16+

Адәм баласы бу җәмгыятьтә нигә аксый, ни өчен безнең  җәмгыятебездә аксаклар күбәйде?

Түбән Кама шәһәрендә кызыклы мәдәни проект тәкъдим итәләр. 27 марттан 3 апрельгә кадәр Түбән Каманың өч мәдәни мәйданында: Халык иҗат йорты, Җәлил театр комплексы, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрында “Россиянең нефть, газ һәм химия шәһәрләре театрлары атналыгы” узачак. 

Адәм баласы бу җәмгыятьтә нигә аксый, ни өчен безнең  җәмгыятебездә аксаклар күбәйде?

Түбән Кама шәһәрендә кызыклы мәдәни проект тәкъдим итәләр. 27 марттан 3 апрельгә кадәр Түбән Каманың өч мәдәни мәйданында: Халык иҗат йорты, Җәлил театр комплексы, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрында “Россиянең нефть, газ һәм химия шәһәрләре театрлары атналыгы” узачак. 

Театр атналыгында Мәскәү, Түбән Новгород, Екатеринбург, Уфа, Казан, Түбән Кама, Минзәлә, Буа шәһәрләре катнашачак. Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айзат Мәхмүтов белдерүенчә, әлеге пилот проект киләчәктә зур бер фестиваль рәвеше алуы ихтималы зур. Аның әйтүенчә, театр атналыгы берничә төрле максатны үз эченә ала.

“Беренчедән, тәрбияви максат булса, икенчедән, театрлар безнең төбәктә дә  уңышлы эшләп киләләр.  Аннан театрның тамашачыга тәэсир итү юлы тизрәк. Әле киләчәктә театр белгечләре әзерләүче уку йортлары да төзелергә мөмкин. Театр белгече Константин Станиславский сүзләре белән әйткәндә, театр элгечтән башланса, ә бездә театр  идеологиядән башлана, бу яшьләр белән эшләү өчен туры юл, без үзебезнең җирлектә бу проектны уңышлы эшләү өчен бөтен көчне куячакбыз. Мәскәүдән ГИТИСтан укытучылар киләчәк. Әйдәп баручы педагоглар белән аралашу булачак”, – дип сөйли Айзат Мәхмүтов.

Театр атналыгы барышында 16 спектакль куелачак. Шуларның 7се рус театры, 9ы татар театры спектакльләре. Түбән Кама шәһәренең Халык иҗат йорты  җитәкчесе Илнур Сәгыйтов белдерүенчә, әлеге атналыкның төп тәрбияви чарасы шунда: ул мәктәп укучыларына, мәктәп театрларына мастер-класслар, очрашулар белән аралашачак. Аз керемле 100 гаиләгә спектакльләргә бушка керү мөмкинлеге тудырыла. “Нефть, газ һәм химия чыга торган шәһәрләр арасында мондый чара беренче тапкыр үткәрелә. Без быел сынап карыйбыз. Яңа идеяләрне эш барышында ук теркәп барабыз. Икенче елга аны тагы да үстерү, киләчәктә географиясен киңәйтү буенча да фикерләр бар. Быел бик күп театрлар катнаша алмыйча калды”, – дип сөйли Илнур Сәгыйтов.

27 мартта, ачылыш көнендә, премьера көтелә. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт драма театры “Аксак” драмасын тәкъдим итәчәк.
–Бу декаданың узуы безнең шәһәребез өчен зур вакыйга. Без бик сөенәбез. Театрларны бер төбәккә җыела, күпме театр килә. Халкыбыз бик күп спектакльләр карый алачак. Бу безне берләштерәчәк. Без  бу вакыйганы зурлап үткәрергә җsенабыз.  Шунысы үзенчәлекле: без көндез балалар, яшьләр өчен спектакльләр уйнаячакбыз. Тәрбия максатыннан зур эшебез булачак бу. Безнең белән бергә яшь тамашачылар спектакльләрне карап сөенәчәк. Киләчәктә бу эш дәвамлы булсын иде – дип сөйли Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының баш режиссеры, җитәкчесе Рөстәм Галиев. – Үзебезгә килгәндә, без Халык иҗат йортында “Аксак” спектаклен уйнаячакбыз. Ул Мансур Гыйләҗев әсәре буенча эшләнгән,  җәмгыятебезне борчыган әйберләрнең берсе – аксаклык. Адәм баласы бу җәмгыятьтә нигә аксый, ни өчен безнең  җәмгыятебездә аксаклар күбәйде. Җитешсез якларыбызга нәрсә комачаулый? Шушы темаларны ачкан уңышлы гына спектакль килеп чыкты.   

Театр атналыгын Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры ябачак. Театрның җитәкчесе Илфир Якупов белдерүенчә, Түбән Камага алар тамашачы соравы буенча, “Бию пәрие” спектаклен алып барачаклар. Театр атналыгы кысаларында Башкортстан республикасының атказанган артисты Радик Юлъякшин концерты да планлаштырыла.

 “Театр атналыгы”на Пушкин картасы белән керергә дә мөмкин.  Гомумән, проект Сибур ширкатенең “Яхшы эшләр формуласы” иҗтимагый инвестицияләр проекты ярдәме белән тормышка ашырыла. Әлеге программа нигезендә узган  грант  проектында Түбән Каманың  Халык иҗаты йорты катнашып, 789,990 сум күләмендә грант откан була. Оештырылачак театр атналыгы шушы грант проекты кысаларында узачак.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading