Казанда татар театрына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 136 ел тулуы билгеләп үтелде.
Скопировать ссылку
Казанда татар театрына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 136 ел тулуы билгеләп үтелде.
Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә бөек драматург җирләнгән Архангел зиратында искә алу чарасын да оештырды.
– Кәрим ага кыска гына гомерендә шуның кадәр әсәрләр тудырган һәм, Пушкин әйтмешли, үзенә һәйкәл «кордырган». Без аны бер дә онытмыйбыз! – диде Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов. Татарстан Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов: «Кәрим Тинчурин мирасы – ул яңалыкка да омтылу. Һәм бу, Аллаһка шөкер, театрның бер билгесе булып тора», – дип билгеләп үтте. Әлеге чарада шулай ук К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, Татарстанның Композиторлар берлеге референты Илнар Фәйзетдинов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов катнашты. Айморат хәзрәт Хаҗиев вәгазь сөйләде, К.Тинчурин рухына дога кылды. Кунаклар К.Тинчурин күмелгән урынга чәчәкләр салды.
Комментарийлар