Халык алдында без, урамдамы, яңгыр астындамы һәрвакыт үз тавышларыбыз белән җырладык
Татарстанның атказанган артисты Гөлия Хәмәтгалиева – Татарстан республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә 24 ел эшләп, лаеклы ялга киткән бердәнбер җырчы әлегә. Мәгәр бүген дә иҗатта ул. Сәхнәдән китү генә юлына киртә үрмәгән, блогерлыкны үз иткән, кайчан карама җырларга сәләтле балалар янында: хөкемдарлыкка йөкләнә, конкурс-фестивальләрдә мастер-класслар үткәрә – җыр сәнгатендә хезмәттә.
Лаеклы ял
Театр әһелләре көче барында ерак картлыккача сәхнә түрендә. Җырчылар да шоу-бизнес кануннарын йөгәнли алсалар тамашачы мәхәббәтендә иркәләнә. Ә менә биючеләрнең сәхнә гомер кыска. Татарстан республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә эшләүчеләр исә соңгылары хөкемендә, чөнки алар берүк вакытта җырлыйлар да, халык уен коралларында да уйныйлар, бииләр дә. Димәк, ансамбль составы яшьлектән өзелмәскә тиеш. Зифалык, ыспайлык, сүнмәс дәрт, бетмәс егәр – барысы да ансамбль таләпләре. Энергиясе ташып торган Гөлия боларның берсеннән дә мәхрүм түгел иде әле. Әмма карар кабул ителгән: ул чәчәккә тиң яшьлеге, җитезлегеннән саубуллашмаса да гомеренең шушы мәлендә үзен гаиләсенә багышларга ниятләгән. Ләкин җиңел булмагандыр кебек бу китүләр...
– Мин үземне алдан әзерли килдем. Китәр көн җитәсен белә идем, көттем. Өйдән дә соңгы эш көнем дип тә түгел, гадәттәгечә, эшләргә дип чыгып киттем. Ишекне генә ачтым, ә анда... Ансамбль җырчылары тезелеп басканнар, иң яраткан җырымны җырлап җибәрделәр, Айдар абый кулында чәчәкләр, аның ихлас теләкләре, җылы сүзләре бүген дә күңелемдә. Һәммәсен елый-елый кочакладым. Ул мәлдә бик кыен булды инде. Ансамбльнең беренче составыннан эшләүче җырчы бит мин, беренче дәүләт бүләген дә мин алдым! Ансамбльдәге егет-кызларның һәммәсе белән дә аралашып торам, кайчан гына барсам да мин анда үз кеше. Лаеклы ялга чыгу табигый әйбер, бер генә эш урыны да гомерлек түгел. Ә кем белә әле, бәлки мин яңадан сәхнәгә әйләнеп кайтырмын. Башка форматта эшләрмен, хыялларым да юк түгел. Бүген минем гел балалар янәшәсендә булуым да юкка түгел. Миндәге белем дә, тәҗрибә дә җитәрлек, яшь буынны яратуым да чиксез – белгәнемне өйрәтәсем килә.
– Киләчәк буыныбыз өметлеме? Сәләтле балалар күпме?
– Беләсезме, сәләтсез балалар бөтенләй юк. Һәрбер бала сәләтле, тик аны вакытында күреп, ача белергә кирәк. Балалар бакчасына йөргәндә баланы, учакка утын өстәгәндәй, гел канатландырып торырга кирәк. Мәктәп яшендә бала йомыла төшә. Яшүсмерлек чоры да үзенекен итә, баланың үзен генә калдырмау, күңелен аңлап, гел янәшәсендә булу мөһим. Менә шушы чорда күпләр кулына уен коралы ала: гитара, бәрмә уен кораллары, һ.б.
Авыл сәхнәсе дә остаз
– Ә сездәге сәләтнең юл башы да балачакка кайтып ялганамы?
– Әйе. Әнием Сания этәргеч бирүче, әтием Фоат күтәреп алып, мине нәни уңышыма җиткерүче, аларга бик рәхмәтлемен. Алексеевск районының Кыр Шонталысы авылы кызы мин, Аксубай, Чистай, Нурлат районнары өчен бездә зона ярышлары үтә иде. Әни менә шул җыр конкурсларының берсенә әзерләде мине. Үзе җыр өйрәтте. Беренче урынны алдым. Шуннан китте инде... Җырчы нәсел без. Әтием кулыннан тальян гармун төшмәде, бас тавышлы иде мәрхүм, 12 ел элек бакыйлыкка күченде. Әниемнең матур итеп җырлавын ишетсәгез иде – югары сопрано! Җырга мәхәббәт тәрбияләүче, мине югарыга талпынып очарга өйрәтүче ике канатым алар. Аннары Гайшә әбием булган, мәҗлескә чакырсалар соңарып килсә ишектән үк җырлый кергән, шунда ук биеп тә җибәргән дип сөйлиләр. Буыннардан килгән бүләк ул җырлавым.
– Авыл сәхнәсе – бердән-бер остаз авыл баласына...
– Безнең чорда бүгенге мөмкинлекләр юк иде әлбәттә. Сабантуенда КамАЗ китереп куялар иде, арбасы – сәхнә. Клуб мөдире – Әлим абый Миндубаев, ул да мәрхүм инде, берничә төрле түгәрәк оештырды, кайтып та кермичә шунда каешландык. Әти миңа ул заманда ук җаен табып минусовкалар яздыртты. “Весна” дигән магнитофон да сатып алды, авылда бер бездә генә иде ул. Өйдә курчакларымны тезеп куям да, яннарына песине утыртам, скакалка башын тотып, җырлыйм да җырлыйм боларга! Язмаларым әле дә сакланган. Без өч туган үстек, Фәнис абыем районда җир мөнәсәбәтләренә бәйле оешмада җитәкче вазыйфасын башкара, апам Фәния Казанның 181 нче мәктәбендә завуч булып эшли. Апа мине педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына әзерләде. Көне-төне өйрәнүләр, рус, татар классик язучыларыбызның биографияләрен, әсәрләрен төнлә уятып сорасыннар – сөйләп бирә идем. Документларымны ике уку йортына тапшырдым. Мәдәният һәм сәнгать институтында вокал бүлеге ачылган ел ул, ике генә укучы кабул иттеләр, шуның берсе – мин! Педагогика институтында татар әдәбиятыннан имтихан биргәндә дә җырга бәйле билет эләкте бит, ышанасызмы? Г.Тукай һәм аның “Пар ат” шигырен сөйләргә, мөмкинлек булса җырлап бирергә кушылган иде. Билетны алуга мин әзер мәйтәм. Сөйләдем, җырлап ук җибәрдем. Каян өйрәндең, диләр? Ул чакны йөрәк белән тоемлап җырладым инде. Әти-әни фатыйхасы белән мәдәният һәм сәнгать институтын сайладым.
“Менә сиңа кирәкле бала!”
– Вокал бүлегендә укып та никтер ансамбльгә эшкә килгәнсең, Гөлия. Ялгыз җырлап та ипле юл ярыр идең.
– Өченче курста укыганда Россиянең халык артисты Рәхилә апа Мифтаховада шөгыльләнгән дәрес бара иде, “Сорнай” ансамбле җитәкчесе Ринат абый Гыйләҗев килеп керде. Халыкчан җырлаучы кыз бала кирәк, бии дә белсен иде ди бу. “Менә сиңа кирәкле бала, үзе!” – диде миңа төртеп Рәхилә апа. Шул көннән мин “Сорнай” ансамблендә эшли башладым. 1999 елны, кулга диплом алган чак, Илһам Шакиров тарафыннан “Сорнай” ансамбле базасында филармониядә Татарстан республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле төзелде, ә без – беренче карлыгачлары. Ансамбль белән бергә үстек. 24 ел дәверендә килеп-китүче артистлар да күп булды, ләкин мин үзәгендә идем. Ансамбльдә эшләү җиңел түгел – күмәк эш. Ә мин халык җырларын, күмәк биюләрне бик яратам, менә шушы мәхәббәтем уен коралларында уйнарга өйрәнгәндә дә авырлыкны тансык тәмгә төрде. Курай, кубызда авылда ук уйный идем. Домбрада тырышырга туры килде анысы. Яшь чак бит, гастрольләр, фестивальләр... 43 илдә генә булдык. Чит илләрдә иҗат итүче ансамбльләр белән тел белмәсәк тә аралаша, аңлаша идек. Һәр илдә төшкән фотоларымның үз альбомы бар. Сирәк булса да алып карыйм.
– Ансамбльдә акча эшләү дә кыенрактыр шикелле.
– Мин булганына шөкер итеп яшәүчеләрдән, нишләп акчам аз чыкты дип, бервакытта да хисапчы янына сугылмадым, холкым шундый – канәгать мин. Аннары акчага табынучылардан да түгелмен. Җиткерә белдем. Әле шул акчага ипотекалар алып, аны да түләдем. Шөкер итә белсәң әз малыңның да бәрәкәтен тоеп яшисең.
– Айдар абый Фәйзрахмановның даны “саллы” – ансамбль составына көн саен прогон ясата, ягъни бер генә чыгышны да калдырмыйча кабатлата, дип сөйлиләр. Артыгын кылану түгелме бу?
– Айдар абый мәктәбен үткән җырчы тормышның кайсы гына өлкәсенә борылыш алса да җиңел яраклашачак. Таләпчән ул. Көн саен кабатлау нәрсәгә кирәк, дисезме? Һәр мускул үз хәрәкәтен искә төшерә, чыгыш камилләшә, иң мөһиме нәтиҗәсе матур бит аның. Халык алдында без, урамдамы, яңгыр астындамы һәрвакыт үз тавышларыбыз белән җырладык.
– Артист тормышының гастрольләргә бәйле булуы шәхси тормышын арткарак чигенергә мәҗбүр итә. Соңлабрак гаилә коруың да моңа дәлил димме...
– Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен, җырчы булып үсәргә дә, кияүгә чыгып, ике бала табарга да җитештем. 30 яшемдә кияүгә чыктым, әйе соңлабрак. Гомәр белән танышу кызык кына булды. Күршем подъезд төбендә басып тора икән, гадәттәгечә исәнләшеп үткәнмен, үзем хәтерләмим дә. Кичен керде бу. Синең белән иремнең дусты танышырга тели, көндез безнең янда басып тора иде, ди. Бер күрүдә гашыйк булдым мин ул кызга дип әйтте ди. Минем телефонны да биреп өлгергән. Гомәр шалтыратты, очрашырга килештек килешүен, ә минем вакыт юк, баш-аягым белән сәхнәгә бәйләнгән чагым. 3 тапкыр шалтыратып та килешенгән урынга килеп җитә алмагач, ул минем филармония ишек төбендә каршы алды. Шул көннән без бергә – 13 ел яшибез. Ике балабыз бар: Мостафа белән Сәйдә. Сәхнәдән китүем дә менә шушы балалар хакына әлбәттә. Балаларның үскәннәрен дә күрми калам бит. Бала ялыннан чыккач бер айга гастрольгә чыгып киткән идек, балаларны Гомәр алып калды, әниләрне дә борчымадык. Гомәрнең дә музыкаль белеме бар. Бик җор телле ул, мәзәкчән, пародияләр күрсәтә! Кайчагында яртышар сәгать көләбез, җитәр, туктарга кирәк, инде безгә ияреп күршеләр дә көлә торганнардыр, дим. Һөнәремне аңлап, мине хөрмәт итеп яшәвенә бик рәхмәтлемен. Беләсезме, гомеремнең иң матур мәлен яшим мин, терәгем нык, балаларыбыз бер дигән, тормышыбыз матур! Бәхетем кителмәсен!
Комментарийлар