16+

Бәхет үлчәме: ханбикә язмышы һәм бүгенге хатын-кыз уйланулары

Бөтендөнья хатын-кыз бәхете көне уңаеннан уйланулар.

Бәхет үлчәме: ханбикә язмышы һәм бүгенге хатын-кыз уйланулары

Бөтендөнья хатын-кыз бәхете көне уңаеннан уйланулар.

Бөтендөнья хатын-кызлар бәхете көне рәсми бәйрәм түгел, әмма ул елына өч тапкыр - 21 февральдә, 11 июньдә һәм 18 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 2017 елда америкалы Карин Рокинд тарафыннан теләсә кайсы яшьтәге ханымнарга депрессия белән көрәштә ярдәм итү һәм хатын-кыз бәхетенә ирешү максаты белән уйлап табылган. Шулай итеп, хатын-кызларның хәзер үз тормышы турында уйланырга һәм, бәлки, аны яхшы якка – көз, кыш һәм җәй уртасында үзгәртергә сәбәбе бар.

Хатын-кызлар бәхетен ничек аңларга? Ул ничек үлчәнә? Хатын-кыз үзенең табигате белән ярашып яшәгәндә генә бәхетле була аладыр. Билгеле, һәр заманда бәхет төшенчәсенең мәгънәләре һәм кыйммәте дә төрле булуы табигый. Әйтик, Казанның нәкъ уртасында – аның исемен йөрткән манара, Касыйм шәһәрендә бүгенге көндә мәгърур һәйкәле басып торган, татарның иң билгеле хатын-кызларының берсе – Сөембикә бәхетле булганмы, әллә без һәркайсыбыз Казан тарихындагы иң билгеле хатын-кызга караганда бәхетлерәкме икән? 

Казан кирмәнендәге иң биек манара Сөембикә исемен йөртә. Халык телендә ул мәхәббәт, горурлык һәм каһарманлык символы булып яши. Сөембикә 12 яшендә туган йортын, туган җирен калдырып, сәяси мәнфәгатьләр өчен кияүгә чыгарга мәҗбүр ителә. Беренче ире Җангали белән бәхетле, мәхәббәтле никах төзи алмый алар, уртак балалары да булмый, мәхәббәтсез никах, баласызлык, иренең салкын карашы... Яшь ханбикә әтисенә хатларында еш кына: “Мине өемә алып кайтып китегез”, – дип яза. 

Җангалине тәхет өчен сугышларның берсендә үтерәләр һәм Сөембикә Казан ханлыгы белән бергә Сафагәрәй ханга күчә. Ханның бишенче хатыны булса да, бу икенче никах Сөембикәгә бәхет китергән кебек тоела. Сафагәрәйнең сөекле хатыны булу, улы Үтәмешгәрәй туу, аннары ханбикә сыйфатында халык мәхәббәтенә ия булу – болар аның гомерендәге иң якты мизгелләрдер кебек.

Казанлылар аны "акыллы һәм зирәк идарәче" дип таный, ул халыкның язмышын җиңеләйтү өчен реформалар үткәрә. Ләкин бу бәхет озакка сузылмый – Сафагәрәйнең серле үлеме, аннары Казанның рус гаскәрләре тарафыннан яулап алынуы аңа яңа бәла-казалар китерә. Сөембикәгә сөекле ирен югалту белән бергә баласыннан аерылу сынавын да үтәргә туры килә: Казанны яулап алганнан соң, Үтәмешгәрәйне Мәскәүдә калдыралар, ә Сөембикәне Касыйм ханлыгына Шаһгалигә кияүгә биреп җибәрәләр. Атасы  Йосыф бәк күпме генә сораса да, кызын кабат аның янына кайтармыйлар. Шул рәвешчә Сөембикә, 40 яшен дә тутырмыйча, Касыймда, туган иленнән, улыннан еракта вафат була. Аның кабере бүген дә билгесез. 

Сөембикә бәхетле булганмы соң? Халык күңелендә аңа карата яшәгән мәхәббәт, мөселман дөньясында беренче хатын-кыз идарәчеләре арасында булуы бәлки аны бәхетле иткәндер, чөнки ул чын мәгънәсендә халык хәтеренә матур итеп кереп калган гүзәл Казан ханбикәсе. Ә гади хатын-кыз бәхете ягыннан карасак, Сөембикә үз теләгәненнән баш тартырга, ватансыз һәм баласыз яшәргә мәҗбүр була. Хәер, гүзәл ханым күңелендә ниләр булганын инде белә алмыйбыз, бәлки әле үзен бәхетле санаган чаклары күбрәк тә булгандыр. Ничек кенә булмасын, Сөембикә ханбикә язмышы – бөек хатын-кызның шөһрәте дә, фаҗигасе дә – тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше. 

Татар халкында күрше тавыгы – күркә дигән мәкаль бар, без еш кына үз тормышыбызның матурлыгын, тулылыгын күрмичә, күршенең ялтыравык бәхетенә кызыгабыз, ә үзебезнең тормышыбыздагы уңышларны күрергә, аларны тиеш итеп кабул итмичә,  сөенеп яшәргә кайчак зирәклегебез җитеп җитми. Күршебез ханбикә булса да, үз бәхетебезне кадерләп, саклап, яклап яшәргә көчебез җитсен, хөрмәтле хатын-кызлар! Без исә шул тарихны музей мирасханәсендә саклап, киләчәк буыннарга җиткерә алуыбыз белән бәхетле.

Алисә Заһретдинова,

Казан шәһәре музей комплексы методисты
Фотода:  Казан шәһәре музей комплексы

коллекциясендәге картиналар 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading