Милли китапханәдә урнашкан MOÑ театры бик үзенчәлекле спектакль-инсталляция әзерләгән. Ул “Әңгәмә” дип атала. Анда Нурбәк Батулла, хатирәләрен яңартып, балачакка “кайтып”, әтисе Рабит ага Батулла турында сөйли. Бу шулай ук егетнең атасы белән эчке әңгәмәсе.
Спектакль Нурбәкнең идән юуы белән башланып китә. Үзе тырышып-тырышып юа, үзе сөйли. Аның сүзләре юморга бай, урыны-урыны белән киная дә яңгырап китә.
Рабит ага ул кичтә театрда булмаса да (ул иң беренче спектакльгә килгән), зал аның белән шыплап тулган кебек иде. Спектакльгә Рабит абыйның тавышы белән яздырылган әкият тә кертелгән.
Нурбәк әтисенең китап бүләк итүе, анда киңәшләрен язылган булуы турында әйтеп узды.
“Шул китапта әти алга таба болайрак язган: “Улым, бик авыр һөнәр – иҗат юлын сайладың, сиңа бик авыр булачак. Сине җимерелүдән менә нәрсә коткарачак: мактасалар, артык сөенмә, хурласалар, артык көенмә”.
Нурбәк элек Зорге урамында урнашкан ике бүлмәле фатирда яшәүләрен, шуның берсе – әтисенең эш кабинеты, икенчесе – калган барлык әйберләр – йокы, балалар, телевизор карау, кунаклар һ.б. бүлмәсе булуын әйтеп көлдерде.
Соңрак идән юуга музыкантлар – Ислам Вәлиев һәм Сүгдәр Лудуп та кушылды. Алар да әтиләре турында истәлекләр сөйләде. Исламның әтисе – Татарстанның халык артисты, баянчы-виртуоз Рөстәм Вәлиев. Ул 2014 елда арабыздан китте.
Сүгдәр Тывадан килгән. Ул да үз телендә әтисе турында сөйләде. Аны аңлау өчен колакчыннарны кияргә кирәк. Колакчыннарны спектакль алдыннан һәркемгә тараттылар.
Колакчыннар аша Йолдыз Миңнуллина тавышын тыңлыйсың. Ул Нурбәк Батулланы синхрон рәвештә рус теленә тәрҗемә итеп барды. Дөрес, Нурбәк татар телендә генә сөйләмәде, урыны-урыны белән хатирәләрен рус телендә яңгыратты. Ә җыры тулаем русча булды. Нинди җыр ул, дисезме? Әтисенең өч спектаклен сәхнәләштерү өчен грант бирмәүләре хакында.
“Әңгәмә”дә Нурбәк белән Рабит Батулланы чагыштыру сызыгы үткәрелгән. Шуның аша мин Нурбәкне стереотипларга каршы чыгарга яратучы буларак та күрдем. Бу тел кулланылышында, дингә мөнәсәбәттә дә чагыла.
Спектакльнең режиссеры – Роман Феодори, драматургы – Динә Сафина, хореографы – Владимир Варнава. Алар барысы да, шул исәптән Нурбәк Батулла да – “Алтын битлек” лауреатлары.
“Әңгәмә” һич көтелмәгәнчә тәмамланды. Спектакль буе “шулайдыр” дигән уйлар ахырда чәлпәрәмә килде.
Әлеге спектакль заманча, үзенчәлекле, кызыклы итеп эшләнгән. Озак та түгел – бер сәгать кенә, шулай булгач, ялыгырга өлгермисең.
“Әңгәмә” тәмамлангач, Нурбәккә берничә соравымны бирдем.
— Нурбәк, сез репетиция саен идән юасызмы?
— Шулай булып чыга.
— Мондагы идәннәр гел чиста алайса?
— Биредә башка спектакльләр дә уйнала, шуңа гел чиста булып бетә алмый.
— Рабит абый “Әңгәмә”не караганнан соң нәрсә диде?
— Дөресен әйткәндә, без әле фикер алышмадык. “Ошады” кебегрәк гомуми сүзләр генә әйтелде.
— Әтиегез әлеге спектакльгә үзгәрешләр кертмәдеме?
— Юк.
— Рабит Батулланың улы булу авырмы?
— Миңа бу сорауны гел бирәләр. Аңа ничек җавап бирергә белмим, чөнки башка кешенең улы булып караганым юк.
— Спектакльдән аңлашылганча, тормыш юлыгызны әтиегез хәл иткән.
— Хәл итте дип әйтү дөрес тә түгелдер, әмма бик нык йогынты ясады, илһамландырды.
— Ә энегез Байбулатка да режиссер булырга ул киңәш иттеме?
— Белмим, киңәш иттеме икән? Ул миңа да бит артист булырга түгел, биюче булырга киңәш итте. Без әти кушканча эшлибез дип әйтеп булмый. Һәм ул бездән ул кушканча гына эшләвебезне дә сорамый. Читтән бик кырыс кеше булып күренсә дә, гаиләдә ул бик демократик кеше. Без Байбулат белән беркайчан да үзебез теләмәгән җиргә укырга, үзебез теләмәгән түгәрәкләргә йөрмәдек. Байбулатка ошамаган түгәрәкләр дә булды. Ул бик җиңел баш тартты. Аңа йөрмәскә рөхсәт иттеләр. Әти тәрбиясенең уңай ягы бәлки шулдыр – ул бирә алган кадәр күп мәгълүмат бирде.
Комментарийлар