16+

“Аның ничек биюен күреп, без үзебез дә тураеп киттек»

Читтә гомер итсәләр дә алар татар моңын онытмый, киресенчә, онытыла барган җырларны эзләп халыкка җиткерә.

“Аның ничек биюен күреп, без үзебез дә тураеп киттек»

Читтә гомер итсәләр дә алар татар моңын онытмый, киресенчә, онытыла барган җырларны эзләп халыкка җиткерә.

Җыр-моң белән яши алар. Шуның белән юаныч таба. Аларның берсенең дә казаны буш түгел. Ансамбльгә йөрүче өч гаиләнең уллары туган ил сагында. 
Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә эшләп килүче “Кояш” татар җыры халык ансамблен 2008 елның гыйнварында Рәисә Мөхәммәтшина оештыра. Шул елны ук Казанга “Уйнагыз, гармуннар” фестиваленә баралар. 2012 елдан “Түгәрәк уен”да катнашалар. Шул вакытта Киров өлкәсенең Нократ татарларының фольклорын өйрәнергә кирәк дигән уй туа. Өлкә татарларының онытыла барган элеккеге җырларын эзләргә керешәләр. Экспедиция барышында Малмыж районының Носла авылында гына яңгырый торган керәшеннәрнең “Озын көй” җыры барлыгын белеп кайталар. Кайларга гына барып эзләмиләр, бар иде ул андый җыр, дигән сүздән артыгын белә алмыйлар. Эзли торгач, табалар. Малмыжда яшәүче 91 яшьлек Нина түти җырлап күрсәтә. Телефонга яздырып алалар да ансамбль белән өйрәнәләр... Яңа фольклор җимеше табып сәхнәләштергән саен жюри аларны канатландырып беренче урынны бирә тора. “Без үзебезнең төбәкнең онытыла барган җырларын табып җырлавыбыз белән башка ансамбльләрдән аерылып торабыз, – ди Рәисә Мөхәммәтшина. – Россия күләмендә уза торган төрле конкурсларда катнашып призлы урыннар яулыйбыз. Стенабыз дипломнар белән тулы. Куяр урын да калмады. Киров өлкәсенең күп милләтле төбәк булуын чыгышларыбыз белән раслыйбыз”, – ди Рәисә ханым.

“Кояш”ның 14 нуры
Бүген ансамбльдә 14 кеше. Беренче көннән бирегә йөрүче Әлфинур Гусарова үзәкләргә үтәрлек бәетләр әйтү осталыгына ия. Моң иясе, төрле конкурслар лауреаты Сәвия Әхтәмова да ансамбльдә беренче көннән. Фәния һәм Марсель Вәлиуллиннар гаилә белән килгәннәр. Марсель гармуннарда оста итеп уйнавы өстенә аларны үзе төзәтә дә. Әллә кайлардан килеп гармуннар төзәттерәләр икән. Җырга-моңга оста Рәсим Хафизов төбәкнең көрәш буенча федерация җитәкчесе. Алар да тормыш иптәше Гүзәлия белән парлашып йөриләр. Маһинура Решетнева үзе бии, үзе җырлый, үзе сызгыра. Миңнур Арсланова ансамбльнең оста җырчысы.  Наил Шакирҗанов, Газир Вәлиев, Вячеслав Филиппов җырга-моңга бик сәләтле егетләр. Ансабльгә Альбина Нәбиуллина кебек яшьләр дә килә башлаган. “Бездә барысы да талантлы. Җырлыйлар да, бииләр дә, төрле уен коралларында да уйныйлар. Беребез дә нота белми, ничек ишетәбез, шулай җырлыйбыз, – ди Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре Рәисә ханым. – Үзебез “Кояш” ансамбленә, оныкларыбыз “Кояш нурлары” балалар ансамбленә йөри” 

Иң өлкәненә 85 яшь 
85 яшьлек Разия апа Ульданованың яшь кызлардай сәхнә буйлап биеп йөрүен күреп күпләр гәҗәпсенә. Красноярск якларында туып үскән Разия апа 2000 еллар башында әби-бабайсының нәсел тамыры булган Нократ Аланына күчеп кайта.  Читтә, шәһәрдә, рус мохитендә үскән кыз, бирегә кайткач татар телен өйрәнә башлый. Аңламаса, җыр сүзләренең тәрҗемәләрен сорый. Аның ансамбльгә килүе дә кызык кына. Красноярскта яшәгәндә дә актив була, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Нократ Аланына кайткач, рус ансамбленә йөри башлый. Берничә ел йөргәч, “Вдохновение” рус ансамбле җитәкчесе шәһәрдә татар коллективы эшләвен әйтә. Милли моңга сусаган Разия апа, җиде кешедән торган татар коллективына килеп кушыла. “Аның ничек биюен күреп, без үзебез дә тураеп киттек, – дип искә ала ул көннәрне Рәисә ханым. – Ул барыбызга да үрнәк. Җырлый да, шигырьләр дә сөйли. Биюне аеруча булдыра. Көйне ишетү белән, аның кул-аяклары үзеннән үзе хәрәкәтләнә башлый. Яшем олы инде дип тормый, безнең белән төрле шәһәрләргә чыгып китә. Россиянең төрле шәһәрләрендә булганда хореографлар аның янына килеп, сез кайсы хореограф белән шөгыльләндегез, кайсы уку йортын тәмамладыгыз, дип сорыйлар. Үзешчән икәнен белгәч, аптырыйлар. Аның хәрәкәтләренә, гәүдә тотышларына белгечләрнең дә исләре китә”.     

Ансамбльгә йөргән, бакыйлыкка киткән милләттәшләребезне дә онытмыйлар. Шундыйларның берсе Ринат Ибраһимов 2013 елның 31 мартында вафат була. Аны сагынып, адашы кебек җырга-моңга талантлы кеше иде, диләр. Өздереп гармунда уйнаучы бу талантны искә алу максатыннан “Татар моңы мәңге яңгырар” дигән Россия күләмендә фестиваль уздыра башлаганнар. Ике ел рәттән узган әлеге бәйрәмне быел халыкара дәрәҗәгә чыгып, төрле илләрдән заявкалар килә башлаган. 




Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading