Ваһапов фонды матбугат конференциясе җыеп алдагы планнары белән таныштырды.
Проектлар шуның кадәр күп ки, хәтта исемнәрендә дә буталырлык. Һәрберсенә ачыклык кертербез.
“Яңа татар җыры” проекты Ваһапов фестивале кысаларында туган. Беренче елны проектка 300 дән артык гариза килгән иде. Быел катнашырга теләк белдерүчеләр азрак, 169 гариза кабул ителгән. Аларның 63е икенче турга үткән. Нәтиҗәдә 15 җыр гына җиңүче итеп билгеләнгән.
- Җырларның сыйфатына игътибарыбыз зур. Җырны иләктән үткәреп, җиңүче дип игълан итәбез икән, ул һичшиксез сыйфатлы булырга тиеш. Хәзер дә иҗат өлкәсендә проблемалар бар. Бик сәләтле композиторларыбыз да текстка салкынрак карый. Җырларны темаларга бүлмибез, иң мөһиме - әйбәт җыр булсын, - диде Рифат Фәттахов.
Вәзгыять иҗатка тәэсир итми калмый. “Яңа татар җыры”нда МХОда катнашучыларның батырлыгына багышланган “Ил дәшкән чагында” дигән махсус номинация бар.
“Яңа татар җыры”н быел “Татар җыры” фестивале алып баручылары буларак та билгеле Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин алып барачак. Ике проектның охшашлыгына Гөлназ Сәфәрова ачыклык кертте.
- Ваһапов фондында күп төрле форматлар булуын күрәбез. Мин мондый күп форматлылыкка сөенәм генә. «Татар җыры» һәм «Яңа татар җыры» турында бик күп сүзләр булган иде. Бу бит шулай ук төрле форматлар. Татар халкында мондый форматлар ни кадәр күбрәк булса, шуның кадәр яхшырак. Димәк, без төрле форматтагы, зур, масштаблы чаралар үткәрергә үзебезгә рөхсәт итә алабыз, - дип сөйләде ул.
Чыннан да, “Татар җыры” белән “Яңа татар җыры”н исем генә берләштерә. Ваһапов фонды проекты - татар эстрадасын яңа җырлар белән баету максатын куя.
Быел да, төп бүләк - 200 мең сум.
“Яңа татар җыры” проекты янында авторлык хокукларына бәйле гаугага да фонд җитәкчесе ачыклык кертергә ашыкты.
- Җыр авторы җырын теләсә ничек куллана ала: үзе җырлый, башкага бирә, бернинди чикләүләр юк. Әмма җырны сатарга ярамый, шул гына. Без дә җырларның таралуын телибез, - дип әйтте Рифат Фәттахов.
“Яңа татар җыры”ның гала-концерты 18 апрель “Пирамида”да узачак.
Өч яшь башкаручылар конкурсы
Быел яшь башкаручылар өчен Ваһапов фонды өч бәйге үткәрә. Аларның һәрберсе аерым фестиваль кысаларында уза.
- Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесе, нигездә, профессионаллар өчен. Сирәк кенә үзешчәннәргә дә игътибар иттек. “Шәрык базары” кысаларында яшь башкаручылар конкурсында шәрык илләреннән катнашучылар үз телләрендә җырлар тәкъдим итәчәк. Бу эшкә беренче тапкыр алынабыз.
Узган елны “Шәрык базары”нда Дагыстаннан 12 коллектив катнашырга теләде. Әлбәттә, аларның барысын да концерт программасына кертеп булмый. Ә менә конкурс кысаларында бер төбәктән берничә гариза килергә мөмкин”, - диде фонд җитәкчесе.
Рифат Фәттахов проектларны гамәлгә ашырганда булган авырлыкларны да әйтеп үтте. “Турыдан-туры мәдәният министрлыгы белән берлектә һәр төбәкнең министрына мөрәҗәгать иттек. Андый зур чаралар оештыру шактый катлаулы процесс. Узган елны Ташкентта Ваһапов фестиваленең гала-концертын оештырдык. Миңа: “Билет сатып алып, беркем килмәячәк”, - дигәннәр иде. Ә безнең аншлаг булды, тик ул концертны оештыру өчен Рифат Фәттаховка 5 тапкыр Ташкентка барырга туры килгәнне дә онытмыйк”- диде ул.
Катнашырга теләк белдергән һәвәскәр яшь башкаручылар өчен “Халык җәүһәрләре” проекты кысаларындагы бәйге туры килә. “Профессионал булмаган яшь талантларга консерватория студенты белән ярышырга авыррак, шуңа күрә аларга бу конкурста катнашырга тәкъдим итәбез”, – дип сөйләде Рифат Фәттахов. “Халык җәүһәрләре” проект республикакүләм этно-мәдәни фестиваль исемен алачак.
Фонд җитәкчесе сүзләренчә, Казанда “Шәрык базары” фестивале узу бик вакытлы килеп чыкты. “Кемдер сәяси вәзгыятьне кулландыгыз дип әйтер, тик аны да матур куллана белергә кирәк. Бу бер елда гына туган проект түгел. Шунысы мөһим: Ваһапов фонды кысаларында туган проектлар мөстәкыйль үсеш ала башлый”, - дип тулыландырды Рифат Фәттахов.
Рәзил Вәлиев ядкәре
Ваһапов фонды Татарстанның халык шагыйре Разил Валиев истәлегенә багышлап махсус кичәләр үткәрә. Разил Вәлиев озак еллар Ваһапов фондының кайгыртучылар советы рәисе иде.
- Разил Вәлиев Ваһапов фестиваленә якын булды, яхшы мөнәсәбәттә иде. Ул фестивальнең үсешенә зур өлеш кертте. Соңгы 4 елда «Яңа татар җыры» бәйгесенең жюри рәисе дә булып торды. Без аның исемен мәңгеләштерү, мирасын барлау эшенә дә үз өлешебезне кертергә тиеш дип уйлыйм, – диде Рифат Фәттахов.
Концертлар циклы 16 апрельдә Казанда Камал театрында башлана. 23 апрельдә Чаллының Сара Садыйкова залында уза, 25 апрельдә Түбән Каманың Халык иҗаты йортында була.
Комментарийлар