренде.

Искәртеп узабыз, быел дөньякүләм акция өч көн дәвам итәчәк. Бүген, 14 ноябрьдә, диктантны Татарстанда яздылар. 15 ноябрьдә – Россия субъектларында, 16 ноябрьдә чит илләрдә яшәүчеләр үзен сыный алачак. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров билгеләп үткәнчә, барлыгы 7 меңнән артык мәйданчык теркәлгән. Оффлайн һәм онлайн форматта диктант язучылар саны 1 миллионнан артыр дип көтелә.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Актлар залында диктант язучыларның һәркайсы өчен блокнот, ручка һәм махсус бланклар әзерләп куелган иде. Килеп керүгә чын татар мохитенәэләгүең сизелә иде – тирә-яктан татар сөйләме агыла, күп булмаса да, милли алкалар таккан, милли бизәкле кием кигән кешеләр дә күзгә чалынды. Бөтендөнья татар конгрессының Россия төбәкләрендә татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты башлыгы Марс Тукаев та республикабызда оештырылган “Татарча диктант” акциясенә бәйрәм рухы җитеп бетми дип саный. 

-Төбәкләрдә бу чара бик тә күңелле уза, бәйрәм төсен ала. Анда җырлар белән каршы алалар, милләттәшләребез үзләре пешергән татар ризыкларын алып киләләр, диктант язганнан соң бергә утрырып чәйләр эчәләр. Киләсе елларда монда да катнаучылар милли киемнәрдән – иң азы түбәтәйләрдән, калфаклардан килеп, бу чараның бәйрәм төсмерен алуын теләр идем, - ди Марс Тукаев.  

Үзе ул “Татарча диктант”та, чара башлангыч алган 2016 елдан бирле катнаша. Берсендә акция үзе Сочида сәфәрдә булган вакытка туры килгән. Анда да милләттәшләребез белән бергә утырып, диктант язган.

Үзем дә быел татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карарга булдым. Дөрес, “Татарча диктант” ул – дөрес язу-язмауны ачыклау чарасы булудан бигрәк, татар телен популярлаштыру, кызыксындыру максатын йөртә, дип кабатлап киләләр. Алай да, инде шактый еллар узгач, мәктәп елларына әйләнеп кайтып, кабат үзеңне укучы итеп хис итү үзенә күрә дулкындландыргыч мизгел.

Татарстан һәм Башкортстанда диктант язу өчен 200 еллык юбилее билгеләп үтелүче XIX гасыр мәгърифәтчесе һәм галиме Каюм Насыйриның “Кабуснамә” хикәясеннән өзек сайлап алынган. Бөек татар әдибе әсәрен бүгенге укучылар өчен берникадәр җайлаштырганнар. Шуңа катлаулы сүзләр булмаячак дип, оештыручылар алдан ук тынычландырып куйды. Язылышында шикләр булырга мөмкин өч сүз генә диктант язучылар өчен алдан экранда күрсәтелгән иде. Болар: “адәм”, “хакимлек” һәм “мөлаем” сүзләре. 

Диктантны әдәбият галиме, Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният эшлеклесе Фоат Галимуллин яздырды. Башта текст бер тапкыр тулысынча укылды. Аннары җөмләләп яздырылды. Яңа фикер башланган, димәк, кызыл юлдан язылырга тиешле урыннар әйтеп барылды. Өзек артык озын да, кыска да түгел иде. Шулай да компьютер төймәсенә басып утырырга гына ияләнгәч, ручка тотып язудан куллар инде бизгән икән бит! Кулдан язуның ни икәнен яңадан искә төшерергә туры килде. 

Сүзләр язылышында шәхсән үземнең, чыннан да, авырлыклар булмады, тыныш билгеләре генә шикләр уятты ара-тирә. Мәктәптә укыганда да, татар теленең пунктуациясе иң катлаулыларның берсе дип саный идем. Бу юлы да иң кыены шул булды. Инде хәзер диктант өчен билгене генә көтәсе калды. Ул бер айдан мәгълүм булачак. Татар телен “бишле”лек беләмме икән?

Ә “Татарча диктант” әле дәвам итә. Иртәгә Россия төбәкләрендә яшәүчеләр Мөхәммәт Мәһдиевның “Җир йөзендә алты кыйтга” әсәреннән өзекне язачак. Иң соңылары булып, чит илләрдә яшәүчеләр сыналачак. Аларга Каюм Насыйриның “Әбүгалисина” әсәреннән өзек тәкъдим ителәчәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading