2026 елның татар дөньясында Габдулла Тукай елы дип игълан ителүе – бөек шагыйрьнең 140 еллыгына багышланган гади юбилей чарасы гына түгел.
Бу Тукай мирасын заманча шартларда яңача аңлау, аны саклауның яңа алымнарын табу һәм дөнья мәдәни киңлегендәге ролен көчәйтүгә юнәлтелгән комплекслы стратегия.
Тукай феномены: әдәбияттан – глобаль киңлеккә
Бүгенге көндә Тукай феномены әдәбият, филология кысаларыннан чыгып, дәүләт сәясәте, җәмәгатьчелек фикере һәм хәтта халыкара гуманитар хезмәттәшлек өлкәсендә әһәмиятле факторга әверелде, ди Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова .
Галимә сүзләренә караганда, бүген фәнни җәмәгатьчелек алдында конкрет стратегик бурычлар тора. Алар арасында Тукай истәлеген мәңгеләштерү сәясәтенең төрле тарихи этапларда ничек үзгәрүен өйрәнү, фән, хакимият һәм җәмәгатьчелек арасында диалог булдыру, шулай ук мирасны саклауның яңа алымнарын эшләү аеруча әһәмиятле, дип ассызыклый Галимова. Бу сүзләр Тукай мирасын саклауның традицион формалар белән генә чикләнмәвен, ә заманча технологияләр һәм социаль инициативалар белән тыгыз бәйләнештә үсүен күрсәтә.
Юбилей елы кысаларында әзерләнгән яңа басмалар да нәкъ менә шушы максатларга хезмәт итә. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә багышланган белешмә-альбом – символик әһәмияткә ия хезмәт. Әлеге басмада премиянең барлыкка килү тарихы, аңа карашларның үзгәреше, шулай ук 250 лауреат турында мәгълүмат тупланган. Басманың мөһим яңалыгы – QR-кодлар куллану: алар аша укучы һәр лауреат турында өстәмә мәгълүматны «Татарика» порталыннан таба ала. Бу, үз чиратында, традицион китап форматын цифрлы киңлек белән бәйләүнең уңышлы мисалы булып тора.
Икенче әһәмиятле хезмәт – «Габдулла Тукай: биобиблиографик күрсәткеч». Бу басмада 9456 материал тупланган, һәм ул Тукай иҗатын өйрәнүчеләр өчен фундаменталь чыганак ролен үти. Икенче яктан, бу хезмәтләр киң җәмәгатьчелеккә Тукай феноменын аңларга ярдәм итә.
Тукай премиясе: халыкара дәрәҗәгә юл
Шулай ук бүген Тукай премиясенә халыкара статус бирү мәсьәләсе актив рәвештә алга сөрелә. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов белдерде.
Аның сүзләренә караганда, әлеге мәсьәлә катлаулы һәм Россия Федерациясе дәрәҗәсендә җитди килешүләр таләп итә. Шул ук вакытта, бу адымның актуальлеге көннән-көн арта бара.
- Без Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенең исемен үзгәртү хакында фикер алышкан идек. Сүз аны дөнья күләменә чыгару турында бара. Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан кебек илләрдә бүген зур эшләр алып барыла: музейлар эшли, фән белән шөгыльләнүчеләр, иҗатчылар бар, архивлар бай. Еш кына архивларда яңа документлар табылып тора. Шуңа күрә премиянең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк, – дип билгеләде ул. Шул ук вакытта, галим искәрткәнчә, премиянең исемен һәм статусын үзгәртү мәсьәләсе әлегә тулысынча хәл ителмәгән. Әлеге мәсьәләне хәл итү башта җиңел булыр дип тоелса да, гамәлдә, ул катлаулырак булып чыккан.
- Бу мәсьәлә ярты – бер ел эчендә генә хәл ителә торган түгел. Шуңа күрә сорау ачык кала. Әмма Тукайның киләсе юбилеена ул хәл ителер, – дип уйлыйбыз диде Рифкать Мижнеханов.
Тукай елы чаралары
Тукай елы кысаларында планлаштырылган чаралар да республика белән генә чикләнми, алар дөньякүләм масштаб йөртә. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе урынбасары Данис Шакиров сүзләренчә, ел дәвамында Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә 100дән артык чара үткәреләчәк. Алар арасында әдәби кичәләр, фәнни конференцияләр, марафоннар, «Татарча диктант» акциясе һәм Туган тел форумы бар.
Моннан тыш, Тукай бюстларын Россиянең төрле төбәкләрендә һәм Казахстанда урнаштыру да әһәмиятле символик адым булып тора. Быел барлыгы 4 җирлектә бюст куелуы көтелә: 1. Түбән Новгород өлкәсе (Сергач авылы); 2. Чиләбе өлкәсе (Бакай авылы); 3. Омск өлкәсе (Усть-Ишим авылы, аның 800 еллыгы уңаеннан – анда мәктәпкә Тукай исеме биреләчәк һәм һәйкәл куелачак); 4. Казахстан (Петропавловск шәһәре – бюст ачу республика Сабантуена туры китереләчәк).
- Тукай исеме безнең мәдәни кодыбыз символы булып яңгыравын дәвам итә, һәм юбилей чаралары бөтен татар дөньясы эчендәге элемтәләрне тагын да ныгытуга ярдәм итәчәк, – дип ассызыклый ул.
Тукайны һәркем үзенчә өйрәнә
Тукайның әдәбияттагы урыны турында сөйләгәндә, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов фикерләре аеруча әһәмиятле. Ул Тукайны «татар милләтенең символы дәрәҗәсенә күтәрелгән шәхес, башка танылган әдипләребез аны үзләренең күләгәләре белән каплый алмый», ди.
Әлфәт Закирҗанов Тукай иҗатын өйрәнү Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында һәрвакыт үзәк юнәлешләрнең берсе булуын һәм бүген дә шулай булып калуын әйтә. Моның чагылышы буларак, моннан берничә ел элек юбилейга алты томлык татар телендә аның академик басмасын әзерләнүен әйтеп китте ул. Инде быел, Тукай елында, Габдулла Тукайның рус телендәге алты томлыгы да әзерләнеп беткән.
- Шунысы кызыклы: халык тормышын тиз колачлап чагылдырган әдипнең иҗатын һәр буын, һәр замана галим-белгечләре үзенчә, бүгенге казанышлардан чыгып өйрәнә, һәм аның чиге юк, ягъни аның мөмкинлекләре зур, - дип ассызыклый Әлфәт Закирҗанов.
Комментарийлар