16+

Музыкаль спектакль ул әле «Зәңгәр шәл» генә түгел...

Казан шәһәр филармониясе чираттагы шедеврын тәкъдим итә. Соңгы арада шәһәр филармониясенә игътибар массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан да, тамашачылар тарафыннан да сизелерлек артты.

Музыкаль спектакль ул әле «Зәңгәр шәл» генә түгел...

Казан шәһәр филармониясе чираттагы шедеврын тәкъдим итә. Соңгы арада шәһәр филармониясенә игътибар массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан да, тамашачылар тарафыннан да сизелерлек артты.

Бу юлы алар Кол Галинең “Кыйсса Йосыф” әсәренә нигезләнгән “Йосыф-Зөләйха” вокаль-хореографик спектаклен тәкъдим иттеләр. 
Куелыш турында сүз кузгатканчы, Кол Галинең бу әсәре XIII гасырда язылса да, хәзер дә сәхнәләрдән төшмәве куандыра. Дөрестән дә, татар әдәбиятының алтын баганасы бит. “Кыйсса Йосыф” әсәре буенча “Йосыф” спектакле әле дә Кариев театрында уйнала. Режиссер Ринат Әюпов, мәсәлән, бу әсәрне 3 тапкыр сәхнәдә куйган. Классикага мәхәббәт нинди көчле... Икенче яктан, елдан-ел театрларда классик әсәрләргә мөрәҗәгать итү арту - драматургия торгынлыгының билгесе дә. Анысы аерым тема.

Җыр һәм бию тамашаны коткарды
Премьера көнне “Чулпан” мәдәният үзәге залы тулы иде. Һәркемнең классик әсәрнең яңа яңгырашын күрәсе килгән, күрәсең. Бу яктан шәһәр филармониясе өметләрне аклады. Сәхнәдә вокал, хореография һәм классиканың үзенчәлекле бәйләнешен күрдек. Сюжет - үзгәрешсез. Кариев театры спектакльне мәгънәви яктан үстерергә тырышса, шәһәр филармониясе визуаль якка басым ясаган. Дөресен әйткәндә, бу алым белән откан да. Әгәр җыр һәм биюләр булмаса, актерларның уенына сораулар да, игътибар да күбрәк булыр иде. Казан шәһәр филармониясе артистларының төп өстенлеге - тавыш. Барысы да профессиональ җырчылар. Шулай ук “Казан” бию ансамбленең дә спектакль уңышында өлеш зур. Алар тамашага шоу төсмере кертте. Тамаша дәвамында күзләр шатланып, сокланып утырды. Чыннан да, җыр һәм бию тамашаны коткарды. 

Йосыф-Зөләйха Һиндстанда
“Йосыф-Зөләйха” әсәрен карагач, бер утыруда һинд сериалларын карап чыккан кебек булдым. Кайбер актерларның һинд киносы карап үскәне көн кебек ачык сизелә. Актерлык осталыгы ягыннан табигыйлык җитеп бетмәде кебек. Йосыф-Зөләйханы Һиндстанда куйсалар, “Чулпан” мәдәният үзәгендәге тамаша белән охшашлыклар булыр иде. Хәтта костюмнар да шундый ук ялтыравыклы. Әллә спектакльнең режиссеры Чулпан Закирова Һиндстан белән илһамланганмы? Сүз уңаеннан, Чулпан Закирова спектакльдә карт Зөләйха (спектакль программкасында шулай язылган) ролен дә башкарды. Әле моңа өстәп, Чулпан ханым “Казан” бию ансамбле балетмейстеры да. Кыскасы, “Спортсменка, комсомолка и просто красавица” дигән хаклы сүзләр искә төшә. Әмма спектакльләрдә юкка гына режиссер вазифасына аерым кеше куелмагандыр инде. Режиссер - бөтен спектакльне пазл шикелле җыя, актерлар белән идарә итә, тамашага башка яссылыктан карый. Актерның вазифаларын санап тормыйм, аныкы да бихисап. Чулпан Закированың спектакльдә төп рольләрнең берсен уйнавы объективлыкны шик астына куя. Карт Зөләйханың уйнавына читтән карап кем бәя биргән? Икенчедән, артистларга да җитәкчеләре белән бер сәхнәдә уйнау җиңелләрдән булмагандыр. Шулай да, Чулпан Закированың кыюлыгын билгеләп үтмәү дә мөмкин түгел.

Күңел тулды, каз тәннәре чыкты
Тамаша башлангач ук, сәхнәдә Йосыфның әтисе Якуб пәйда булды. Бу рольдә Рөстәм Асаевны күрү шулай ук шаккаттырды. Күп кенә чараларда җырчыны костюмнан күрергә күнеккәч, билләһи, танымадым. Рөстәм Асаевка дини кием дә бик килешә. Сүз уңаеннан, безнең әңгәмәбездә ул намазга басуы турында да әйткән иде. Кечкенә Йосыфны искиткеч сәләтле егет уйнады. Бу рольне Солтан Нотфуллин башкарды. Йосыфның абыйлары аны коега аткан мизгел аеруча күңелләргә үтеп керде. Залда утыручылырның күзләре яшьләнде. Йосыфны кыйнап коега атуын караганда күңел тулды, каз тәннәре чыкты. Йосыфның абыйларын уйнаган Рафаэль Якупов, Илнур Хисаметдинов, Флорит Гиздатуллин да үз рольләрен бик табигый башкарды. 

Тыйнак Сәидә - үзсүзле, кире патша кызы
Яшь Зөләйха роленә Сәидә Мөхәммәтҗанова сайланган. Бу рольдә башканы күз алдына китерү кыенрак, чөнки яшь Зөләйха булу аңа бик килешә. Тормышта бик тыйнак Сәидәне үзсүзле, кире патша кызы итеп күрү сәер, әмма бик уңышлы. 

Зәйтүнә (Зөләйханың хезмәтчесе) ролендә Ләйсән Мәхмутованы күрү табигый хәл. Тискәре төсмерле геройларны уйнау осталыгы Ләйсәннең канында инде. Андый геройны уйнау өчен көчле, ут кебек янып тора торган кеше булырга кирәк. Ләйсән - үзе ут.

Тулаем алганда, “Йосыф-Зөләйха” уңай тәэсирләр калдырды. Казан шәһәр филармониясенең спектакле, һичшиксез, игътибарга лаек. Бездә музыкаль спектакль дигәч, гадәттә, “Зәңгәр шәл”не атыйлар. Ә Казан шәһәр филармониясе классик әсәрдән дә вокаль-хореографик спектакль ясый алган. Димәк, татар музыкаль театрының да киләчәге бар.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading