Татар федераль милли-мәдәни автономиясенә бирелгән 6 миллионнан артык грант нәрсәгә тотылган? Чит төбәкләрдәге милләттәшлеребез туган телне саклау буенча нинди эшләр башкара? Әлеге һәм башка сорауларга автономиянең матбугат конференциясендә җавап бирелде.
Төп бурыч – чит төбәкләргә ярдәм итү
Җәмәгать оешмасы булган автономия белән Илдар Ирек улы Гыйльметдинов 2007 елдан бирле җитәкчелек итә. Дәүләт тарафыннан финансланмый торган автономия төбәктәге оешмалар соравы буенча барлыкка килә. Төп бурычлары да чит төбәктәге оешмаларга ярдәм итү, җирле хакимият органнары белән элемтә булдыру. “Мин алар өчен җитәкче түгел. Киресенчә, алар бурыч куя һәм без шуларны үтибез. Чаралар өчен грантлар, спонсорлар аркылы яки дәүләт оешмаларына мөрәҗәгать итеп матди ярдәм күрсәтәбез. Каядыр үземнең акчаны да бирергә туры килә. Федераль автономия социаль проектларны тормышка ашыручы милли оешмалар рәтендә быел президент тарафыннан премиягә дә лаек булды. Президентыбызга, шушы премиягә тәкъдим иткән экспертларга рәхмәт. Бу да безгә нык этәргеч булды”, – диде автономия советы рәисе.
Быел беренче тапкыр, иң зур оешма буларак, милләтләр эше федераль агентлыгы субсидиясенә ия булалар. Ул 6 миллион сумнан артык. Күп өлеше төбәкләрдәге төрле чараларга җибәрелгән. Шулай ук автономия инициативасы ярдәмендә, мәдәният министрлыгы аркылы грантлар алу программасы да бар. Хәзер яшьләрне грантлар язарга өйрәтү буенча да эш алып барыла икән.
Төп өч юнәлеш
Эшли башлаганда чит төбәкләрдә 20гә якын оешма булса, хәзерге көндә аларның саны 43кә җиткән. Шуларның 37се – төбәк, 6сы – җирле статуста. Алар да якын арада зураерга әзерләнә. Канун тарафыннан бирелгән мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйча, Россиядәге иң зур оешмаларның берсе буларак, автономия өч төп юнәлештә эшли: беренчедән, гореф-гадәтләрне саклау, икенчедән, телне үстерү, өченчедән, мәдәният өлкәсендә төрле чаралар уздыру. Кайбер төбәкләрдәге оешмаларны дин вәкилләре җитәкли. Алар дин белән башка юнәлешне бутамыйча, бик уңышлы эшлиләр.
Киләчәк – яшьләр кулында
Балалар, яшьләр белән тормышка ашырыла торган бик нәтиҗәле проектлар да телне саклау буенча зур ярдәм. Әйтик, элегрәк тел сменаларына ата-аналар бераз куркып караса, хәзер лагерьларга эләгү өчен чират җыела икән. “Мондый чараларда катнашкан яшьләр киләчәктә безне алыштырыр, чөнки абый-апаларга да алмаш кирәк. Яшьләрнең проектларына да финанс ярдәм күрсәтәбез. Төрле шәһәрләрдә җыелырга тырышабыз. Бер-беребезнең эшчәнлекне күрсәтеп, тәҗрибә уртаклашу өчен бик яхшы мөмкинлек. Яшьләр үзәкләре төрле халыкларның дус-тату яшәвенә дә ярдәм итә. Алар башка милләтләр оештырган чараларда катнашып, актив тормыш рәвеше алып баралар”, – дип Новосибирск, Йошкар-Ола, Ижау, Мәскәү, Төмән һәм Тобольск шәһәрләрендә эшләп килгән үзәкләрне мисалга китерде Илдар Гыйльметдинов. Ижау, Дмитровград, Самарадагы татар мәктәпләре дә күпләр өчен үрнәк. Башка фәннәрдән көчле укытучылар булу, ата-аналарның игътибарын җәлеп итә.
Нәтиҗәдә, укучылар татар телен дә үзләштерә. Ә татар мәктәпләре булмаган шәһәрләрдә татар теле курслары бар. 2021 елда – туган телне саклау елында татар үзәкләрен тагын да күбрәк ачу планлаштырыла. Димәк, тел өйрәнү курслары да артачак. Автономия рәисе бу эшне онлайн режимда эшләүне көчәйтергә кирәклеген дә әйтте. “Кайда гына яшәсәм дә, туган телне өйрәнү мөмкинлеге булырга тиеш. Ул гади дә, аңлаешлы да, кызыклы да булсын. Без инде үз ялгышлыкны аңладык. 1 сыйныфтан ук фәнне авырдан укыта башладык һәм укучылдарны да, укытучыларны да биздердек. Ә баланы кызыксындырырга кирәк”, – диде.
“Сабантуй”лы уйнап үсәләр
Нәни милләттәшлеребезне кызыксындыру максатыннан, алар өчен дә телне өйрәнү буенча грантлар яки президентыбыз ярдәме белән төрле әсбаплар әзерләнә. Әйтик, “Сабантуй” дигән өстәл уены төбәкләрдәге мәктәпләргә, балалар бакчаларына таратылачак. Балалар һәм зурлар өчен әзерләнгән ноталы татар җырлары китаплары, курчак театрлары да чит төбәктәге татарларга зур бүләк.
Һәркем милләтле булсын
Яңа елдагы зур вакыйга – җанисәп буенча фикерләр әйтелде. “Бу эшне матур итеп, аңлатып эшләргә кирәк. Беркем дә беркемне мәҗбүр итә алмый. Онлайн режимда булуы барыбыз өчен дә файдалы. Яшьләр өчен бу формат тагын да актуаль. Беркем дә милләтсез калмасын иде. Җан исәбен алучылар гадел булырга тиеш. Ниндидер ялган оешмалар эшчәнлеген карап торырга кирәк. Бу канун буенча рөхсәт ителми”, – диде Илдар Гыйльметдинов.
Үткәндә казынмыйк
Журналистларның Әстерхандагы Тукай һәйкәлен пычрату буенча да бәйле соравына да җавап итеп, совет җитәкчесе хәзерге көндә тикшерү эшләре башланганын хәбәр итте. “Безнең ул эшкә тыгылырга мөмкинчелегебез юк. Ләкин без аны контрольдә тотабыз. Тикшерү эше буенча ниндидер нәтиҗә булуга, әлеге сорауга әйләнеп кайтачакбыз. Бу эшне яшьләр эшләгәндер, дигән шик бар. Яшьләрнең мондый эш башкаруы, аларның безнең мәдәниятне, әдәбиятыбызны белмәүләре борчый. Мондый начарлык эшләүчеләр тиешле җәзасын алыр, дип ышанабыз”, - диде. Һаман артка карап, һәйкәлне 1000 ел элек булган вакыйгаларны актарып, каршылыклы фикерләр чыгара торган кешеләргә түгел, ә хәзерге заманда актуаль булган шәхесләргә, киресенчә, безне берләштерә торган геройларыбызга куярга кирәклеген дә әйтте.
Конференцияне йогаклап, теләкләрен дә җиткерде: “Яңа елдан соң да бик җиңел булмас. Бераз сабыр итәргә кирәк. Сәламәт булыгыз. Бердәм булыйк, аерылышып яшәү дөрес түгел”.
Комментарийлар