16+

Башка төрле музыка концерты: башында мөгезе бар, җырдагы сүзне аңламадым

Кемдер Фирдүс Тямаевны, Гүзәл Уразованы, Илсөя Бәдретдинованы ярата, ә кемдер Усал һәм Gauga төркеме көйләренә сикерә-сикерә бии. Татар эстрадасы йолдызларын барыбыз белә. Ә башка төрле заманча музыка бар икәнлеген белә идегезме? Белмәсәгез, хәзер белерсез. 

Башка төрле музыка концерты: башында мөгезе бар, җырдагы сүзне аңламадым

Кемдер Фирдүс Тямаевны, Гүзәл Уразованы, Илсөя Бәдретдинованы ярата, ә кемдер Усал һәм Gauga төркеме көйләренә сикерә-сикерә бии. Татар эстрадасы йолдызларын барыбыз белә. Ә башка төрле заманча музыка бар икәнлеген белә идегезме? Белмәсәгез, хәзер белерсез. 

Yummy Music татар инди-лейблы үзенең 11 яшьлек туган көнен үткәрде. Әлеге лейбл тамашачыга альтернатив музыка тәкъдим итә. Кыскасы: бүгенге татар эстрадасыннан аерылып торган, бөтенләй башка көйләр һәм җырлар. 

“Башында мөгез дә күрдем”
Лейбл туган көнен дә, яшьләр кайда, шунда үткәрергә булган. Бәйрәм клубта “вечеринка” форматында узды. Кичәгә килгәннәр башта оялып утырдылар, ә аннары дөбер-шатыр көйләргә сикерә башладылар. Кешеләр сикергәннән идән дә селкенә. Теләсәң дә, тик тора алмыйсың. Татар эстрадасына күзәтүләр ясагангамы, башта миңа көйләр сәер тоелды. Сәхнәдә чыгыш ясаучыларның образлары да бик үзенчәлекле иде. Бер егетнең башында мөгез дә күрдем. Күпчелек җырларның сүзләрен аңлап бетереп булмады.

Juna төркеме

Juna төркеме

Сүз боткасында берничә татар сүзен аермачык ишетеп алмасам, бәлки, чит телдә җырлыйлар дип әйтер идем. Төркемнәрнең исемнәре дә үзенчәлекле: JUNA, GAUGA, УСАЛ һәм URTIC. Әмма яшьләргә монда рәхәт. Һәрберсе билетка акча түләп, ял итәргә килгән. Яшь вакытка хас булган эзләнүләр җырларга да тәэсир иткән, күрәсең. Сәхнәдә чыгыш ясаган һәрбер артист татар халкы өчен яңа төрле, үзгә көйләр тәкъдим итә. Бу бер дә начар түгел. Эзләнүләр, тәҗрибәләр булганда иҗат алга таба бара. 

Сәхнәдә җырлаучыларның берсе дә фонограммага авыз ачып тормады. Барысы тере тавышка җырлады. Көйне дә үзләре уйный. Кулларында — гитара, барабан, флейта һәм башка уен кораллары. Артистлар телгә салынып артыгын сөйләмәде, рәттән берничә җыр башкардылар. Ә иң мөһиме — яшьләр үзләренең иҗатыннан ләззәт ала. Уен коралларында уйнап, көйне һәр бармак белән тоеп алалар. Аларның көчле энергиясе тамашачыга да күчә. Халык сикерә—сикерә селкенә. Татар эстрадасы йолдызларына да яшьләрдән әзрәк үрнәк алырга кирәктер. 

“Эстрада белән параллель юллардан йөрибез”
Сәхнәгә GAUGA төркеме чыккач, кичәнең кунаклары тиз генә сәхнә янына җыелды. Халыкны кыздырып җибәрделәр. Бу төркемнең солисты Оскар Юнысов белән сөйләшеп алдык. Быел көз GAUGA төркеменә 10 ел була икән. Ә без яңа дигән булабыз.


GAUGA төркеме солисты - Оскар Юнысов

GAUGA төркеме солисты - Оскар Юнысов

— Татар эстрадасыннан аерылып торасыз, “Татар җыры”на чакырсалар, чыгыш ясарга барыр идегезме?
— 50гә 50. Безнең өчен җиһазлар күбрәк кирәк. Уен коралларын рәткә китерү мөһим. Ике-өч җыр өчен махсус җиһазлар куярлар дип икеләнәм. Ә болай, безгә кызык булыр иде. Анда безнең аудиториядән аерыла торган кешеләр җыела. Аларга ошамаса да, башка аудиториягә чыгып карау - тәҗрибә булыр иде.

— Көйләрегезне аңламаучыларга ничек карыйсың?
— Андый кешеләр еш очрамый. Безнең тамашачыбыз икенче төрле. Эстрада белән параллель юллардан йөрибез.

— Димәк, эстрада артистлары аудиториясенә күз тотмыйсыз?
— Юк. Башлаганда үзебез өчен уйный идек. Кеше моңа күнекмәгәне дә аңлашыла иде. Хәзер дә милли сәнгать өчен иҗат итәбез. Әмма тамашачыбыз артты. Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Уфада концерт куйганыбыз бар.

— Альтернатив музыка белән акча эшләп буламы?
— Төркемдә алты кеше, 4 кеше иҗат белән генә шөгыльләнә. Безгә еш кына дәрәҗәле шәхесләрдән рецензия килеп тора. Соңгы альбомны рус телендә яздырырга тәкъдим иттеләр. “Сезнең шикелле уйнаучы рус артистлары арасында да юк”, - диделәр. Безгә татарча иҗат итәргә уңайлырак.

— Татар эстрадасы артистларын тыңлыйсыңмы, беләсеңме?
— Тыңламыйм. Беләм. Кечкенә чакта әби белән Хәния Фәрхи концертларына барганым бар. Эстрада артистларыннан берничәсе белән генә аралашабыз.

— Туй һәм башка мәҗлесләрдә уйныйсызмы?
— Без - стадионнарда чыгыш ясый торган төркем. Туй кебек мәҗлесләрдә уйнарга яратмыйбыз. Анда кеше ашап утыра, шуңа күрә бәяне дә күбрәк куябыз.

— Күпме?
— Хәзер төгәл хәтерләмим дә.

— Алайса чагыштырып карар өчен, мәсәлән, сез Сабан туенда чыгыш ясасын өчен күпме түләргә тиешләр?
— Быел безгә Сабан туенда чыгыш ясарга тәкъдим иткәннәр иде. Без 200 меңнән артык сорадык. Төркемдә 6 кеше. Чыгыш ясамадык.

Концертка килгәннәр арасында балалар да бар иде. Әти-әниләре альтернатив музыка тыңлагач, яңа буын да шунда тәрбияләнә дигән сүз. Яхшымы, начармы монысын һәркем үзе әйтә. Шунысы хак: берничә дистә елдан татар эстрадасы үзгәрәчәк. 

Фикерләр: “Бүген - сәер, иртәгә - көндәлек” 
Марат Зинһар: Яңа моңнар, заманча көйләр ишетәсебез килә. Альтернатив музыка турында фикерләр хәзер генә кайдадыр читтә сөйләнә кебек. Әмма татар эстрадасының киләчәге шушында.

Ленария Мөслимова: Мин - меломан (бөтен төр музыканы тыңлый торган кеше). Күпчелек заманча көйләр тыңларга яратам. Ул хәзер бөтен җирдә, аны кешеләр кабул итте. Бу чара театрда рәсми чара түгел. Мин эзләнүләр яклы. Бер төрле әйбер генә эшләсәк, кеше мүкләнә. Сәер әйбер - саф һава. Бүген - сәер, иртәгә - көндәлек.

Рэп башкаручы Усал 
Рэп башкаручы Усал

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading