16+

Татарстанның халык артисты Фәридә Сафина: «Чегән хатынының:"Артист була бит бу" дигәне юш килде»

Иң рәхәт эш – кеше эшләгәнне карап тору, диләр. Ләкин кеше карап торганда эшләве генә бик рәхәт түгел. Әмма бөтен гомерен иҗатта – сәхнәдә кеше күз алдында булганнар да бар бит әле. Болар – галиҗанәп артистлар.

Татарстанның халык артисты Фәридә Сафина: «Чегән хатынының:"Артист була бит бу" дигәне юш килде»

Иң рәхәт эш – кеше эшләгәнне карап тору, диләр. Ләкин кеше карап торганда эшләве генә бик рәхәт түгел. Әмма бөтен гомерен иҗатта – сәхнәдә кеше күз алдында булганнар да бар бит әле. Болар – галиҗанәп артистлар.

Әмма алар үзләре сайлаган һөнәрләреннән тәм табып, халык күңелен баета алуларына шатланып яшиләр, яңа образлар бирелсә – иҗат итәләр, бирелмәсә – көтеп яшиләр. Г.Камал театры артисткасы, тәҗрибәле сәхнә остасы, Татарстанның халык артисты Фәридә Сафина белән аралашканда да шуны ук тойдым.

“Артист булыр өчен нишләргә?”
Бик күпләрнеке шикелле аның, Сарманда үскән кызның да, беренче сәхнәсе урындык һәм сандык өсте була. Соңрак, диван артыннан сеңел-энекәшләрен жыеп курчак спектакльләре куя башлый. Җитди хыялланулары Сарман клубына Рабит Батулла җитәкчелегендә чын курчак театры килеп киткәч башлана. Мәктәпнең барлык укучыларын тамашага алып баралар ул көнне. Спектакль беткәч, сорауларыгыз бармы, дигәч, урыныннан кузгалып, сорау биргәнен сизми дә кала ул:

“Артист булыр өчен нишләргә?”. “Бераз үсәргә, аннары Казанга килеп укырга кирәк”, – ди Рабит ага. Кеше язмышын очраклар хәл итә, шул очраклардан язмышлар ясала. Әгәр дә Фәридә укыган мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лидия Шәйхразиева “Минем булачак һөнәрем” темасына инша яздырмаса, балалар белән бергәләп театр куеп карарга уйламаса, бәлки Фәридә Сафинаның язмышы бөтенләй башка юлдан китәр иде. Ул инде теләсә нинди рольне уйнарга әзер, сорый гына алмый, кыюсызлык комачаулый. Сыйныфның башлы математик егете Таһирның, дус кызы Розаның да рольләре бар. Фәридәгә роль калмагач, Таһир: “Булмый миннән”, – дип, үз роленнән баш тарта. Кызга бердәнбер роль ир-ат роле кала. Василий Никоноровичны Василисага әйләндерәләр көлешеп.

– Спектакль куяр көн килеп җиткәч, әнинең прическа ясый торган чәчен алдым. Ул елларда хатын-кызлар арасында шулай чәч “кабартма”сы модада иде. Чәчемә куеп, прическам белән сәхнәгә чыгуым булды, зал шаркылдап көлә башлады. Аптырашта калдым. Тегеләй борылам, итәгемне тотып карыйм, тамашачы көлә генә – сүз сөйләргә ирек бирмиләр. Шулай да сүземне сөйләп чыктым. Нигә көләләр дисәм, прическам кыегайган да асылынып тора икән. Беренче тәҗрибә әнә шулай комик хәлдә башланды, – дип искә ала ул елларны Фәридә Сафина.

Әти кызы
Артист булырга хыяллану – бер нәрсә, һөнәр сайлау исә бик җиңел булмый. Тугыз яшьтән ятим калган кызга бигрәк тә. Әтисен (Мирхафизан Хафиз улы мәктәптә укытучы була) югалтуны бик авыр кичерә: терәксез, канатсыз калгандай була. Музыка мәктәбенә йөри башлавы да, музыкага мөккиббәнлек түгел, сагышлы булудан килә. Соңрак еллар узгач, беренче юбилеена әтисенең васыятен үтәп, аның материалларын жыеп, аңа багышлап “Чал Минзәлә ярында” дигән китап чыгара. “Әти, мин синең сүзенне үтәдем”, – дип, әтисе белән төштә сөйләшеп тә алган. “Бик рәхәт төш булды, әти мине кочаклап кысып алды да, аркамнан сөйде, рәхмәтен әйтте. Уянып киткәндә күздән яшьләр ага иде…” – ди ул.

Ак төннәр каласында
Мәктәпне тәмамлаганда көтмәгәндә юллама килеп керә аның кулына: Ленинградка укырга барырга…
– Курчак театры артистлары әзерләү өчен студентлар җыю турындагы хәбәрне Казанга килеп җиткәч кенә аңлыйбыз, нинди юллама икәнен Ленинградка баргач кына төшенәбез, – ди кино артисты булырга хыялланган кыз. Фәридә чемоданына шыплап китаплар тутыра, яңгыр була калса ди, резин итекләр дә сала. – Басып торам шулай чит шәһәрдә җир асты кичүендә кая барырга белмичә. Җитмәсә, караңгы да төште, ак төннәр булса да, төн җиткән иде. Юл чатында калганымны аңлап, бер хатын хәлемне сораша башлый шунда. Сөйләсәм дә куркам, сөйләмәсәм дә. Хәзер уйлап куям да, Ходай җибәргәндер инде аны дим. Юкса, моның кадәр үк туры килү булмас иде. Ул хатын курчак театры артисткасы икән. Ире – чегән. Каенанасы шәһәр читендә яши. Кайттык без аларга, чегән хатын карта сала миңа, “артист була бу кыз” ди. “Ләкин әле бераз вакыт үткәч”, – дип өстәп тә куя.

Актерлар бүлегенә керергә тәкъдим итәләр аңа. “Кызганыч, мин кыю да түгел ул чакта, кулда акчам да аз, чит шәһәрдә куркыта да, сагындыра да башлады, атлаган саен егетләр карап калалар арттан, ялгыз йөрүләр шикләндерә. Укыйсы килгән кешегә Казанда да әнә мәдәният институты бар диләр бит, анда артистлар әзерлиләр микән? Ширияздан Сарымсаковның курсы тулган, методистлар бүлегенә кереп карарга була...” – кире Казанга кайтып керергә әнә шундый сәбәпләр таба ул.

Кайтып китә. Укырга керә. 3нче курска җиткәндә генә хыялының башка юлга борылганын аңлап ала, ләкин артка юл юк инде. Эшкә урнашыр вакыт җиткәч, распределение белән Түбән Кама районы Афанасовка авылына җибәрелә. Ләкин... Авыл клубы ишек төбендә дуңгызлар гына мыркылдап каршылагач, Сарманга кайтып китә. Җәлил бистәсендә нефтьчеләрнең Техниклар йортына сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә. Ә артистка буласы килү хыялы һаман яши әле. Отпускасы вакытында Фәридә Казан театр училищесына бара һәм... шунда укырга кала.

Беренче адымнар
1985 елда, ниһаять, Фәридә Сафинаның балачак хыялы тормышка аша. Менә 37 ел инде ул Камал театры тамашачысын әле Мәйсәрә, әле Фәүзия, әле Хәдичә, әле Мариа-Каролина, Зөбәрҗәт, Виктория, Гөлемхан, Галиябану, Анук һәм башкалар булып, тормышны, сәхнәне, спектакльләрне яратырга өйрәтә. Беренче роле дә һич онытырлык кына булмый Фәридә Сафинаның. Режиссер “Нинди роль бирергә дә белмим сиңа, кемнәрне уйнатырмын икән?” – дип сорый аннан. “Усал карчыкларны”, – ди Фәридә, уенын-чынын бергә кушып. Вампиловның “Булмас димә, дөнья бу” спектаклендә Виктория роленә алынгач, көне-төне шуның белән яши башлый Фәридә. Театрның атаклы артисткасы Фирдәвес Хәйруллина премьерадан соң: “Ну сине Марсель абый дрессировать иткән!” – ди.
– Марсель ага Сәлимҗанов мине күздән ычкындырмыйча сәхнә серләренә төшенергә өйрәтә башлады. Иң күп уйнаткан режиссерым да ул. Рольләрне ел да биреп, жиң сызганып эшли башлавымда аның өлеше зур булды, – дип рәхмәтен җиткерә Фәридә. – Беренче мактаулы исемне дә Марсель Хәкимович исән чакта 2001 елны алып калдым.

“Мин дә җырлыйм бит!”
Атаклы режессерның ышанычын ул үз тырышлыгы, тәвәкәллеге белән яулый. 26 яшендә театрның визиткасы булган, һәрбер сезонны ача һәм яба торган “Зәңгәр шәл” спектаклендә төп роль – Мәйсәрә дә аныкына әверелә. Мәйсәрәне уйнарга тиеш жырчы, консерватория студенткасы Лилия бер дә көтмәгәндә аягын авырттыра.

– Шунда “Мин дә җырлыйм бит, ” – дип, Марсель абыйга кереп рөхсәт сорадым. Рәүф Игъламов киңәше белән булды бу тәкъдим. Әзерләп күрсәткәч, баш дирижерга: “Перспективасыз түгел”, –ди баш режиссер. Моннан да зуррак бәя булмый инде. Шулай, бер репетиция белән Мәйсәрәнең төрлесен күргән тамашачы алдына чыктым. Яңа табышына, спектакльне коткаруына шатланып, режиссер аңа 40 сум премия яза...

Ана бәхете
Шул гомер эчендә кызы Айсылу үсә, әнисе алган юнәлештән аермалы буларак, балет сәнгатен сайлый ул. “Минем киңәшләремне тота, шөкер. Бер- беребезнең хезмәтен хөрмәтләп, аңлап, дус булып яшибез”, дип шатлана әни кеше.
– Халык яраткан, тамашачы алкышлаган артист булыр өчен үз һөнәреңә гомер буе тугры калырга, сәхнәдә теге яки бу образ булып уйнарга түгел, ә алар булып яшәргә һәм шул ук вакытта үзең дә булып кала белергә кирәк. Олыгаеп баручы яшь артисткалар яшендә генә әле мин дип елмаеп яши торган чагым, – ди Татарстанның халык артисткасы Фәридә Сафина.

Бик игелекле, изге күңелле дә әле ул. Башта олы яшьтәге әнисен тәрбияләп соңгы юлга озатты. Инде менә тагын бер туганын сабый баладай карый. Сандык башында шигырь укып көлдергән чакларында әтисенең: “Ай, кызым, артист булырсың, ахры, син үскәч”, – дигәне, Аллаһка шөкер, аклана. Уңышлар аңа! Алда яңа рольләр көтеп торсын! Бәхетле артистка булып макталырга язсын.

 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading