Шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Клара Булатова быел үзенең 80 нче язын каршылый. Юбилей алдыннан хатын-кыз хис-кичерешләрен шигъри юлларга күчергән шагыйрәнең үзе белән сөйләшеп алдык.
- Клара апа, ни хәлләрдә яшәп ятасыз? Яшегезгә еллар өстәлү куркытмыймы үзегезне?
- Күңелсезләнеп, яшем турында уйлап утырырга вакытым юк. Һаман шигырьләр язам. 1958 елдан бирле шигъри формада теркәлгән көндәлекләремне барлап, китап итеп чыгарырга телим. Хәсән Туфанның 76 хатын туплап бастырырга исәп бар. Гади хезмәт кешеләренә атап язылган багышлауларым шактый. Өченче җыентыгымны шуларны туплап, үз акчама чыгарырга уйлыйм. Үткәннәрем үкенечле булмады. Әгәр уйлап утырсаң, 80 яшь адәм баласы өчен бик олы. Гомер үтми ул, бездән китә. Без эшли алмый калганнарны яшьләр дәвам итәр.
- Беренче иҗат җимешегез дә бик яшьтән туган. Ул шигырьне хәтерлисезме әле?
- Мин 7 яшемдә беренче шигыремне яздым. 1943 нче ел иде ул. Без дүрт бала. Бервакыт әти онга барган җиреннән буш кайтты. Безнең ашыйсы килә. Шунда күңелдә шигырь юллары туды:
Ак балчык белән агарткан
Безнең өй стенасы.
Паек та кайтмый ичмасам,
Кичкә әллә ни ашасы.
- Университетта укыганда, дипломыгызны да шигъри формада язгансыз. Ничек шул жанрга тотынасы иттегез икән?
- Сибгат Хәким поэмаларына багышланган иде ул. Аны язганнан соң миңа: «Фәнни хезмәтне шигъри формада язарга ярамый», - диделәр. Аннары поэзиядән прозага күчерергә туры килде. Диплом эшемнең кереш өлеше «Сайланма әсәрләр»емнең беренче томына керде. Нәкъ шуның өчен Тукай бүләге бирелер, дип көткән идем. Ике томлык китап чыгару мөгаллим өчен олы бер эш ул.
- Бер шигырегездә: «Укытучы булып туар идем дә, шагыйрә булып яшәр идем», - дип язасыз. Иҗатыгызда да укытучы образы шактый. Сезнең һөнәрне сайлаучы укучыларыгыз да бардыр.
- Әйе, 52 ел укыттым. Кабат яшисе булса да, укытучы булыр идем. Бик яратып эшләдем, ул чакларны сагынып яшим. Үткәннәрне сагыну картаю галәмәтедер инде. Әмма замананы да кабул итә белергә кирәк. Укучыларым дөньяның төрле почмакларында. Минем һөнәрне сайлаганнарын да санап бетерерлек түгел. Алар килеп, хәлемне беләләр, ярдәм итәләр.
- Клара апа, мәктәп, иҗат эшеннән тыш, гаилә дә бар бит әле. Озак еллар каенана белән дә яшәгәнсез.
- Каенанам бик акыллы хатын иде, миңа да акыллы киңәшләрен бирде. Гаилә бөтенлеге өчен хатын-кыз җаваплы булырга тиеш. Гаилә ул - дәүләт эчендәге дәүләт. Ирем Нәфис белән 45 ел бергә яшибез. Заманында улыбыз Марсның бөере шартлап хастаханәдә ятканда үзем генә булсам, ул хәсрәтне күтәрә алмаган булыр идем. Янымда каенанам белән ирем булдылар.
- Сезнең турыда Фәрит Яхин «Умырзая» дигән роман да язган. Аны шундый күләмле әсәр язарга нәрсә этәргән соң?
- Фәрит минем якташым, үзем дә Сарман җирлегендә туган кеше бит. Иҗатым, тормыш юлым белән ул яшьтән кызыксынып барган. Улыбыз хастаханәдә ятканда, аңа кан биргән иде. «Умырзая» әсәрен елый-елый, көлә-көлә укыдым.
- Эшләгән чакларыгызда үзегездән көнләшүчеләр дә булмый калмагандыр...
- Булды, әмма алар мине үстерде.
- Клара апа, шигырьләрегез геройлары арасында бер-берсен сөеп тә кавыша алмаган ярлар, сөю утларында янган парлар бар. Аларны укыганда, Нәфис абый көнләшми идеме?
- Башта көнләшмәде. Берәр җиргә кунакка баргач та, андый шигырьләремне миннән укыта иде. Соңрак бераз көнләшә башлады. Мин бүген исән-сау йөрүем өчен Нәфискә рәхмәтле.
- Сез матурлык турында да күп язган шагыйрә. Үзегез хатын-кызда беренче чиратта матурлыкны өстен күрәсезме, әллә акылнымы?
- Беләсеңме, хатын-кыз матур булу өстенә акыллы да булырга тиеш. Хатын-кызлар - дөньяны таный белүче, милләт язмышына бәя бирә торган кешеләр. Матур булма, бәхетле бул, диләр бит. Миндә матурлык булмаса да, матур булып күренә белә идем.
- Әлмәт ягында сезнең кадерне беләләр. Исән чагыгызда ук исемегезне дә мәңгеләштерделәр.
- Мине Әлмәт күтәрде. Шәһәр хакимияте «Әлмәтнең мактаулы гражданины» исемен бирде. Үзем эшләгән Колшәрип авылында минем исемдәге чишмә ачылды. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры Ильяс Сәлахов һәм үземнең элекке укучым Рифат Шаһиев ярдәме белән, Клара Булатова исемендәге бүләк булдырылды.
- Сез һаман китаплар чыгарасыз. Бүген язучы яисә шагыйрь китап чыгарса, аны сату да проблема бит әле.
- Мине шул китап сату гарьләндерә. Әмма кайда гына булса да, аларны сатып алуларына сөенәм.
- Оныкларыгызда да сезнең талант кабатланмыймы әле?
- 6 яшьлек Гайшә шигырьләр язарга ярата. Ишектән килеп керүгә, аларны миңа укып күрсәтә. Нәфис абыегыз, миннән дә уздырып, сатирик шигырьләр яза башлады.
- Казанда уза торган «Дулкыннар» конкурсының быелгысын сезнең иҗатка багышлануын ничек кабул иттегез?
- «Идел» яшьләр үзәгенә рәхмәтлемен. Шулкадәр күп бала катнашуы куандырды. Барысы да иҗатымны өйрәнгән, бик җитди әзерләнгәннәр. Киләчәгебезнең өметле кулларда булуына сөенеп утырдым.
Комментарийлар