16+

Кайберәүләр “Әле ярый картлар йорты бар”, диләр...

Тинчурин театрындагы яңа спектакль “Опомнитесь!” - дип язылган плакаттан башланды. Театр Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча “Ай, былбылым” спектаклен тәкъдим итте. Юбилей сезонының беренче премьерасы бу.

Кайберәүләр “Әле ярый картлар йорты бар”, диләр...

Тинчурин театрындагы яңа спектакль “Опомнитесь!” - дип язылган плакаттан башланды. Театр Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча “Ай, былбылым” спектаклен тәкъдим итте. Юбилей сезонының беренче премьерасы бу.

Тамашада театрның ветераннары катнаша, шуңа күрә ул бигрәк тә кадерле. Спектакльдә картлар йортындагы тормыш турында сөйләнә. Әлеге тема татар театрлары өчен яңалык түгел. Тинчуриннар велосипед уйлап чыгарып утырмаганнар, халыкчан, актуаль темага тукталганнар. Геройлар картлар йортына гомер көзендә төрле сәбәпләр аркасында килеп эләгә: кемнеңдер балалары булмый, икенчесе яшьлек белән онытылып вакыт агышын сизми... Анда төрле дәрәҗәдәге, холыклы кешеләр җыелган. Тик картлар күңел көрлеген төшерми: “Картлар йортына эләгү белән дөнья бетми”, - дип әйтәләр. Хәтта Фикус белән Гөлҗәннәт гаилә корырга да җыена.

Кызбикә - Фикус – Гөлҗәннәт – Рәҗимҗан мәхәббәт кыйсассы
Геройларга тукталыйк. Аларның исемнәре дә үзенчәлекле: Фикус, Кызбикә, Бүләкбану, Гөлҗәннәт. Спектакльдә уйнаган ветераннарның тәҗрибәсе зур, билгеле. Алай булса да, һәрберсенең чын күңелдән бирелеп, тырышып уйнавы сизелде. Спектакльдә Фикус ролен башкарган Илгизәр Хәсәнов өчен дә премьера бик кадерле.
- Кияү ролен беренче тапкыр уйныйм. Минем өчен бик үзенчәлекле роль булды. Яшь режиссерыбызның картлар белән дә эшләп карыйсы килгәндер. Бу вакытта Дамир Сираҗиевне искә төшердем. Туфан да аның кебек безгә карт-бланш бирде. Без рольләребезне ничек тойдык, шул рәвешле тормышка ашырдык. Режиссер төзәтмәләр генә кертте. Тәҗрибәле булгач, һәрберебезнең өйрәтәсе килеп торды (көлә). Бер-беребезгә яраклаштык, шулай да бик рәхәт эшләдек. Театрыбызга бик зур рәхмәт, - диде ул.

Спектакльдә һәр геройның үз сюжет сызыгы бар. Гөлҗәннәт белән Фикусның мәхәббәт тарихы гына ни тора. Үзе бер сериал, мелодрама. Төрек сериалларын да уздыралар. Гөлҗәннәт Фикусны селкеп кенә җибәрә дә, шул ук вакытта “кәнәфи чәчәгем” дип яратып эндәшә. Һичшиксез, героиняның мондый кыланмышлары гомер буе ир назын күрә алмау белән бәйле. Бер генә тормыш иптәше белән дә бәхетле була алмаган бит. Фикус картлар йортында бик популяр егет икән. Аңа Гөлҗәннәт кенә түгел, Кызбикә дә күз сала. Кияү көч хәл белән аягында басып торса да, бу мәхәббәт өчен киртә булмый. Гөлҗәннәт – Фикус – Кызбикә мәхәббәт өчпочмагы янына Фикус – Гөлҗәннәт – Рәхимҗан өчпочмагы өстәлә. Гөлҗәннәт Фикусны чын күңелдән яратмаган булса кирәк. Картлар йортына аның иң беренче ире Рәхимҗан килгәч, ул шунда ук үзгәреп куя. Кәнәфи чәчәген беркемгә дә бирергә теләмәгән хатын, тиз генә Фикус белән Кызбикәне кавыштырып та куя. Әле “вакытлыча” гына дип өсти. Спектакль халык күңелендә яши торган тигез канатлы картлык күренешен астын-өскә китерә. Авторның калыпка кергән сюжетлардан качасы килгән, мөгаен. Фикусның Гөлҗәннәт сүзеннән чыга алмавы, йомшак күңелле романтик булуы аңлашылды. Тик ул да бит яратканы өчен көрәшмәде. Чиста, саф мәхәббәтне күзәтә алмадык. Гомер көзенә җиткәннәр тормыш дулкыннарына каршы бармыйлар. Спектакльдә төп фәлсәфәче, акыллы фикерләр букчасы Мифтах әйтмешли: “Кеше язмышы шар кебек. Язмыш җиле кайсы якка исә, шунда очасың”. Сүз уңаеннан, Мифтах картлар йортында һәркем белән яхшы мөнәсәбәтләрдә. Гел елмаеп кына йөрүче бу карт авыр хәлдә калган яшь кыз Адиләгә дә ярдәм кулын сузарга әзер. Сәлим Мифтаховка роле бик килешә, бу рольдә бүтәнне күз алдына да китереп булмый. 

Картлар оркестрын Сылу Кыямовна җитәкли. Картлар йортының җитәкчесе һәрберсен кайгырта, аларның кайгысын да шатлыгын да уртаклаша. 

“Аллаһ Тәгалә күрсәтә күрмәсен”
Спектакльдә Бүләкбану роле аерым урын алып тора. Аның гына кызы бар. Ул Германиядә шундый ук картлар йортында эшли. Кызы әнисенең хәлен, уйларын бик яхшы аңларга тиеш. Тиеш... Бүләкбануның хәтере начар. Кызы белән сөйләшкән саен: “Бик күптән шалтыратмадың”, - ди ул. Аның язмышы бөтен картлар белән чагыштырганда иң аянычлысы. Ул һаман кызы кайтуын көтә, тик соң була. Бала анасын тиешле дәрәҗәдә кадерләргә, янында булырга җитешми. Бүләкбану башкалар туй бәйрәм иткән арада бакыйлыкка күчә. “Бала күңеле – далада, ана күңеле – балада”, – дип юкка әйтмәгәннәр.

Бу рольне башкарган Ләлә Миңнуллина белән фикер алыштык.
- Сез героегызны кызганасызмы?
- Бүләкбануның картлар йортына эләгүендә бер гаебе дә юк. Ул ике кыз үстерә. Карчык авырый башлый, кыз Германиядән кайтып әнисен картлар йортына урнаштырырга мәҗбүр була. Бүләкбану бик авыр язмышка дучар булган.
- Бу рольне уйнау кыен булдымы?
- Роль бирелгәч, аны үзеңнеке итеп кабул итәргә кирәк. Геройның язмышын күңел аша уздырмау мөмкин түгел. Без гел картлар йортларында чыгыш ясап торабыз. Анда, чыннан да, сынаулар аша узган кешеләр эләгә. Кайберләре: “Әле ярый картлар йорты бар. Монда эләгүем белән бәхетлемен”, - диләр. 
- Сез картлар йортына эләгүдән куркасызмы?
- Картлар йортына эләгүне Аллаһ Тәгалә күрсәтә күрмәсен. Балаларга, оныкларга сәламәтлек бирсен. 

Спектакльне Тинчурин театры артистлары да карады. Тамашачылар арасында Камал театры актерларын да күрдек. Премьера турында Әсхәт Хисмәтов тә фикерләрен җиткерде.
- Бу спектакльдә ике курсташым, яраткан актрисам Ләлә Миңнуллина уйнады. Бик актуаль тема күтәрелгән. Әти-әниләрен картлар йортында калдыручы балалар да бар бит. Паркларны бетерү проблемасын да күтәрделәр. Барлык әйтергә теләгән фикерләрен җиткергәннәр. Бүләкбануны күргәч, күз алдыма әни килеп басты. Күңелгә тиде. Кызы әнисе бакыйлыкка күчкәнче әнисе янында булырга тиеш бит. Терсәк якын, тешләп булмый, нәкъ шул хакта инде, - диде ул.

Язманы “Опомнитесь” дип сүзне башлаган идек. Бу плакатны тотып картлар имәнлекне саклап калырга чыкканнар иде. Имәннәр – мәңгелек, буыннар бәйләнеше символы. Картлар үзләре өчен булган кадерле дөньяны саклап калырга тырышалар. Тик... Язмыш җиле бу юлы да башка якка исә шул. Агачлар турында зур урында утыручыларның башка планнары була. Алар картларның ялкынын тиз сүндерә. Картлар йортының җитәкчесенә “киңәшләр” җиткереп, мәсьәләне бик җиңел генә хәл итәләр. Опомнитесь! Бу сүзләр театрның балаларга, әти-әниләргә, дәүләткә, дөньяга, барлык җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгате. Спектакльгә көлке карар өчен түгел, уйланыр, фикер алышыр өчен килергә кирәк. Гомер көзе һәркемгә бик тиз килеп җитә. Соңгы калмагыз...
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading