Казанда “Шәрык Базары” фестивале тәмамланды. Быел анда 25 илдән, Россиянең 15 төбәгеннән кунаклар катнашты.
Фестиваль утлы шоудан башланды. Экранда сәхнәдә чыгыш ясаячак илләрнең исемлеге күренде. Оештыручылар утка һәм спецэффектларга акча жәлләмәгәннәр. Һәр чыгыш өчен экранда махсус видеорәт төзелгән. Сәхнә бизәлеше үзгәрешсез калган. “Шәрык Базары”н узган елны да күзәткән кеше буларак, әлеге тамашаларны чагыштырып карарга мөмкин. Беренче фестивальдә концертның иҗади һәм рәсми өлеше кушылган иде. Котлаулар озакка сузылып, халыкны ялыктырганы хәтердә. Быел исә оештыручылар рәсми ачылыш тантанасын аерым бер көнне уздырды. Тик котлауларга бер генә көн җитмәгән, күрәсең. Бу юлы да котлаулар концертның беренче өлешендә шактый булды. Бәйрәм булгач, котласыннар. Иң мөһим яңалык – “Шәрык Базары” быел атна буе дәвам итте. Фестивальнең офыклары киңәю шуннан ук сизелеп тора.
Пролог өлешендә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Республикада үтә торган чаралар аларның катнашыннан башка узмый. Фестивальне котлау сүзләре белән Татарстанның мәдәният министры Ирада Аюпова ачып җибәрде. Ул республика Рәисе исеменнән тәбрикләү, сәламләү җиткерде.
- “Шәрык Базары” – борыңгыдан төрле милләтләр берләшкән урын. Ул үзара хөрмәт, нәтиҗәле хезмәттәшлеккә нигезләнгән. Ә җыр – һәркем өчен аңлаешлы аралашу теле. Ерак аларны якын итеп килгән кунакларыбызга бик зур рәхмәт әйтәбез. Мәдәният – дуслык күперебез, дустанә мөнәсәбәтләребезне ныгытыйк. Икенче елга да сезне көтеп калабыз, - диде ул.
Ваһапов фонды җитәкчесе, проектның генераль продюссеры Рифат Фәттахов та бу сүзләргә кушылды.
- Фестивалебез быел 7 көн дәвам итте. Аның кысаларында “Ялла” төркеменең гастрольләре, Башкортстан көне уңаеннан концерт һәм “Шәрык Базары” гала-концерты оештырылды. Дулкынлану хисләребез дә сүрелмәде әле. Рәисебез белән очрашудан чыктык. Ул “Ялла” төркеме җитәкчесе Фаррух Закировка “Татарстанның халык артисты” исемен тапшырды. Журналистлар: “Ә сезгә бүләк бирделәрме?” - дип сорады. Миңа да бик зур бүләк булды. Очрашу вакытында Рәисебез фестивальнең киләчәге турында кызыксынды, йөкләмәләр бирде. Оештыручы өчен моннан да зуррак бүләк булмый. Дистәләгән илләрнең башкаручылары Россиягә Татарстан аша тартылды. Бу безнең киләчәгебез мәдәният кулында булуын исбатлый, - диде Рифат Фәттахов.
Бер-бер артлы Татарстан артистлары Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Айдар Сөләйманов, Марина Карпова чыгыш ясады. Барысы да сәхнәдә үзләрен бик лаеклы тоттылар.
Көтмәгәндә Хуҗа Насретдин образында Фәнис Җиһанша пәйда булды. Бу чыгыш бөтенләй концертның сюжетыннан аерылып торды. Оештыручыларның төрки халыклар өчен бер булган геройны күрсәтеп, тамашага юмор өстисе килгән, күрәсең. Тик Хуҗа Насретдиннең образын куллануның ихтыяҗы зур түгел иде. Алып баручылар да берничә тапкыр әйтте бит: “Халыкларыбызның уртак тарихы, гореф-гадәтләре бар”. Бәлки, Хуҗа Насретдин “Шәрык базары”ның алып баручысы булса, кызыграк килеп чыгар иде.
“Күрше хакы – тәңре хакы”, - дип әйтеп. сәхнәгә иң якын күршеләребез, Башкортстан республикасы артистларын чакырдылар. Быел республика данын Фидан һәм Азамат Гафаровлар яклады.
Концертның беренче өлешендә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән артистлар чыгышын күзәттек. Һәр төбәк үзенең милли күчтәнәчен әзерләп килгән. Аеруча Бурятиядән “Гулувун” эвенк халык бию ансамбленең чыгышы үзенчәлекле булды. Яшь катнашучылар эвенк халкының кояш чакыру биюен күрсәтте. Костюмнары да, биюләре дә бик кызыклы. Кояш та бу биюне күргәч, болытлар арасына качып кала алмас, мөгаен. Эвенклардан өйрәнеп калырга кирәк әле.
Кавказ якларыннан килгән кунакларның чыгышы да күңелдә уелып калды. Дагыстаннан дәртле биюле сәламне “Каспий” Дәүләт бию ансамбле җиткерде. Тамашачыларның да күңелләренә хуш килделәр. Урында гына утырып булса да, биеделәр. Чечен Республикасы чыгышы да шаккаттырды. Сәхнәгә милли киемнән ир-атлар чыгып басты. Бернинди аранжировкасыз, тере тавышка каз тәннәре йөгерерлек итеп җырладылар. Чувашиядән Августина Уляндина узган елны да фестивальдә катнашкан иде. Быел да ул концертның беренче өлешен югары ноктада тәмамлады.
“Җырлап каршы алдылар”
Концертның икенче өлешендә чит илдән килгән кунакларның чыгышларын күзәттек. Кытай, Төркмәнстан, Казахстан, Иран артистлары милли мәдәниятләре белән таныштырды. Фестивальгә хәтта ерак Һиндстаннан да килеп җиткәннәр. Шуның кадәр бирелеп биеделәр, милли уен коралларында уйнадылар ки, тирләп пештеләр, билләһи. Үзебез дә Һиндстанда булып кайткан кебек булдык. Алар белән инглиз телендә аралашып алдык.
- Безне аэропорттан ук җырлап каршы алдылар. Вакыт бик чикле булса да, Казан Кремлен, Кол-Шәриф мәчетен карарга җитештек. Казан – бай тарихлы матур шәһәр. Халкы да бик кунакчыл, ярдәмчел. Милли ризыклардан чәк-чәкне ошаттык, - диде алар.
Үзбәкстан данын танылган Фирүзә Халдарова яклады. Зәйнәп Фәрхетдинова аңа бүләк тапшырды. Ул да бит Үзбәкстанда туган. Урында гына биегән тамашачы сәхнәгә Эльбрус Джанмирзоев чыккач түзә алмады. Аеруча гүзәл затлар әзербайҗан егетенең энергетикасына әсир булды. “Әйдәгез бергәләп биибез”, - дип чакырды җырчы. Тамашачыбыз чакыруны гына көтеп торган диярсең, сәхнә янына агылды.
Татарстаннан хедлайнер җырчы Иркә иде. Ул матбугат конференциясендә “Шәрык Базары” өчен махсус яңа костюмнар тектерәм диде. Иркә сәхнәгә ак-алтынлы костюм киеп чыкты. Бик күркәм бу костюмнарны җырчының социаль челтәрдәге шәхси битендә күреп өлгергән идек. Иркәнең Ваһапов фестивале белән беренче генә хезмәттәшлек итүе түгел. Ул фондның “Яңа татар җыры” проектында катнашкан иде инде. Күрәсең, бик дуслашып, яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыра алганнар.
Фестивальне легендар “Ялла” төркеме тәмамлады. Алар “Учкудук”, “Чәйхана” җырларын башкарды. Төркемнең солисты Фаррух Закиров “Татарстанның халык артисты” тамгасын сәхнәгә дә тагып чыккан иде. Бик дөрес эшләгән, аны җырчыга тартмада саклау өчен бирмиләр бит.
- Бу бик зур дәрәҗә! Бүләкне үзбәк халкына хөрмәт күрсәтү итеп кабул итәм. Безнең дустанә мөнәсәбәтләребез тагын да тотрыклы, ныклы булачак. Казан сәхнәсендә татарча җырны да башкарасым килә, - диде Фаррух Закиров. Бөтен зал белән “Бәхеттә-шатлыкта” дип җырладык.
“Шәрык Базары” уңышлы узды. Концерт тәмамлангач, халык фикерен белештек. Бер генә кеше дә канәгатьсезлеген белдермәде. Тамашачылар арасында хәтта концертка Красноярскидан махсус килүчеләр дә бар иде. “Бернинди “Евровидение” кирәк түгел. “Шәрык Базары” “Евровидение”не дә уздырды”, - диде алар. Кайбер илләрнең чыгышларын күреп булмады. Сүрия, Гарәп Әмирлекләреннән видео котлаулар җибәрелгән иде. Икенче елга алар да килеп җитә алыр дип ышанабыз. “Шәрык Базары” кысаларында 7 көн буе концертлар оештырылды. Ваһапов фонды киләсе проектына кадәр тыныч сулап куер, шәт.
Комментарийлар