Быел бәйрәм программасы тагын да киңәйтелгән.
26 майда Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» рус мәдәнияте фестивале узачак.
Мәйданда төрле һөнәрчелек нокталары, остаханәләр, лекцияләр, бүгенге көндә онытылып бара торган өстәл уеннары, балалар өчен күңел ачу урыннары, ярминкә, традицион уеннар каралган. Боларның барысын да катнашу бушлай.
Аш-су ишегалды – аерым игътибарга лаек, чөнки анда рус халкының онытылган һәм онытылып бара торган ризыклары презентациясе узачак. Әле аларны татып карау мөмкинлеге дә булачак.
– Узган елларда халыкны шашлык, пылау белән сыйлый идек. Быел профессиональ шеф-поварлар чакыртып, төрле-төрле ризыклар әзерләтергә уйлыйбыз, – дип билгеләп үтте Лаеш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Павел Марьин.
Ерактан килүче кунакларга ял итеп алырга һәм бәйрәмне утырып күзәтү өчен трибуналар булачак. Аннан концерт программасына манзара ачыла. Быел махсус чакырылган кунаклар арасында – Санкт-Петербург шәһәреннән Татьяна Куртукова һәм “Отава е” коллективы. Аннан тыш, Татарстанның районнарыннан һәм Казаннан төрле фольклор коллективлар төп сәхнәдә чыгыш ясаячак.
Бәйрәмне карарга теләүчеләр өчен Казанның Җиңү проспектыннан иртәнге 8дән сәгать саен автобуслар йөриячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар