16+

Гөлшат апа Зәйнашева рухын тоеп...

12 февраль көнне Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында шагыйрә, драматург, публицист Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулуына багышланган искә алу концерты булып узды.

12 февраль көнне Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында шагыйрә, драматург, публицист Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулуына багышланган искә алу концерты булып узды.

Зал шыгрым тулы иде, хәтта билет өмет итеп ишек төбендә таптанып торучылар да шактый күренә иде. Бу бер дә гаҗәеп түгел, чөнки Гөлшат апа (әйе нәкъ Гөлшат апа – халык аны исән чагында яратып, якын итеп, хөрмәт итеп шулай дип дәшәләр иде) ул халыкның үзе иде. Апа дип татарлар иң якын иткән кешеләренә дәшәләр ич.

Залны да шундый җылы күңелле тамашачылар тутырган иде, сәхнәдә дә иң халыкчан, күркәм артистлар чыгыш ясады. Гөлшат апа киң кырлы шәхес иде, ул беренче очракта
җырчы шагыйрә булып халык күңелен яулаган автор. Аның шигырьләренә классик юнәлештә дә, эстрада юнәлешендә дә композиторлар бихисап җырлар иҗат иткән. Әле дә төрле җанрда җырлар иҗат ителә. Шуңа күрәдер дә, режиссер концертны дөрес итеп ике бүлеккә бүлеп төзегән. Беренче бүлектә классик юнәлештәге әсәрләр яңгыраса, икенче бүлек авторның эстрада җырларына багышланган.

Концертны Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, талантлы шагыйрәбез Илсөяр Ихсанова башлап, Гөлшат апа турында бәйнә-бәйнә кәгазьдән түгел, чын күңеленнән аның иҗаты турында бик эчтәлекле чыгыш ясады. Инде кичәнең башыннан ахырына кадәр, яшь булуына карамастан, инде чын милли музыкант, дирижер, композитор булып танылган Тинчурин исемендәге театр оркестрын җитәкләгән Ильяс Камал үзенең оркесты белән музыка ягыннан бизәде.

Җырчылар – классик җырчы Резеда Галимова һәм татар эстрада патшасы Салават бөтенләй ике жанрдагы, бер дә бер сәхнәдә туры килмәс кебек җырчылар булса да, киресенчә, төрлелеге белән тулыландырдылар. Эстрада җырлары белән генә күреп күнеккән Ришат Төхвәтуллин да, үзен бу сәхнәдә “Китмә, сандугач”ны классик стильдә җырлап, үзен икенче яктан күрсәтте. Хәтта кайберәүләргә аның бу юнәлештә җырлавы күбрәк тә ошады кебек. Сәхнәдә Гөлшат Зәйнашеваның оныгының кызы Ясминәнең чыгыш ясаганы тамашачылар өчен бик матур бүләк булды. Халык ул кечкенә кыздан шагыйрәнең чаткысын эзләп, зур истәлек итеп кабул иткәннәрдер дип уйлыйм.

Артистларның һәр чыгышына тукталып тормыйм, аны ТНВ каналыннан күрсәтерләр дип уйлыйм, алар төшерергә килгәннәр иде. Мин тик концерт бик көтеп алынган, тамашачылар тарафыннан искиткеч җылы кабул ителгәнен, артистларның чын мәгънәдә Гөлшат Зәйнашеваның иҗатын, аның рухын тоеп, туры китереп, бар күңелләрен биреп чыгыш ясаулары турында әйтәсем килде.

Гөлшат апа үзе дә нинди юнәлештәге артист, башлап иҗат итәме ул, данлыклымы диеп түгел, барысына да тигез карап, һәркемгә игътибарлы, кече күңелле иде. Бигрәк тә яшьләргә ярдәмчел булды ул. Бу концерт та шагыйрәнең рухына туры килеп, төрле яшьтәге, төрле юнәлештәге, төрле исемле, яңа танылып килгән артистларны да колачлаган иде.

Гөлшат Зәйнашеваның диңгез кебек талантлы иҗатыннан бу кичәдә аның бер кадәре җырлары гына яңгырагандыр. Халык сагынган, бик юксынган яраткан шагыйрәнең иҗатын. Бәлки аның иҗатына багышланган кичәләрне ешрак уздырырга кирәктер?...

Татарстанның атказанган сәнгатъ эшлеклесе Наилә Яхина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading