Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Казан дәүләт мәдәният институтының юбилеена багышланган концерт узды. Мәдәният институты 55 ел дәверендә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белгечләр әзерли.
Скопировать ссылку
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Казан дәүләт мәдәният институтының юбилеена багышланган концерт узды. Мәдәният институты 55 ел дәверендә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белгечләр әзерли.
билей кичәсе Россиядә геройлар көне белән бер көнгә туры килде. Ике бәйрәмне берләштереп, институт «Үз эшләребез белән Ватанны данлыйбыз» дип исемләнгән хәйрия концерты үткәрде. Җыелган акчалар махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә җибәреләчәк.
Мәдәният институтын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да котлады.
«Мәдәният институтын 55 яшьлеге белән тәбрик итәм. Әлбәттә, илебез геройларын да бәйрәмнәре белән котлыйм. Россия һәм Татарстан үз геройлары, Ватан, тынычлык өчен гомерләрен бирүчеләр белән горурлана. Бүген дә Татарстан геройлары алгы сызыкта. Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан ата-бабайларның традициясен дәвам итә. Без ветераннарыбыз белән дә горурланабыз», – дип сөйләде ул һәм студентларга, укытучыларга теләкләрен җиткерде.
«Институт ярты гасырдан артык илебезгә хезмәт итә. Сез мәдәниятебезнең киләчәге өчен нык терәгебез. Бик көчле педагогик коллектив тупланган. Киләчәктә дә матур зур гаилә булып, илне-көнне сөендереп яшик. Сәхнә артында да Сабан туе хәтле халык. Алар барысы да мәдәният интситутының бер өлеше», – диде ул.
Институт ректоры Роза Әхмәдиева коллективка рәхмәт сүзләрен әйтте.
«5 ел элек бу сәхнәдә 50 еллыкны билгеләп үткән идек. Бүгенге көндә зур проектларны алып барабыз, безнең студентлар чил ил мәйданнарында да билгеле. Без 55 ел Ватанга хезмәт итәбез. Бүген безнең геройларыбыз алдынгы сызыкта. Безнең максат - аларга ярдәм күрсәтү», – диде ул.
Комментарийлар