Сәхнәсез тормыш минем өчен тонык, караңгы упкын төсле булыр иде.
Бездә кунакта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының иң сәләтле яшь артисткаларының берсе, халыкка "Сүнгән йолдызлар", "Син бит минем бергенәм", "Өч аршын җир" һәм башка сәхнә әсәрләре аша таныш Айсылу Илнур кызы Мөсәлләмова.
Төп терәгем - әнием
- Айсылу, сүзне сезнең туган яклар турында сорашудан башлыйм әле. Тинчурин театрының йолдызы, халкыбызның атаклы артисткасы кайсы якларда туып үсте икән?
- Башкортстанның Илеш районы Карабаш авылында туып үстем. Авылыбыз зур булмаса да, искиткеч матур табигатле. Без гаиләдә 3 бала: абыем һәм энекәшем бар. Мин – уртанчысы. Туганнарым һәрвакыт миңа зур терәк. Алар белән һәрвакыт аралашып, ярдәмләшеп торабыз.
- Сезне гел алга өндәп, уңышларыгызга сөенеп, кайгыларыгызны уртаклашып, гел булышып торучы кешегез бармы?
- Бар, әлбәттә, бар. Беренчесе – ул мине якты дөньяга бүләк итүче әнием. Әнием – минем чын терәгем, ярдәмчем. Әнкәемне мин бик нык талантлы шәхес дияр идем. Ул миңа тормыш юлындагы иң кирәкле дәресләрне аңлатучы, фикердәшчем, киңәшчем. Шатлыгымны бүлешүче, сәнгатькә гашыйк җан, шаян күңелле, мине иң күп белүче кешем ул. Иҗатка тартылуымны, сәхнә кеше буласымны алдан ук әйтеп куйды. Әниемә рәхмәтем чиксез. "Кызым, син булдырасың. Казанның иң матур сәхнәләрендә йолдыз булып балкырсың” дигәне әле дә хәтеремдә. Һәм инде икенчесе, миңа бөтен авырлыкларны җиңәргә көч бирүче, Аллаһы Тәгаләдән насыйп булган кешем – тормыш иптәшем Илгиз. Ул миңа барлык уйларымда, планнарымда да булыша.
Сәхнәнең тылсымы тартты
- Иҗат белән мавыгуыгыз кайчанрак башланды?
- Сәхнә – тылсым дөньясы. Мин кечкенәдән үк сәхнәдә. Төрле җыр, бию, матурлык бәйгеләрендә катнашып үстем. Гел алга омтылдым, төрле чараларда катнашып, шактый тәҗрибә тупладым. Өйдәгеләр сәхнә белән әсәрләнүемә гадәти хәл итеп карады. Без гаиләбез белән үземне белә башлаганнан бирле чыгыш ясый идек. Мин барыбер сәхнә белән бәйле һөнәр сайлар идем дип уйлыйм.
- Ә мәктәптәге укытучылар ничегрәк карады икән сезнең сәхнә дип "җан атканыгызга"? Иҗат дип, укуны онытасың дип орышмадылармы?
- Юк, мәктәптәге абый-апайлар мине мактап кына тордылар. Укытучылар үзләре "палочка-выручалочка" дип әйтәләр иде. Миңа һәр көнне җырларга яки биергә дип әйтсәләр дә, кыюлыгым җитеп ризалашып чыгыш ясый идем. Өйдә беркем дә булмаганда, ишекне бикләп куя идем дә, Айдар Галимовның дискын куеп, аның төркемендәге биюче кызларның биюләрен үзем көзге алдында өйрәнә идем. Биюне тәмам шомарып беткәнче кабатладым. Ләкин әти-әнигә сиздермим. Мәктәп клубында чыгыш ясаган саен син артист булырсың инде дип әйтәләр иде. Аллаһының "Амин"дигәненә туры килгән күрәсең. Язмыш дигәне мине Казанга китереп ташлады. Карабаш урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, мин Казан Дәүләт Мәдәният һәм сәнгать университетына, театр факультетының татар эстрада бүлегенә укырга кердем. Бүлегебезнең житәкчесе Салават Фәтхетдинов иде. Ул – минем остазым. Барлык сәхнә серләрен диярлек аннан өйрәндем. Кулыма диплом алу белән иң беренче барган театрым ул Тинчурин театры булды. Һәм мине эшкә алдылар! Ул вакытта театрыбызның баш режиссеры – профессор, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин яхшы рольләр бирде. Мине Казан, К.Тинчурин театры бик җылы каршылады. Беренче ролем Шамил Фәрхетдиновның "Әкият китабы" дип исемләнгән мавыктыргыч әкияттә Гүзәлсылу образы булды.
Матурлык сере ихласлыкта
- Айсылу, сез һәрвакытта да сәхнәдә кебек ук мөлаем, чибәр икәнсез. Матурлык серегезне безнең белән дә уртаклаша алмассызмы?
- Минемчә, һәр кеше бу дөньяга матур булып туа. Шушы матурлыкны югалтмас өчен үзеңнең көчле якларыңны үстерергә, камилләшергә кирәк дип саныйм. Матурлыкның төп сере – ихласлык. Ихлас, эчкерсез хатын-кыз һәрвакытта да гүзәл. Иң беренче чиратта, үз-үзең белән тулы гармониядә булырга, кешеләрдән көнләшмәскә, якты, ихлас күңелле кешеләр белән аралашырга тырышырга һәм күбрәк табигать белән дус яшәргә кирәк.
- Сезне "Гафифә", "Син бит минем бергенәм", "Өч аршын җир", "Асылкош", "Сүнгән йолдызлар" һәм башка бик күп матур спектакльлар аша танып беләләр. Иң җаныгызга якын яратып уйнаган әсәрегез кайсы?
- Бүгенге көндә уйнаган рольләрем – иң шәпләре, бөтенесе күңелгә якын, әмма алар һәрберсе үзенчә катлаулы. Шулай да, йөрәгемдә аерым зур урын алганнары – Сәрвәр белән Алинә образлары. Әлеге рольләр минем күңелемә иң якын булдылар.
- Миңа сез төп герой Алинәне уйнаган "Син бит минем бергенәм" спектаклен карау бәхете насыйп булды. Әлеге ролегез турында тәфсиләбрәк сөйләгез әле.
- Әлеге куелыш минем йөрәгемә тирән уелып калды. Җитмәсә, "Син бит минем бергенәм” премьерасын куйганда, авырып, премьера көнне салкын тиеп, тавышсыз калдым. Кәеф тә юк, хәтта үземне йөртерлек хәлем дә калмаган иде. Сәхнәгә чыккач, тамашачыны күргәч, бар да онытылды кебек. Кызык моның белән генә бетмәде әле! Премьераның икенче көнендә тау битендә Булат (Айнур образында) белән мәхәббәт аңлашабыз. Тауга менә-менә шигырь сөйлим. Бер-беребезгә мәхәббәт сүзләре аңлаттык та, таудан төшкәндә аягымны ялгыш басып, авырттырдым. Ләкин аны сиздерергә ярамый. Күздән яшьләр бәреп чыкты. Шигырь сөйләргә кирәк, сөйләп булмый. Башта мин сөйлим, аннан – Булат. Мин сөйләмәгәч, ул сөйли алмый. Сөйлисе сүзләрем башымнан чыкты да китте. Ярый шигырьләр укырга яратам, студент чагымда шигырьләр дә язгалаштыра идем, рифмага туры китереп, теге озын шигырьне сөйләп чыктым, Аллаһы Тәгалә ярдәм иткәндер күрәсең.
- Ә әсәр геройлары белән холкыгыз туры киләме? Әгәр дә килмәсә, үзегезне җиңеп уйнау авырмы?
- Минем һәр образыма көчем, хисем салынган, тәҗрибәм һәм сәләтем өстәлгән, тырышлыгымның җимеше, хыялымның бер кечкенә өлеше дисәк тә була. Махсус белемем булмагач, авыррак. Спектакльләргә йөреп, карап өйрәнәм. Кемдер укып өйрәнә, ә мин эшли-эшли өйрәнәм, шуңа барысы да табигый килеп чыга.
Йөрәгемне сәхнә кешесе яуламады
- Сез бик чибәр, сылу. Күп ир-егетләр сезгә күз атканнардыр...
- Килешәм, артист кеше һәр көнне диярлек игътибар үзәгендә. Бүгенгесе көндә минем йөрәгем буш түгел. Булачак тормыш иптәшем белән беренче курста укыганда танышкан идек. Ул Башкортстанның Дүртөйле районы Чишмә авылында татар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән. Сәхнә кешесе түгел.
- Һәм соңгы сорау: киләчәккә иң зур хыялыгыз нинди?
- Иң зур хыялларым бер-бер артлы әкияттәге кебек тормышка ашып бара, Аллаһыма мең шөкер һәм бүгенгем белән мин чиксез бәхетлемен. Иң мөһиме, хыялларыгызга беркайчан да хыянәт итмәгез. Шул чакта гына бар галәм сезгә ярдәм итәчәк!
Рәисә Абдуллина
Комментарийлар