“Авыл!” – диеп өзгәләнеп яткан язучыларга ачуым килә минем. Имеш, авыл бетә, нигез корый.
Соң кайт син авылыңа! Шәһәрдә оясыннан чыгарга курыккан эт сыман улап ятуыңнан авылга берәр файда бармы? Кайтырга батырлыгың җитмәсә, улама. Алайса син язмасаң, без авылның бетүен белмибез, күрмибез. Ә түрәләргә җиткерәсең килсә, ишекләрен шакы яки бөтенләй тибеп ач. Ә син язганны йомшак кәнәфидә утырган җитәкчеләр укый, син язганнан гына арт шәрифен җылы урыныннан күтәрә дип уйлыйсыңмы?
Кайт та әти-әниеңнең йортын төзекләндер, мал-туар асра. Шунда илһамы да килер, каләм тотар өчен буыннарың да ныгыр, ачка да үлмәссең. Ә болай синең язганыңның һәм авылның түрәләргә кирәге юк. Кирәк булса, язучы мескен хәлгә төшмәс, авыл бетүгә таба бармас иде. Шулай булгач, барлык өмет үзебездә генә.
Барлык кеше “шәһәр” дип шаша. Кредитка алынган иномаркада сәгатьләр буе бөкедә утыру, пенсиягә чаклы шырпы кабы кадәр фатир өчен ипотека түләү күңелле, күрәсең.
Авылга кешеләр күчмә кошлар кебек бер агыла башлар әле ул. Азык-төлек бәяләре көннән-көн котырып үсә, башкасы турында әйтмим дә инде. Ачка үләсең килмәсә, ташлап качкан авылыңа кайтып бәрәңге белән суган утыртмый чараң калмый. Ә авылда җире дә, печән өчен котырып үскән үләне дә күп. Эше дә. Авыл ялкауларны яратмый шул. Шәһәрләргә таюның төп сәбәбе ялкаулык түгелме икән әле? Тырыш кеше беркайда да югалмый бит ул. Теләгән кеше зур итеп йортын да төзи, умарталар да тота, бер көтү сыер-бозавын да асрый.
Шулай булгач, хөрмәтле язучылар, авыл дип шәһәрдә елап ятмагыз, зинһар, ачу китереп. Кайтыгыз, монда һәркемгә урын җитәрлек.
Наҗия Фәтхетдинова,
Сарман.
Фото архивтан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар