16+

Сәхнәдә дә, тормышта да аңа бәхет елмайды

Тарих тәгәрмәче берөзлексез алга чаба. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, РСФСРның К.Станиславский һәм республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре иясе Алсу Гайнуллинаның тәүге тапкыр сәхнәгә аяк басуына да 40 ел вакыт узып киткән.

Сәхнәдә дә, тормышта да аңа бәхет елмайды

Тарих тәгәрмәче берөзлексез алга чаба. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, РСФСРның К.Станиславский һәм республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре иясе Алсу Гайнуллинаның тәүге тапкыр сәхнәгә аяк басуына да 40 ел вакыт узып киткән.

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында үткән юбилей кичәсенә аны хөрмәт иткән тамашачы җыелган иде.
Алсу ханым баштан ук сәхнәдә үзенең монологлар белән уйналган рольләренең кайберләрен тамашачы күз алдыннан уздырды. «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә - Йөзембикә, «Сүнгән йолдызлар»да - Сәрвәр, «Өч аршын җир»дә - Шәмсегаян һ.б. бик күп образлар алар. Күңел җылысы салынган бу рольләрдә әйтерсең Алсу Гайнуллинаның үз кичерешләре, тирән хисләре гәүдәләнә.
Алсу ханымга сәхнәдә дә, тормышта да бәхет елмайды. Шуңа күрә, ул бәхетнең нәрсә икәнен бик яхшы белә. Яраткан ире Илдар Хәйруллин белән гомер юлыннан бергә атлауларына да дүрт дистә ел узып бара. Балачактан сәхнәдә үскән уллары Искәндәрнең таланты да ата-ана өчен горурлык. Киленнәре Айгөл дә үзләре белән бер коллективта эшли. Соңгы елларда Алсу ханымга тагын бер вазифа йөкләнде - ул оныклары Аяз белән шушы араларда дөньяга аваз салган Зәйнәпкә дәү әни булды. Ә тамашачы өчен Алсу Гайнуллина яраткан артист булып кала бирә.
Юбилярны тәбрикләргә килгән Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова аңа Президентның Рәхмәт хаты белән сертификат тапшырды. Алсу ханымны ул Ханбикә белән тиңләштерде. Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фондының башкаручы директоры Нурия Һашимова да артистка котлау сүзләрен ирештерде. Халык шагыйре Роберт Миңнуллин исә булачак артистны театр училищесында укыган елларыннан ук телевидениегә шигырь укырга чакыруын искә алды. Заманында үзләре белән күршеләр булып яшәгән дустына ул үзенең шигырь юлларын да бүләк итте.
Юбилярны, республика театрларыннан тыш, чуаш һәм башкорт артистлары да котларга килгән иде.
Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев: «Бөтен режиссерлар да Алсу Гайнуллина белән эшләргә хыялланды. Мин дә Алсу белән эшләвемне бәхет дип саныйм. Синең бүгенге көннән иҗат юлың башлана», - дип белдерде. Алсу Гайнуллина белән бергә эшләгән хезмәттәшләре дә аның турында яратып сөйли.
Наил Дунаев, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты: «Алсуны һәм аның группадашлары Зөлфирә, Фирая, Рузияне Рәшидә Җиһаншина белән Марсель Сәлимҗанов театрда урын булмаган килеш эшкә алды. Һәм ялгышмаганнар дип уйлыйм. Миңа Алсу белән А. Островскийның «Бирнәсез кыз»ында бергә уйнарга туры килде. Ул - Лариса ролендә, ә мин Паратов идем. Әлеге спектакль Россиядә дә дан тотты. Без аның белән А. Островскийның туган ягы Кострома өлкәсендә дә чыгыш ясаган идек. «Әгәр бер генә Лариса булса да, театр яшәр иде», - дигәннәр иде ул чакта. Алсу - театр тарихында тирән эз калдырган артист».
Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның халык артисты: «Мин театрга килеп кергәч тә, Алсу белән баш рольләрдә парлап уйнадык. Ул бик әйбәт партнер булды. Киңәшләрен дә бирә иде. «Талак, талак»- та Мирсәет ролендә мин икенче төркемдә булуга карамастан, җитәкчеләр каршында уйнаганда, Алсу режиссердан (Илдар Хәйруллин урынына) минем белән уйнарга сорый торган иде.
Алсу Гайнуллинага сәхнәдә яхшы партнер буларак озак еллар уйнарга насыйп булсын әле».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading