Шәрык мәдәниятенә битараф булмаган тамашачылар зарыгып көтеп алган вакыйга җитә.
Казанда “Шәрык Базары” халыкара милли мәдәниятләр фестивале 30дан артык илдән 50гә якын милләт вәкилен берләштерәчәк. Казанда “Шәрык Базары” фестивалендә кемнәр чыгыш ясый? Быел чара нәрсә белән истә калачак? Рифат Фәттахов дөньякүләм артистларның райдердагы таләпләрен үти аламы? Кайсы татар спектакле каракалпакстанча куелачак? Тулырак бу язмабызда.
Мәдәният әллә сәясәт?
Быел Казанда “Шәрык Базары” фестивале өченче тапкыр узачак. Әлеге чараның офыклары елдан-ел киңәя. Бу елны “Шәрык Базары” кысаларында фестиваль 10 көнгә сузылачак, барлыгы 4 концерт оештырылачак. “Шәрык базары” Мәдәни инициативалар Президент фонды, Россиянең тышкы эшләр министрлыгы, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика хакимияте ярдәме белән үткәрелә.
Фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов сүзләренчә, проект белән кызыксынучылар шәрык дөньясы белән генә чикләнми. Быел фестиваль кысаларында беренче тапкыр узачак фәнни конференциядә Эфиопия, Нигерия, Франция галимнәре дә катнашачак.
- Һәр милләтнең мәдәнияте - ул зур байлык. Әйе, хәзерге вәзгыятьтә илебез белән дустанә мөнәсәбәттә булмаган ил хакимиятләре, җитәкчеләре бар. Әмма дус булмаган илләр дә, милләтләр дә, мәдәниятләр дә юк, - ди Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин да катлаулы вәзгыять чорында мондый чаралар дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытучы чара булуын ассызыклады.
- Безгә карата дустанә мөнәсәбәттә булган илләр белән элемтәләрне ныгыту мөһим. Күптән түгел БРИКС саммиты кысаларында Казанда 20дән артык ил башлыгын кабул иттек. Бу безнең белән бер фикердә булган илләр саны арта баруын исбатлый, - диде Дамир Нотфуллин.
“Бер үзенә 3 гримерка сорады”
“Шәрык Базары”нда дөньякүләм танылган йолдызлар катнашуын да онытмыйк. Һәрберсенең үз таләбе, райдеры бар.
- “Ясалма йолдызлар”ның таләпләре күп. Узган ел Шәрык Базарында танылган бер башкаручыны катнашырга чакырган идек. Аның райдерында, җырчы сәхнәгә чыкканда, янәшәсендә беркем булмасын дигән таләп бар иде. Бу бит мөмкин түгел, сәхнә артында техник хезмәткәрләр эшләп тора. Бер үзенә 3 гримерка сорады. Ә менә чын йолдызлар һәрвакыт оештыручыларның мөмкинлекләрен аңлап эш итә. Өч ел элек “Ялла” төркеме солисты Фаррух Закиров белән очрашуга килдем. Җырчының концерт директоры белән сөйләшүләр барышында Фаррух әфәнде минем кәефтән үк, күрәсең, очрашуның авыр узуын сизеп алды. Шул мизгелдә: “Без сезнең шартларга риза”, - дип әйтеп куйды. Фаррух Закировның безнең милләткә, республикабызга, фестивальгә хөрмәте зур. Юкка гына аңа Татарстанның халык артисты исеме бирелмәгәндер, - диде Рифат Фәттахов.
Халыкара дәрәҗәдәге фестивальне оештыру җиңел эш түгел. Рифат Фәттахов матбугат очрашуында илләр белән элемтәләрне җайлауның нечкәлекләрен дә ачты.
- Төп максатыбыз - шәрык илләренең киң кырлы мәдәниятен күрсәтү. Бу бик авыр мәсьәлә, чөнки әлеге мәдәниятләрне бер концертка туплау кыенлыклар тудыра. Мәсәлән, кайбер илләрнең гала-концертта берничә номер күрсәтәсе килә, ә без тамашачыны ялыктырып, чараны 5-6 сәгатькә суза алмыйбыз. Шәрык дөньясы белән сөйләшүләр алып бару җиңел түгел. Бу илләрдә “юк” дип әйтү гадәткә кермәгән. Бернәрсә эшләмәгән очракта да “юк” дип әйтмиләр, - ди продюсер.
Татар спектакле каракалпакстанча уйналачак
Быел фестиваль кысаларында яшь башкаручылар конкурсы да узачак. Анда 300дән артык гариза килгән. Иң яхшы башкаручылар Казанда сайлап алу этабын үтәчәк. Җиңүчеләр 30 ноябрь гала-концертта чыгыш ясаячак.
Шулай ук, “Шәрык Базары”нда Үзбәкстанның Каракалпакстан республикасы мәдәният көннәре дә узачак. Программада – Үзбәкстан артистлары концерты, Каракалпакстан яшь тамашачылар театрының Туфан Миңнуллин әсәре буенча “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектакле һәм рәссамнар күргәзмәсе планлаштырылган.
Казанда “Шәрык Базары” фестивале 20-30 ноябрь узачак.
Комментарийлар