Гөлнара Байназарова – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты. Ул опера жанрында җырлый, ария, романслар һәм халык җырларын башкара.
– Гөлнара, үзең белән якыннан таныштыр әле...
– 1987 елның гыйнварында Чаллыда дөньяга килгәнмен. Шәһәр кызы булсам да, бөтен эшне белеп үстем. Шәһәр читендә бакчабыз бар иде, шундагы бөтен эшне эшләдек. Музыка мәктәбен кызыл дипломга тәмамладым. 2004 елда мәктәптән соң, Казан дәүләт консерваториясенә укырга килдем. Училищеда укымагач, ике ел әзерлек курсларына йөрдем. Россиянең һәм Марий Эл Республикасының халык артисты Галина Ластовкада белем алдым. Һөнәрем буенча – опера һәм концерт-камера җырчысы, укытучы. Бертуган абыем бар, ул миннән 6 яшькә өлкәнрәк. Әтием төзүче иде, тик кызганыч, ул 9 ел элек 56 яшендә кинәт китеп барды. Әнием, Аллаһка шөкер, исән-сау. Ул тәрбияче булып эшләде, хәзер лаеклы ялда. Әти киткәч, бакча белән фатирны сатып, әнине Яшел Үзәнгә күчердек. Анда әнинең туганнары яши, безгә дә якынрак булыр дидек. Әни яшьли тол калгач, ялгыз тормасын дип, аны кияүгә бирдек. Бик яхшы кешегә насыйп булды, Аллаһка шөкер. Ул – агач остасы, кулы алтын коя. Мин аңа “бабай” дим. Без үз йортыбыз белән яшибез, бабай өебезгә тегермән, күпер ясап бирде.
– Ни өчен опера жанрын сайладың? Аны җырлау авырдыр бит?
– Табигатьтән бирелгән һәм нәкъ менә операга куелган тавыш инде ул. Мең кешегә бер генә кеше шундый тавыш белән туа икән. Өйдә җырласам да, мәктәпкә баргач, укытучыма җырлап күрсәтергә, тавышны чыгарып бетерергә ояла идем. Җырлата торгач, үзеннән-үзе чыкты ул. Шуңа да укытучы мине консерваториягә барасың, дип укытты. Әмма киләчәгемне опера театры белән бәйләргә теләмәдем, шуңа күрә филармониягә урнаштым.
– Филармониядә озак эшлисеңме? Артистлар арасында үзара көндәшлек бармы?
– 2013 елның октябрендә Татар дәүләт филармониясенә эшкә кердем. Инде ун ел дәверендә музыкаль-әдәби лекторийда эшлим. Җитәкчебез – Владимир Васильев, лекторий директоры – Вил Усманов. Балалар өчен берсеннән-берсе матур, кызыклы спектакльләр чыгарабыз. Гастрольләргә дә барып кайтабыз. Песи, балык һәм башка рольләрне башкарам. Безнең коллективта көндәшлек бөтенләй юк, чөнки тавышлар бер-берсенә охшамаган: баритон, тенор, бас, сопрано һәм башкалар. Һәркем үз урынында, минем партияне башка кеше башкара алмый һәм киресенчә, мин башкаларныкын җырлый алмыйм. Шуңа күрә безгә авырырга ярамый, алмаштырырга кеше булмаячак. Чирләсәк тә, 2-3 көндә аякка басарга тырышабыз. Ай саен яңа программа чыгарабыз. Шушы бер ай эчендә өр-яңа ике җырны ятлау шарт. Сүзен генә түгел, музыкасын да өйрәнергә, тамашачы күңеленә барып җитсен өчен ул җырга кереп китеп, шунда яшәргә кирәк. Анда тавыш өчен түгел, сүзләре онытылмасын иде дип борчыласың.
– Синең театрда эшләү тәҗрибәң дә бар. “Башмагым” спектакле турында әйтүем. Театр артисты булу ошадымы?
– 2018 елда Тинчурин театрында “Башмагым” джаз-спектакле куелды. Мине баш рольгә – Сәрвәрне уйнарга чакырдылар. Минем өчен матур киемнәр тектерделәр. Театрда спектакль кую, бер яктан, ошады. Икенче яктан, кыенрак булды, чөнки бер үк вакытта сөйләргә дә, шунда ук җырларга да кирәк иде. Актерлар өйрәнгәндер инде анысы, ә минем тавыш белән ул вакытта кыенлыклар килеп чыкты. Шуңа да карамастан, бу – минем өчен зур тәҗрибә булды. Җырлы спектакльләргә чакырсалар, тагын барыр идем.
– Опера җырлаучы хатын-кызларның барысы да озын итәкле күлмәк кия. Бу мәҗбүриме?
– Әлбәттә. Эстрада артистларыннан аермалы буларак, сәхнәгә кыска итәк киеп чыгарга ярамый. Күлмәк идәнгә тиеп торырга тиеш. Хәтта туфли дә күренмәскә тиеш. Ә менә өске ягы, ягъни декольте ачык булса ярый. Күлмәкләрне үзебез сатып алабыз, гардероб тулды инде.
– Опера дөньясында кумирларың бармы?
– Яңа җырларны өйрәнгәндә, Анна Нетребконы тыңларга яратам. Галина Вишневская, Елена Образцовадан үрнәк алам.
– Синеңчә, ни сәбәпле бездә опера җырчыларын бик белмиләр?
– Татар халкының менталитеты шундый, телевизорда опера җырлаучыны күрсәләр: “Әй, уламасын әле”, – дип шундук сүндереп куялар. Опера сөюче кешеләр күп булмаса да бар ул. Концертымда операга йөрмәгән кешеләр дә бар иде, авызларын ачып тыңлап утырдылар, бик ошатып кайтып киттеләр. Төрле – татар, рус, инглиз, итальян, испан һәм башка телләрдә җырлыйм. Кешене опера тыңларга, театрга йөрергә тәрбияләргә кирәк. Без гел тере тавышка гына җырлыйбыз, “плюс”ка язылган җырларыбыз юк та.
– Төп эшеңнән кала, балаларга вокал да укытасың дип беләм...
– Мәктәптә эстрада буенча укытам. Укучыларым төрле бәйгеләрдә катнаша. Конкурсларга барганчы, әти-әниләре белән киңәшләшәм, чөнки катнашу өчен акча түләргә кирәк. Соңгы вакытта ул бәяләр шулкадәр артты ки, хәтта ата-аналарга әйтергә дә оят. Катнашкан өчен бер медаль белән диплом бирәләр. Безнең заманда балаларга берәр бүләк тә бирәләр иде. Үзем ул конкурсларны яратмыйм, чөнки дөреслек юк, күбесе сатып алына. Шулай да балачагымда үзем “Созвездие-Йолдызлык”, “Белая акация”, “Сандугач-Соловей”, Әлфия Авзалова бәйгеләрендә катнаштым.
– Тормыш иптәшең, Тинчурин театры артисты Илнур Байназаров белән ничек кавыштыгыз?
– 21 яшемдә кияүгә чыктым. Тормыш иптәшем Илнур Башкортстанның Нефтекамск шәһәреннән. Без аның белән консерваториядә укыганда таныштык. Консерваторияне тәмамлагач, эш эзли башлады. Тинчурин театрына барып, “Хафизәләм, иркәм” әсәреннән монолог башкарды. Баш режиссер аны ошатты һәм ике дә уйламыйча театрга эшкә кабул итте. Илнур халык җырларын да матур башкара. Без өч ел очрашып йөргәннән соң гаилә кордык. Улыбыз Таһирга – 14, кызыбыз Зөлхизәгә – 8 яшь. Кызыма бик тә үзенчәлекле исем кушарга теләдем. Башкорт халкында “Зөлхиҗә” дигән җыр бар. Шул исемне алдым да, “җ” хәрефе урынына “з” хәрефен куйдым. Ирем башта бу исемне хупламаган иде, көч-хәл белән үгетләдем. Кызым җыр-биюгә тартыла. Бик әйбәт җырлый, диапозоны да киң. Шәрык биюе белән яратып шөгыльләнә. Улым баян сыйныфын тәмамлады, әмма музыка юнәлешеннән китәргә теләми.
– Хәзер гаилә дуэтлары модага кереп китте...
– Илнур белән уртак дуэтларыбыз бар. Концертларга, Сабан туйларына чакырсалар, барып җырлыйбыз. Эстрада җырын башкару безгә көнбагыш ашаган кебек кенә, бик җиңел.
– Икегез дә сәхнә кешесе, арагызда көнләшү бармы? Гомумән, холыкларыгыз нинди?
– Бер-беребезгә ышану бар, аның көнләшә торган гадәте юк. Илнур сәхнәдә төрле рольләр башкарырга мөмкин, төрле кызлар белән мәхәббәтне уйный, кочаклашкан мизгелләре дә була. Мин дә бер концерт эчендә дүрт егет белән дуэт җырладым. Мине дә дусларча кочакларга мөмкиннәр. Миңа да, аңа да төрле эчтәлектәге смслар язалар. Гашыйк булучылар күптер ул, әмма яраткан кешең бер генә була. Ирем – бик йомшак күңелле, Кыз йолдызлыгы астында туган. Мин – кызу, ачуымны китерсәләр, ике-өч көн сөйләшмичә йөри алам. Әтигә охшаганмын. Илнур – романтик, бәйрәмнәрдә бүләкләр, чәчәкләр бирә.
– Сәхнәдә үбешә алыр идеңме?
– Чит кеше белән үбешә алмас идем. Биттән генә үбеп алырга мөмкин. Илнур спектакль уйнаганда, актрисаларны битләреннән үбә.
– Нинди уй-хыяллар белән яшисең, Гөлнара?
– Быел март аенда Ильяс Камалов җитәкчелегендәге оркестр белән концерт куйдым. Киләсе елга да концерт куярга планлаштырам. Быелгысы уңышлы булгач, тагын куясы, үсәсе, иҗатта яңа үрләр яулыйсы килә. Концертның тематикасы әти-әниләр чорындагы җырлар белән бәйле булачак. Тамашачы экрандагы сүзләргә карап, минем белән бергә җырлап утырсын иде дим. Тормышыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын. Һәркемгә зур бәхет телим, ә бәхет төшенчәсенә сәламәтлек тә, эш тә, гаилә дә, финанс ягы да керә.
Күптән түгел Гөлнара Татарстан Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк тамгасы белән бүләкләнде.
Комментарийлар