16+

"Туган тел" - шигырь , җыр һәм... һәйкәл. Ә һәйкәл куелырмы?

Габдулла Тукайның инде милләтебезнең рәсми булмаган гимнына әйләнгән "Туган тел" шигыренә һәйкәл куярга җыеналар. Сәбәбе дә бар – киләсе елга шигырьнең язылуына 115 ел була. Урыны да билгеле – Республика Милли китапханәсе алдындагы мәйдан.

"Туган тел" - шигырь , җыр һәм... һәйкәл. Ә һәйкәл куелырмы?

Габдулла Тукайның инде милләтебезнең рәсми булмаган гимнына әйләнгән "Туган тел" шигыренә һәйкәл куярга җыеналар. Сәбәбе дә бар – киләсе елга шигырьнең язылуына 115 ел була. Урыны да билгеле – Республика Милли китапханәсе алдындагы мәйдан.

Рәссам скульпторлар арасында конкурс та узган. Анда 12 эш катнашкан. Тик, кызганыч, җиңүче генә табылмаган. Инде яңа конкурс игълан иткәннәр. Ләкин анысында да җиңүче булмаска мөмкин бит әле. Һәм ел саен әлеге һәйкәлгә җиңүчесе билгеләнми торган мондый конкурс уздырып, бөтенләй һәйкәлсез калмабызмы? Әйе, камиллеккә чикләр юк. Ләкин бүгенге болгавыр, иртәнге киңәш кичкә ярамаган ышанычсыз заманда, бәлки, шул булганына риза булып, авторы белән тагын да камилләштереп, мөмкин кадәр тизрәк куярга кирәктер ул һәйкәлне. Болай да инде татар бәхсләшә-бәхәсләшә, талаша, сүз көрәштерә дә бик күп нәрсәләрдән мәхрүм кала. Яңа конкурс игълан ителүгә багышланган очрашудагы чыгышларны тыңлаганнан соң шундый нәтиҗәгә килдем.

Чыгыш ясаучылар бик мөхтәрәм кешеләр иде. "Туган тел"гә һәйкәл кую идеясе шагыйрь Зиннур Мансуровның башында һәм җанында җиде ел йөри икән инде. Ул аның төшләренә керә башлаган. Бу хакта мәкаләләр дә язган. Ләкин татар эшне бәхәссез генә эшли ала димени? Шунда Тукайның" Туган тел"енә түгел, гомумән, туган телгә һәйкәл кирәк дип чыгучы "акылы" башлар да табылган. Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла аны һәйкәл генә түгел, ә халкыбызның тарихын сурәтләүче тулы бер композиция итеп күз алдына китерүен сөйләде. Ул эчтәлекле булырга тиеш, диде. Моның белән барысы да килештеләр. Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Ләбиб Лерон, Нәҗибә Сафина, Вахит Имамов, Миңгол Галиев та үз фикерләрен җиткерделәр. Әлеге өйләшүгә рәссамнар, скульпторлар да килгән иде.

Мондый һәйкәлне дөньяда әле бер генә милләт тә куймаган, ди. Татарның беренче буласы килә дә, әмма әлеге дә баягы бердәмлек, бер фикергә килү җитми. Һавадагы торнага ышанып, кулдагы чыпчыкны ычкындырма дип акыл биреп калдырганнар бит инде бабайлар. Сүзләрен генә тыңлыйсы, югыйсә. 12 эш арасыннан күрер күзгә шактый күрекле эш белән без дә таныштык. Алты таҗлы лалә формасында ясалган ул. "Туган тел " шигыре өч телдә язылган. Янында китап укучы гаилә сыннары да бар. Авторның күңел биреп, белеп эшләве күренеп тора.

Әлеге конкурс жюриенда кемнәр булды икән? Шуны бик беләсем килеп калды. Бездә бит инидидер конкурслар, бәйгеләр уздыра башласаң, хөсетлеләр буа буарлык табыла. "Нигә мин түгел? Нигә минем туганым түгел?" дигән сорау бимазалый башлый. Әлеге сорауларны читкә куеп, "ул бит минем бөек зур батыр милләтемә хезмәт итә! Аңа бу эшендә булышырга кирәк", дигән фикерне кайчан алга сөрә башларбыз икән? Шул көннән безне дөнья да таныр иде. Ә бердәмлегебез юк, бер фикергә килә алмыйбыз икән, булган даныбызны да югалту озак түгел.

Менә бу эштә дә бердәм фикергә килеп, мөмкин кадәр тизрәк куярга иде ул һәйкәлне. Юк сәбәпне бар итеп, вакытны сузмый гына, мөмкинлеге-рөхсәте барында ничек тә соңга калмаска иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading