- Әйе, чыннан да, миндә бу сыйфат бар, әмма беркайчан да горурланаммы, юкмы икәнен уйлаганым булмады. Бу – минем сыйфат һәм мин аның белән яшим. Күбрәк әрсезлек, мишәрлек дип тә әйтер идем мин аны.
- Беләсеңме, гомумән, төрле чак булгандыр инде, мин бит кызу канлы кеше, ләкин кычкырып ташласам, ялгыш кына берәрсен үпкәләтсәм дә, соңыннан килеп кочаклап, гафу үтенәм. Миндә һәрвакыт “коллектив”, “дустанә мөнәсәббәт” дигән принциплар бар иде. Кеше башыннан беркайчан да йөрмәдем һәм йөрмиячәкмен. Хәтта 90нчы елларда да йөрмәдем. Иң мөһим вазифам – ул һәрвакытта да Кеше булып калу.
- Ни өчен сез театр белән шөгыльләнәсез? Театрга мәхәббәт каян барлыкка килде?
- Театрга мәхәббәт күптәннән бар иде инде. Театрдагы кешеләр миңа туганнарым кебек. Минем гаиләдә бөтенесе җырлый, гармунда уйный, уйлап карасаң, мин дә җырчы булырга тиеш булганмындыр, ләкин мин җырламыйм да, биемим дә. Әгәр дә андый сәләт булса, бәлки башка өлкәдә уңышларга ирешер идем, үземнең эстрада театрын булдырыр идем, бәлки. Ләкин мине тормыш театр белән бәйләде һәм бу юкка түгел. Әйткәнемчә, без үзгәреш чорында яшибез, хәзер бик күп кеше депрессия белән авырый башлаячак, ә минем һәм безнең театрның вазифасы – ул шушы депрессияне дәвалау.
- Гастрольләр турында да сөйләгез әле. Сезнең театр гел автобуста сәяхәт итә. Мәсәлән, Казахстанда айдан артык булдыгыз. Артистлар арадыр бит?
- Без ул Казахстан гастрольләрен сагынабыз. Анда бит башка атмосфера, автобуста барганда син тирә-юньдәге бөтен нәрсәне күреп, бөтен әйбергә дә игътибар итеп барасың. Һәм, гомумән, без гастрольгә барганда, мин бөтен театрны да алып барам. Деградадация нәрсәдән башлана? “Комфорт зона”сыннан. Ә мин артистларны ул зонадан чыгарырга тырышам.
- Раил Илдарович, шәхси тормыш турында да сөйләшик әле. Хатыныгыз белән тормыш корып яшәвегезгә ничә ел инде?
- Без 34 ел бергә, Аллаһка шөкер. Ул миңа түзә, мин аңа түзәм (көлә). Без бер-беребезне сирәк күрәбез бит, ул да булышадыр инде. Чөнки минем кебек кеше гел өйдә генә булса, ул бөтен дөньяны шартлата (көлә).
- Хатыныгызга ничек гашыйк булдыгыз соң?
- Без комсомолда эшләдек. Ул сәркатиб иде, мин аңа кисәтү ясадым: “Туташ, сез бик каты бизәнгәнсез” – дидем, ул миңа: “Хам!” – диде. Шуннан мәхәббәт тарихы башланды да инде. Безнең озак кына бала булмады, шуннан соң без “Иванов” системасы буенча яши башладык: салкын су белән коендык, яланаяк кардан йөрдек. Тулырак беләсегез килсә, интернет челтәрләрендә бар ул. Бу система безгә чыннан да булышты, 1996 елда Фәрит исемле улыбыз туды.
- Юк, мин аңа беркайчан да үземнең позициямне өндәмәдем, аңа ирек бирдем. Улым кытай теле буенча укыды, спортсмен, футбол буенча студентлар арасында Россиянең ике тапкыр чемпионы. Бүгенге көндә Казанда яши.
- Раил Илдарович, 34 ел яшәү дәверендә аерылу теләге булдымы?
- Барлык өйләнешүләр күктә була ул: озыны да, кыскасы да. Холкы белән туры килмәгән кешеләр өйләнешеп, берничә елдан соң аерылышалар – бу да юкка түгел бит, димәк, алар бер-берсенә ни өчендер җибәрелгән. Тормыш иптәшем миңа ни өчен җибәрелгәнен мин беләм: ул минем көзгем. Йөземә карап, дөресен туры бәреп әйтә ала, ул – тәнкыйтьчем һәм ул минем бердәнбер, ышанычлы кешем. 34 ел эчендә шәхсән миндә андый аерылу теләге тумады. Урта яшь кризисын без инде үттек.
Комментарийлар
0
0
Безруков Тэтешкэ барганмы сон?
0
0
0
0
Безруковның ни өчен Тәтешкә барырга теләгәнен язып бетерегез инде.
0
0