Баянчы Рөстәм Вәлиевны искә алу кичәсе узачак
Чараны оештыручылар перформатив программа әзерли.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Чараны оештыручылар перформатив программа әзерли.
20 мартта MOÑ театр мәйданында танылган баянчы Рөстәм Вәлиевка багышланган "АККОМПАНИАТОР" дип исемләнгән кичә узачак.
Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зөһрә Сәхәбиева, Зәйнәп Фәрхетдиновалар җырлаган иске язмаларга игътибар итсәгез, яннарында куе бөдрә чәчле, кара мыеклы, чая карашлы бер гармунчы булыр. Рөстәм Вәлиев ул. Илһам абыйның гаҗәп тавышын ассызыклый торган аккомпаниатор. Әлфия апаның сәхнә уенына чын күңелдән кушыла торган сәхнәдәш, иҗатташ, партнер. Нинди булган ул, нинди уйлар белән янган, музыка дөньясында нинди ачышлар ясаган — 20нче март көнне кич шулар турында сөйләшербез. Үзе берәмтекләп җыеп калдырган музыкаль ядкарьләрне барларбыз, үзгәреш чоры елъязмалары белән танышырбыз, – дип хәбәр итә чараның оештыручылары.
"АККОМПАНИАТОР"ның иҗат төркеме – баянчының улы, танылган музыкант Ислам Вәлиев, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, перформер Нурбәк Батулла, музыкант Ильяс Фәрхуллин, рәссам Зөлфия Илькаева һәм арт-куратор Алёна Батулла.
Кичә ике телдә барачак, башлана 19 сәгатьтә.
Проект мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә гамәлгә куела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
1 июньнән кайбер гаиләләргә балалар өчен пособиеләр арта. Кайсыларына?
-
#Спорт
“Кайсына җитешә алам, шунда катнашам”: кемнәр кайда көрәшергә уйлый?
-
#Спорт
Муса Галләмов Балтачта да ота. Әлегә икенче урында
-
#Кыскача яңалыклар
Кызыл китапка кергән җиләкләрне җыю 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү белән яный
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның бер районында 5 млрд сумлык уникаль сөт эшкәртү заводы төзеләчәк
Комментарийлар