16+

Һәркайсы Шомбай белән китте

Бу арада «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында уналты илдән килгән коллективлар беренче тапкыр узган Халыкара «Шомбай-fest» фестивалендә чыгыш ясады. Мондый чара театрларга бер-берсенең сәнгате белән танышу, аралашу өчен кирәк. Коллективларның кайберләре, нәниләргә генә түгел, югары сыйныфтагылар өчен дә спектакльләр алып килгән. Кайберләренең зәвыксыз курчакларын күргәннән соң, «үзебезнекеләргә ни җитә?!» дип...

Һәркайсы Шомбай белән китте

Бу арада «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында уналты илдән килгән коллективлар беренче тапкыр узган Халыкара «Шомбай-fest» фестивалендә чыгыш ясады. Мондый чара театрларга бер-берсенең сәнгате белән танышу, аралашу өчен кирәк. Коллективларның кайберләре, нәниләргә генә түгел, югары сыйныфтагылар өчен дә спектакльләр алып килгән. Кайберләренең зәвыксыз курчакларын күргәннән соң, «үзебезнекеләргә ни җитә?!» дип...

Фестивальләргә барганда, коллективлар репертуарларында иң яхшы саналган спектакльләрен алып килергә тиештер дә бит. Әмма кайберләрен караганнан соң, бөтенләй аптырап каласың. Самаралылар һәм ингушлар Сербиядән чакырып куйдырган бер үк режиссерның спектакле белән шаккаттырмакчы булганнар. Артистларның башыннан алып ахырына кадәр караңгы сәхнәдә уйнаулары бер дә уңай тәэсир калдырмый. Билгеле инде, спектакльләрдә һәр халыкның тарихын, мәдәниятен чагылдырган әсәрләр күрәсе килә. Шул ук серб режиссеры спектакльне ингуш халкының тарихын белми генә сәхнәләштергән.
Спектакльләрне ничек кабул иткәннәрен залдагы нәни тамашачыдан да күреп була иде. Оренбурлылар тарафыннан күрсәтелгән «Снежная королева»ның музыкасы да, куелышы да күңелгә ятышлы булды. Таҗикстан артистлары, спектакль башлануга ук, сәхнә алдында үзләренең хәрәкәтчән, темпераментлы биюләре белән тамашачыны кузгатып җибәрсәләр дә, соңга таба ул сүрелде. Анда да таҗик халкының мәдәнияте чагылмады.
Россия төбәкләреннән килгән театрларның кайберләре сугыш турындагы әсәрләрен күрсәтте. Курчак театрында ни өчендер сугыш турындагы спектакльләрне күрәсе килми. Бүгенге көндә балаларга әхлак тәрбиясе бирә торган әсәрләр кирәктер. Үзебезнең «Әкият» курчак театрында татарча андый спектакльләр җитәрлек булса да, фестивальдә рус телендәге «Три сестры» әкияте күрсәтелде.
Фестиваль чит ил кунакларында да җылы тәэсирләр калдырды. Төркиядән килгән Марина Юдже: «Сездәге курчак театры турында безгә хыялланырга гына кала. Биредә балаларга зур игътибар бирелә», - дип белдерде. Французларны да безнең театр бинасы, курчаклар таң калдырган. Режиссерларының: «Мин Францияне калдырып, шушындагы театрга эшкә килер идем», - дигән сүзләре безне дә гаҗәпләндерде. Андагы курчак театрлары безнекеннән шәхси булуы белән аерыла.
Әлеге чараны оештыруда күп көч куйган җитәкчеләрнең берсе - Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Җаббарова фестиваль турында үзенең фикерләре белән уртаклашты: «Мондый фестивальләр Россиянең күп шәһәрләрендә үткән иде инде. Ниһаять, үзебезгә дә оештыру насыйп булды. Төрле театрлардан барысы 160 кеше килде. Фестиваль барышында Рязаньнан килгән сәнгать җитәкчесе Валерий Шацкий остаханә үткәрде. Ул - бик талантлы кеше. Аның тарафыннан куелган «Маленький принц» спектаклен караган идем, бүгенгә хәтле онытылмый. Фестиваль ул - очрашу гына түгел, үзеңне күрсәтү, үрнәк алу, яңа талантлар ачу да. Спектакльләрнең төрлесен алып килгәннәр. Көчлеләре дә, йомшаграклары да бар. Миңа Уфа, Кострома һәм Белгород шәһәрләре коллективларының спектакльләре ошады. Төркиядән килгән артистлар өчәү генә уйнады. Читтән килгән артистлар арасында чәчләренә чал төшкән ир-атларны күреп ничек гаҗәпләнмисең?!. Алар бөтен җаннары-тәннәре белән бирелеп уйнадылар. Спектакльләргә абруйлы жюри бәя бирде.
Сәнгатьтә тәнкыйть юк икән, ул алга бармый. Бер генә кеше дә тәнкыйтьчеләр фикеренә каршы килмәде. Жюри әгъзалары да безнең хөкүмәтнең сәнгатькә битараф булмавына сокландылар. Фестиваль үткәрү өчен хөкүмәт тарафыннан өч миллион сум акча бүлеп бирелгән икән, без моның өчен җитәкчеләргә рәхмәтле».
Фестивальдә «Иң яхшы спектакль» номинациясенә лаек дип Брест курчак театрының «Холстомер»ы танылды. Иң яхшы режиссер эшенә «Медведь» спектаклен күрсәткән Кострома театры ия булды. «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының «Три дочери» спектаклендә уйнаган Татарстанның халык артисты Наталья Егорова «Актерлык осталыгы», «Иң яхшы пластик чишелеш» (хореограф Гүзәл Маннапова) һәм «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» (Юрий Чаплин ) төрләрендә җиңү яулады. Балалар жюрие исә үз бүләкләрен Вологда курчак театрына тапшырды.
Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Фестивальдән һәр театр «Шомбай курчагы» белән китте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading