Балалар йортында Рәйсә апаны «большая мамочка» дип йөртәләр. Тугыз бала анасы булганга гына түгел, олы йөрәкле, эчкерсезлеге аркасында да. Ул ун елдан артык Норлат балалар йортында оештыручы педагог булып эшли.
- Һәркем эшеннән нәрсәдер алып кайтырга ияләнгән бит инде. Мин балалар йортыннан нәрсә ташыйм тагын, балалар алам, - дип шаярта...
Скопировать ссылку

- Һәркем эшеннән нәрсәдер алып кайтырга ияләнгән бит инде. Мин балалар йортыннан нәрсә ташыйм тагын, балалар алам, - дип шаярта ул. Ә чынлыкта исә үзенең ике кызы - Миләүшәсе белән Миленасы янына балалар йортыннан тагын җиде бала алырга әнисе этәргеч биргән.
«Эшемнән бала ташыйм»
Балалар йортында Рәйсә апаны «большая мамочка» дип йөртәләр. Тугыз бала анасы булганга гына түгел, олы йөрәкле, эчкерсезлеге аркасында да. Рәйсә Миңнуллина-Латыйповалар гаиләсе - республикада танылган гаилә. «Замещающие семьи» бөтенроссия ассамблеясында алар Татарстанда беренче урынны алганнар. Тиздән әлеге бәйгенең йомгаклау этабында Мәскәүдә республиканы танытачаклар.
Келәнче кыз
Рәйсә апа ун елдан артык Норлат балалар йортында оештыручы педагог булып эшли.
- Һәркем эшеннән нәрсәдер алып кайтырга ияләнгән бит инде. Мин балалар йортыннан нәрсә ташыйм тагын, балалар алам, - дип шаярта ул. Ә чынлыкта исә үзенең ике кызы - Миләүшәсе белән Миленасы янына балалар йортыннан тагын җиде бала алырга әнисе этәргеч биргән.
- Мин әнинең хыялын тормышка ашырдым. Ул ятимлектә үскән, шуңа да гомер буе әти-әнисезләрне кызганды, һәрчак тулы, тату гаилә турында хыялланды. Бала алырга уйлагач та: «Икеләнмә дә, кешегә изгелек кыл, бу - зур савап», - диде, - дип искә ала әңгәмәдәшем.
Әнисе Гөлчирә апаның авыр балачагы турында үзенә аерым бер китап язарлык. Ул яшьли әнисез калган, үги әнисе белән үскән. Берсендә мәктәптән кайткан 7 яшьлек Гөлчирәне өйгә дә кертми үги ана. Шуннан сабый, өйдән өйгә йөреп, хәер сораша башлый. Кемгәдер булышчы, бала караучы булып яллана. Шул рәвешле келәнче кыз Казанга кадәр барып җитә. Анда аны бер гаилә җиденче бала итеп үзенә сыендыра. Паспорт алгач, Гөлчирә торф чыгаручылар бригадасында ашарга пешерүче булып эшкә урнаша. Шунда көчле янгын чыгып, тәне пешә. Яшәмәс инде дип, аны туган авылына озаталар. Ходайның рәхмәте, Гөлчирә апа бүген дә исән, соң гына кияүгә чыкса да, биш бала тәрбияләп үстергән. Үги әнисен дә тәрбияләгән әле, кадерләп, соңгы юлга да озаткан. Киң күңеллелек, таш белән атканга да аш белән кайтару Рәйсә апага әнисеннән күчкәндер, мөгаен.
- Балалар йортына эшкә килгәч, беренче көннәрдә нык авыр булды. Бөтен баланы җыеп өйгә алып кайтасым килде. Тора-бара кайберләре белән тыгыз аралаша башладык. Каникулларга, ялларга гел безгә кайталар иде. Шулай күпмедер кунак булып йөргәннән соң, ирем Наил, бу балаларны күпме газапларга була инде, тот та үзебезнең гаиләгә ал, димәсенме? Әнидән хәер-фатиха алып, тәвәккәлләдек, - ди Рәйсә апа.
«Бер баланы елмаерга өч ай өйрәттем»
Хәзер Маша, Саша, Венера, Адел, Илья, Максим, Аделина Миңнуллин-Латыйповлар гаиләсендә алтынчы ел яшиләр. Проблемалар, авырлыклар турында сөйләргә яратмыйлар бу гаиләдә.
- Төрле чак була. Бер баламны өч ай буе елмаерга гына өйрәттем. Хәзер, шөкер, рәхәтләнеп көлә. Балалар йортында һәр сабыйның үз язмышы, катлаулы, авыр балачак. Мәзәкләр, уеннар аша тәрбиялибез, - ди әңгәмәдәшем.
Комментарийлар