16+

– ЯРАТАСЫҢМЫ? – ЫХЫ...

Ун тапкыр кабатламасагыз да, ким дигәндә, көненә бер тапкыр без бу сүзне ишетергә тиеш. Хатын-кыз шул сүзне ишетеп, яратып һәм яратылып яшәгәндә генә матур була ала. Ир-егетләрдән ишеткән иркә сүз, игътибар, наз булганда гына йөзебездән елмаю, күзебездән яшәү очкыны, һәр адымыбыздан егәрлек коела безнең. Бер сүз белән - безнең матурлык...

– ЯРАТАСЫҢМЫ? – ЫХЫ...

Ун тапкыр кабатламасагыз да, ким дигәндә, көненә бер тапкыр без бу сүзне ишетергә тиеш. Хатын-кыз шул сүзне ишетеп, яратып һәм яратылып яшәгәндә генә матур була ала. Ир-егетләрдән ишеткән иркә сүз, игътибар, наз булганда гына йөзебездән елмаю, күзебездән яшәү очкыны, һәр адымыбыздан егәрлек коела безнең. Бер сүз белән - безнең матурлык...


Бүген язның беренче бәйрәме - 8 Мартта җырчы кызларыбыз нинди чәчәкләргә күмелгән дә нинди игътибар көтә икән соң? Аларны бәйрәм белән котлап шалтыратуның сәбәбе дә шул иде. Кемнәр ничек итеп бәйрәм итәргә җыена, нинди бүләк алган, нинди кәефтә каршылый икән 8 Мартны?

Дилә НИГЪМӘТУЛЛИНА:
Сезне дә бәйрәм белән! 8 Март - һәрберебезнең көтеп алган бәйрәме инде ул. Бәйрәмгә кадәр әниләргә, әбиләргә, дус-ахирәтләргә бүләкләр әзерләп куеп, көнендә бүләк итү белән хәтергә кергән бәйрәм. Мин дә һәр хатын-кыз кебек үк бу көнне бүләкләр, игътибар, назга күмеләм. Быел ирем Марат белән безнең өчен кабатланмас вакыйгалы ел - бәби көтәбез. Соңгы атнамны йөрим, инде авырайдым. Шулай булгач, быел кабатланмас бүләк - миннән, Алла боерса. Марат үзе дә бүләкләргә бик игътибар белән карый - 14 февральгә, мәсәлән, 101 роза бүләк иткән иде. Бүген нәрсә бирер, белмим. Әмма һичшиксез минем кәефемне тагын да күтәрә торган бүләк булачак. Үземә бу көндә исән-имин бәби алып кайтып, бәхетле әни булуымны теләр идем.

Гөлшат ИМАМИЕВА, Татарстанның атказанган артисты:
- Бу көнне һәрберебез көтеп ала инде. Кызым белән миңа исә быел бәйрәм өч көн алдан башланды - ирем йә лалә чәчәкләре, йә хризантемалар күтәреп кайта. Һәр көнне кич чәчәк бәйләме алабыз. Кызыма төрледән-төрле курчаклар кайта. Бүген кич нинди чәчәкләр кайтыр - әлегә белмим. Мин үзем бәйрәм табыны корып йөрим - кичкә, катлы камырга тарттырылган ит белән сыр җәеп, бәлеш куярга торам. Һәр елны бу бәйрәмне гаилә белән билгеләп үтәбез. Иң истә калган бүләкләргә килгәндә... Ирем узган ел чаңгылар бүләк иткән иде. Мин бит чаңгыда шуарга яратам. Матурлык салоннарына йөрмим - йокым туйса, мин болай да чибәр (көлешәбез). Барлык хатын-кызларга да гаилә бөтенлеге, мәхәббәт, балалар бәхете, эш бәрәкәте телим. Һәм баш очыбызда имин күк булсын!

Бәширә НАСЫЙРОВА,Татарстанның атказанган артисты:
- Мин бу көнне бер нәрсә дә планлаштырмыйм. Дөресен генә әйткәндә, соңгы арада эштән бушаган, ял иткән юк. Көне буе үземне ялга гына багышлармындыр. Лалә чәчәкләре бүләк иттеләр. Мин әлеге яз чәчәкләренә мөкиббән. Ял өчен әллә нинди салоннарга барганым юк. Иң зур ял - табигатькә чыгып, үзең белән үзең калу. Мин дә бүген табигать кочагына чыгарга ниятләп торам. Аннан кибеткә барачакмын. Үземне бәйрәм белән котлап, алтын алкалар алырмындыр. Ул фионит кашлы алка булачак, шундый кашлы йөзегемә пар кирәк иде. Бүләккә алтыннан эшләнгән бизәнү әйберләре алырга яратам. Өч көнлек ял булгач, бәлки, балалар килерләр, әлегә әйтмәделәр. Сөйкемле хатын-кызларга яз бәйрәмендә хатын-кыз бәхете, күтәренке рух, иҗат дәрте теләп калам.

Гүзәл ҖӘЛӘЛОВА:
- Иртән-иртүк СПА-салонга юл тоттым. Хатын-кыз һич югы 8 Март көнне үзенә шундый рәхәтлек бүләк итәргә тиеш. Кичен дуслар белән ресторанга барачакбыз. Бергәләп бәйрәм итү күпкә күңеллерәк. Бүләкләрдән кеше сайлап алган әйберне бик ошатып җиткермим, иң кулае - бүләккә акча бирү. Аннан инде шул акчага үзем теләгән әйберне сайлап алачакмын. Быел да якын кешем акча бирер дип уйлыйм. Ә болай алдан парфюм сайлап куйдым - Шанель №5 ул. Истә калган бүләкләрдән - куе кызыл төстәге 41 роза биргәннәр иде... Кайбер елларны әлеге көнне үзем табын әзерләп бәйрәм итә идем, быел әзерләнәсе килмәде. Һәр хатын-кызга әлеге көнне ихластан хатын-кыз бәхете теләп калам. Исәнлек, күңел тынычлыгы булсын.

Венера ИВАНОВА,ТНВда «Яшьләр тукталышы» тапшыруын алып баручы:
- 8 Март минем өчен иң элгәре әниләр бәйрәме. Шушы плюс-минус өч көн эчендә ир-атларның ничек үзгәрүен күрегез сез! Һәр көн шундый булсыннар иде алар! Бүләкләрдән бигрәк аларның игътибарын тою ни тора. Минем истә калган иң кадерле бүләкләрдән хәтердә үземә атап язылган шигырь саклана. Ә быелгы бәйрәмдә әти-әнием кунакка килде. Алар белән бергәләп бәйрәм табыны оештырачакбыз. Әтием кызларын һәр ел бүләкләре белән сөендерә. Мин исә хатын-кызлар өчен 8 Март һәр көн килмәсә дә, атнасына бер кабатланып торсын дип теләр идем.

Алия ИСРАФИЛОВА:
- Мин бу көнне берничек тә көтмим - гадәти көн. Зурлап бәйрәм итү планнары юк иде, әмма әниләрем командировкадан кайту хөрмәтенә, туганнарны-дусларны өйгә - мәҗлескә чакырдык. Шуңа әзерләнәчәкбез. Көнем дә гадәти башланды - көндәгечә иртән-иртүк Сәлимгә ботка пешердем, хәзер менә табынга әзерләнеп ятабыз. Кичкә Айдар чәчәк алып кайтыр дип уйлыйм. Чәчәкләрдән гербера яратам мин, аны да искә алыр инде... Бүләкләргә килгәндә, ул минем техникага мөкиббән кеше. Минем алдан әйтеп кую буенча, бәлки, электрон китап бүләк итәр дип торам. Бүләкләрне кайвакыт икәүләп кибеттә сайлыйбыз. Биреләсе бүләк кирәкле әйбер булырга тиеш бит инде ул. Ә болай Айдарның элегрәк алкалар биргәне бар иде... Яратам сүзе минем сорау буенча көн дә әйтелә: «Мине яратасыңмы?» - диюгә, ирем шундук: «Ыхы», - ди.

Эльвира ХӘЙРУЛЛИНА, Татарстанның атказанган артисты:
- 8 Март - җырчы халкы өчен эш вакыты инде ул. Мин дә искәрмә булмыйм - бүген эшләячәкмен. Бу көнне үз гомеремдә бик күп бүләкләр алганым булды. Бик кадерлеләре бар. Әмма аларны атыйсым килми, гафу итегез... Ятакка каһвә китерү - безнең ир-атларда андый нәрсә юк инде ул. Иҗат кешесе буларак, көтелмәгән сюрпризлар, игътибар көтәбез анысы. Чәчәкләрдән розалар яратам. Бүләктә минем өчен иң мөһиме - кәефне күтәрүе. Әмма мин бүләк өмет итмим. Бөтен әйбер инде артыгы белән бар. Әни кеше буларак, балаларның игътибарын көтәм. Аларның кул җылысы кергән бүләк - иң кадерлесе, иң кыйммәте. Хатын-кызларны исә яз бәйрәме белән котлап, гаилә иминлеге теләп калам!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading