Ринат сәхнәдә үзенең «Аккош» биюе белән тамашачыны өнсез калдырды дисәм, һич арттыру булмас. Аның кебек трюклар кулланып биегәннәрен күргән юк иде әле. Моннан ике ел элек ул үзе куйган «Матрица» биюе белән Мәскәү телевидениесендә «Минута славы» тапшыруында катнашып, финалга узган иде. Соңгы елларда гына сәхнәдә балкый башлаган әлеге егет кем...
Ринат тумышы белән Красноярск краендагы Стәрлетамак авылыннан. Аның балачагы моңсу хатирәләрдән тора. Малайга алты яшь булганда, әтисе фаҗигале төстә вафат була. Алар Башкортстанга күченеп китә. Өч бала белән тол калган ана авырлыкларга бик тиз бирешә. Балаларның икесен интернатка урнаштыралар, ә берсен әбиләре үзләренә тәрбиягә ала. Ринат интернаттагы тәрбияне бүген дә еш искә төшерә. Ничек сәнгатькә тартылуы хакында ул болай дип сөйли:
- Бервакыт мәктәптә укыганда телевизордан брэк-данс биюен күреп алдым да аны кабатлап карадым. Нәкъ шулай килеп тә чыкты. Аннары чыгарылыш кичәсендә иптәшләрем һәм укытучыларым каршында биеп күрсәткәч, барысы да шаккатты. Әнә шул чактагы алкышлар мине илһамландырып җибәрде. Аннан соң төрле бәйрәмнәрдә бии башладым. Рәсем ясарга сәләтем булганга, миңа укытучылар сәнгать училищесына китәргә тәкъдим иткәннәр иде. Ә мин педагогика көллиятенә укырга кердем. Шунда бию ансамбленә йөрдем, баянда уйнарга өйрәндем. Анысы да юкка булмады. Гармунчыларның республика конкурсында катнашып, өченче урынны яуладым. Каратэ белән дә шөгыльләндем. Үз алдыма әллә ни зур планнар куймадым. Максатым - беренче чиратта кеше булу иде. Энемне дә биюгә тарттым.
- Уфада да югары уку йортлары булгандыр бит. Казанга нинди җилләр ташлады үзеңне?
- Татарстанга килеп, мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керү теләге зур иде. Ятимнәргә өстенлекләр дә булыр дип уйлаган идем. Ни кызганыч, рус теленнән билгем әйбәт булса да, имтиханнан «ике»ле куйганнар иде. Шуннан соң кире кайтып киттем дә балаларны биюгә өйрәтә башладым. Казанга барырга дигән өметләрем өзелгән иде. Бервакыт Уфадагы ресторанга биергә чакырдылар. Шунда Салават Фәтхетдинов та чыгыш ясый икән. Ул, биегәнемне күреп, яныма килде дә кайда эшләвем белән кызыксынды. Аңа үземнең Казанда укыйсы килүемне әйткәннән соң, җырчы шунда ук: «Син укырга керәчәксең», - дип куйды. Шул елда ук мәдәният һәм сәнгать университетына килергә кушты. Шулай итеп, аның ярдәме белән студент булу бәхетенә ирештем. Мин Салават абыйга бик рәхмәтле. Аннары үз концертларына да чакыра башлады.
- Бүгенге көндә кайсы җырчы белән эшлисең? Тамашачыны репертуарыңдагы үзең куйган нинди биюләр белән сокландырасың?
- Укыган чакта ук мине Габделфәт Сафин күреп алды. Һаман да аның белән бергә эшлим. Репертуарымда, татар, башкорт һәм казак биюләреннән тыш, «Майкл Джексон», «Чарли Чаплин», «ГИБДД хезмәткәре» дигән үзенчәлекле биюләр дә бар. Узган ел Россиядә үткән биючеләрнең телевизион конкурсында өченче урынга ия булган идем.
- Бүген ата-ана баласын талантлы педагогларда укытырга хыяллана. Сәләтле балалардан аерым коллектив туплап, аларны биергә өйрәтү теләге юкмы? Биюләр куярга еш чакыралармы?
- Мин Кайбыч районындагы бию коллективын җитәклим. Быел ул балалар «Созвездие»дә икенче урынны яулады. Бәлки киләчәктә Казанда да андый коллектив булыр. Әмма әлегә, гастрольләрем еш булу сәбәпле, аны оештырып булмый. «Коллектив җыймыйсызмы?» - дигән сорауны миңа еш бирәләр.
- Син быел аграр университет студентларының халык театры спектакленә дә бию куйдың. Анда кызлар һәм егетләрнең һәркайсы оста итеп бии. Алар берсе дә биюче түгел югыйсә.
- Спектакльгә бию кую катлаулырак. Аны сюжетка карап куярга кирәк. Егетләр арасында бөтенләй бии белмәгәннәре дә бар иде. Тырышлыклары аркасында өйрәнделәр. Әйбәт кенә килеп чыкты.
- Тамашачы бигрәк тә халык биюләрен карарга ярата. Үзебезнең татар биюләре хәрәкәтен дә төрле хореограф төрлечә өйрәтә. Бу ни өчен шулай?
- Сәхнәдә тамашачы күргән биюдә халыкчанлык бозыла, чөнки сәхнәнең үз кагыйдәләре бар. Халык биюе фольклордан, элекке традицияләрдән сакланып килгән. Бүген хореографлар, үз тәҗрибәсеннән чыгып, сюжетлы биюләр дә куя. Үзем биюдә төрле трюклар кулланырга яратам.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар