16+

Ришат Төхвәтуллинның тавышы шәп, зәвыге - зәгыйфь

Заманча татар эстрадасын “яратам” да инде! “Сөюем” артык көчле булгангамы, телевизор караганда җырлы каналга юлыксам, башкасына күчерәм, радионы да тыңларга сабырлыгым җитми – сүндереп үк куям.

Ришат Төхвәтуллинның тавышы шәп, зәвыге - зәгыйфь

Заманча татар эстрадасын “яратам” да инде! “Сөюем” артык көчле булгангамы, телевизор караганда җырлы каналга юлыксам, башкасына күчерәм, радионы да тыңларга сабырлыгым җитми – сүндереп үк куям.

Ә соңгы арада бөтенләй кабызмыйм, чөнки нерв күзәнәкләрем кадерле. Зәңгәрле-яшелле тавышларның колак пәрдәсен барабан урынына кагуы – бер, ә пешеп бетмәгән ит сыман җыр сүзләре – икенче проблема. Ит пешеп җитмәгән булса, аны өзеп кабуы авыр. Аннары авызыңда күпме генә әвәләсәң дә, йотып җибәрә алмый торасың. Әле соңыннан эчең дә шәпләп кенә борырга мөмкин.

Менә заманча җырлар да күп вакыт пешеп бетмәгән килеш тыңлаучыларга тәкъдим ителә. Акча диеп сәхнәдә сикерүчеләр берәр вакыт халыкны тончыктырмаса ярый ла... Хәер, кешеләр нәрсә ашаганнарын да карап тормыйча, чәйнәмичә генә йотып җибәрергә өйрәнде бугай инде.

Ришат Төхвәтуллинның тавышына соклансам да, җыр сайлауда зәвыгы зәгыйфь булуына бераз эчем поша. Эш бәлки зәвыкта да түгелдер, ә акча мәсьәләсенә барып тоташадыр. Ник дигәндә, күп җырларының сүзләр авторы – әнисе Розалия Төхвәтуллина. Ә иң якын кешесе сатып бирми бит инде. Менә шуннан җырларның нишләп бер-берсенә охшаш булуы да, сүзләрнең өзелгән мәрҗән сыман чәчелеп китәргә торуы да аңлашыла.

Әйдәгез, озакка сузмыйча, Ришатның әнисе язган җырга тукталыйк. “Күзләреңә карыйм” дип атала. Барыбызга да таныш. Менә кушымтасы:

Күзләреңә, күзләреңә, күзләреңә,
Күзләреңә карыйм, карыйм.
Сөюеңне, сөюеңне, сөюеңне,
Сөюеңне аңлыйм, аңлыйм.

Бу юлларны укыгач, сөюдән башы әйләнеп, фикерен җыя алмыйча тотлыгып торган гашыйк җан күз алдына килә. Яисә сөйләшергә өйрәнгән кешенең бер үк сүзләрне кабатлавы. Аһ, бу юлларга нинди тирән мәгънә, җанны айкарлык сүзләр салынган, дип кулымны маңгайга куеп, кәнәфигә китеп авасы килә. Әллә соң бу җыр татар телен белмәүчеләр өчен язылганмы? Дүрт сүздән торган кушымтаны француз да истә калдырыр.

Тагын бер җырына тукталып үтик..
“Исеңдәме, җәйге кичтә,
Бәйләнделәр чәчләр чәчкә.
Төнге күктә янган йолдызлар да
Кергән иде чагу төскә”.

“Чагу” төс ниндиерәк була икән ул? Күпме генә күз алдына китерергә тырышсам да, килеп чыкмады. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге дә сүзнең андый мәгънәсен белми булып чыкты. Кушымтада Ришат: “Исеңдәме, исемнәрне язып куйдык кАя ташка”, – дип моңлана. Мөгаен, ул кЫя таштыр, әмма сандугачыбыз бу сүз белән таныш түгел ахры. Әнисе дә никтер улына аңлатмый бугай.

 Кушымта болай дип дәвам итә: “Яшәп булмас кебек иде синнән башка, синнән башка” һәм шул урында тәмамлана да.

 Монда берәр төрле бөек сер яшерелгәнме, әллә мин генә аңлап җиткерә алмыйммы нәрсә булганын? Егет яшәп була икән дип әйтмәкче буламы? Мин сиңа инде битараф диюеме? Алайса нишләп үткәннәрне искә алып, җырлар багышлый?

Карамалы-Гобәй авылын халык теленә кертүе мактаулы күренеш, әлбәттә. Тик җырда сару кайнаганчы кабатлана торган кушымта гына кәефне боза.

“Сәлам юллыйм сиңа,
Туып-үскән авылым,
Карамалы-Гобәй,
Сагындым сине, авылым”.

Кайда монда рифма? Кайда монда сүз байлыгы? Үзенчәлеге нидә? Икенче сыйныф укучысы сүзләре бит бу!
Җырларны барлый башлагач кәефем китте әле. Сезнеке дә бозыла күрмәсен тагын. Шуңа шушы урында туктап торам. Әмма бу эшнең дәвамы булачак.

Фото: https://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

16

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сэхнэ тамашачыны тэрбиялэргэ тиеш, минемчэ. Халыкка ошыйм, дип, халык дэрэжэсенэ тошмичэ, халыкны сэхнэ дэрэжэсенэ кутэрергэ тиеш артист. Ришатта бу юк

    • аватар Без имени

      0

      0

      Лично я не вижу в нем вообще никакого таланта,голос даже противный,извините.Просто воспитанный молодой человек,мама которого хотела увидеть его на сцене.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Опять бу Фаттахов язмасы исе килэ,бутэн кеше исеменнэн.Ришат кебек концерт куючы юк татар эстрадасында.Бутэн эшегез юктыр инде,житэр инде шул баладан конлэшергэ.Бик яратабыз,элдэ Ришат бар эле татар эстрадасында.Елга икешэр концертын сагынып,котеп алабыз.Исэн-сау гына бул балакаем.Чаллы.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бу язманы язган кешенен башы бар микэн эзерэк.Ришатныда шулай бетергэч,бутэннэргэ ни кала? Татар эстрадасынын ин монлы,ин культурный,зэвыклы жырчысы.Айлар буе концерт куя,шыгырым заллар белэн.Бутэн артистлар бер концертка ярты зал кеше жыялмый.Ришатны яратабыз хэм яратачакбыз.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Кем гаепле соң дуслар?шул бер зәвыксыз концертларга ябырылып йөргән узебез гаепле бит,узебез.үзәгеңне өзеп ,күзеңнән яшь чыгарып,тыңлаганнан соң да күңел түреңне жылытып торган жырлар бик сирәк бит.концертларга сайлабрак йөрсәк ,бәлки артистларыбыз да уйланырлар иде,ә болай зәвыксыз-талымсыз халыкка нәрсә тәкъдим итсәң дә ярый дип уйлыйлардыр инде.Авторның фикере белән бик килешәм.Татар моңы бетә ,бик кызганыч.

            Мөһим

            loading