Җырчының әтисе вафат булган.
– Хуш, әти... Син көчле һәм мәрхәмәтле булдың... Үзең дә күрмәгән әти тәрбиясен безгә җиткерергә тырыштың. Рәхмәт сиңа, барсы өчен дә. Бик яраттык, яратабвз һәм беркайчан да онытмаячакбыз. Урыннарың оҗмах түрләрендә булсын, - дип язган ул социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә.
Узган елны Айдар Галимов белән әңгәмәдә әнисенең вафаты турында сөйләшкән идек.
– Кешенең җан бирүе куркыныч күренеш. Бу сезне шок хәлендә калдырмадымы?
– Дөресен әйтәм, минем әни вафатына кадәр дә кешенең җан биргәнен күргәнем бар иде. Бервакыт юл һәлакәтенә очрадым. Кышын машинаның тәгәрмәчләре шуып китеп бездән алда барган машина каршы як юлга чыгып, шул юлдан килгән зур СуперМазга бәрелеп, безнең машинага да тиде. Машинабыз юл читенә чыгып очты. Шок хәлендә машинадан чыктым. Бала елаган тавышны ишетеп, бәрелгән машиналар янына киттем. Ә анда алгы урыннарда утырган әби белән бабай аңсыз хәлдә. Арткы утыргычтагы бала үкси-үкси елый. Мондый авариядә баланың исән калуы да могҗиза! Аны кулыма алып, юл буенча киттем. Үзем дә нәрсә эшләгәнемне аңламадым. Ашыгыч ярдәм машинасы килгәч, баланы табиблар карый башлады. “Әби”, – дип елап җирбәргәч кенә, аның татар икәнен аңладым. Шул вакытта әби белән бабай янына киттем. Әбисе өзелгән иде инде, ә бабае минем күз алдымда китеп барды. Менә шундый хәлләр шаһиты булырга да туры килде. Бу хәлнең тулы тарихын сөйләсәм, озак инде. Әмма берәр айдан соң, бу баланы эзләп таптым. Өйләренә барып әти-әнисе белән күрештем, шуннан соң гына күңел тынычланды.
– Әтиегезнең хәле ничек?
– Аның пар канаты каерылды. Гомумән, әти бик күп операцияләр кичерде. Уфада белмәгән табибым юктыр. Операцияләр башка операцияләргә сәбәпче булды. Әтинең ишетү һәм күрү сәләтләренә дә зыян килде. Күрмисең, ишетмисең һәм шул ук вакытта ялгыз да каласың. Әлбәттә, без аның янәшәсендә. Әмма... Әнинең каберенә чардуган куйган көнне әти: “Мине дә алып бар”, – диде. “Бибинур, йөрәккәем, тыныч йокла инде. Мин дә озакламам”, – дигәч, апа белән күз яшьләребезне тыя алмадык.
– Үкенечләрегез калдымы?
– Үкенечләр һәрвакыт була инде. Төрле илләрдә гаҗәеп матурлыклар күргәч: “Әти-әнине дә алып киләсе иде”, – дип уйлап куя идем. Әмма әти дә, әни дә бара алырдай хәлдә булмады. Ярый әле йортларында уңайлыклар тудыра алдым. Бер тапкыр үкенечкә калмасын дип әнине алдадым. Ул миңа Россиянең атказанган артисты исеме бирелмәү өчен борчылды. Мин аны уйлап та бирмим, ә әни өчен ул мөһим иде. Әнинең хәле авырайгач: “Мәскәүдән хәбәр килде. Россиянең атказанган артисты исеменә кул куйганнар”, – дидем. Әни: “Нинди зур шатлык! Шул Мәскәүдәге шатлыклар монда да кайтып җитсен иде”, – диде. Алдаштым, әмма бу сүзләр аңа юаныч биргәндер дип уйлыйм. Урыннары оҗмахта булсын.
(https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/aidar-galimov-aninen-xale-avyraigac-maskaudan-xabar-kilde?ysclid=mq2xhuzopa561851054)
Галимовлар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз.
Шулай ук укырга:
Айдар Галимов : «Әнинең хәле авырайгач, Мәскәүдән хәбәр килде»
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/aidar-galimov-aninen-xale-avyraigac-maskaudan-xabar-kilde?ysclid=mq2xhuzopa561851054

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар