16+

"Йолдыз – күңеле белән, фикер йөртүе белән чын балалар шагыйре"

Татар балалар әдәбияты тарихында гомерен бары тик балалар өчен генә иҗат итүгә багышлаган әдәбиятчыларыбыз күпсанлы түгел. Шөкер ки, алар берәгәйле булса да – бар. Шундый чын мәгънәсендә балалар өчен язучы, балалар дөньясын тудыручылардан, балалар әдәбиятына хезмәт итүчеләрдән мин шагыйрә Йолдызны (Йолдыз Шәрәпова)  күрсәтер идем.

"Йолдыз – күңеле белән, фикер йөртүе белән чын балалар шагыйре"

Татар балалар әдәбияты тарихында гомерен бары тик балалар өчен генә иҗат итүгә багышлаган әдәбиятчыларыбыз күпсанлы түгел. Шөкер ки, алар берәгәйле булса да – бар. Шундый чын мәгънәсендә балалар өчен язучы, балалар дөньясын тудыручылардан, балалар әдәбиятына хезмәт итүчеләрдән мин шагыйрә Йолдызны (Йолдыз Шәрәпова)  күрсәтер идем.

Татар әдәбиятының бик үзенчәлекле бер өлеше булган - балалар әдәбиятының соңгы утыз елга якын үсешендә әлеге шагыйрьнең үз сүзе, китап киштәләрендә лаеклы урыны бар.

1995 нче елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, 2002 нче елда республика журналистларының «Бәллүр каләм» бүләгенә, 2004 нче елда балалар әдәбиятындагы хезмәтләре һәм «Колаклы коймаклар» китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләккә лаек булган, 2012 нче елдан Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрәпованы башка каләм әһелләреннән үзенең бөтен иҗатын балалар шигъриятенә багышлаган булуы аерып тора.

Кешенең рухи дөньясын формалаштыруда, аны яшәешне, тормышны күзалларга, бәяләргә өйрәтүдә матур әдәбиятның роле гаять зур. Ә инде яңа гына формалашып килүче кешегә, ягъни сабый балага багышланган балалар әдәбияты бу җәһәттән аерым урын алып тора. 

Иҗат итүче осталыгы – күптөрле факторлар кушылмасының нәтиҗәсе ул. Аның формалашуына иҗади сәләт һәм тәрбия дә, белем һәм тормыш тәҗрибәсе дә, әйләнә-тирә йогынтысы да – һәммәсе зур роль уйный. Ләкин иң беренче чиратта чын каләм осталарын аларның шәхес булуы аерып тора. Йолдыз исеме белән балаларга таныш булган шагыйрә турында каләмдәшләре фикере кызыклы. Галимҗан Гыйльманов аның турында түбәндәге фикерләрне яза: «Шагыйрәләрнең дә төрлесе була. Кемдер үзен милләт анасы итеп игълан итә, йөрәген иҗтимагый көрәш барган мәйданнарга ташлый, бар көчен, гомерен шунда исраф итә, кемдер, сүзләрдән, образлардан чәчәк ясап, үз шигъриятендә күзләрнең явын алырлык гөлбакча үстерә, ә өченчеләр үзләрен мәхәббәт колы итеп игълан итәләр дә, гомерләре буе җир тормышына ят булган илаһи хисләр ялкынында яналар... Тагы бер төрле шагыйрәләр бар. Алар үз каләмнәрен тулысынча сабыйлар мәнфәгатенә, гаилә рухиятенә, балалар тормышы белән бәйле «кызыклы мәшәкатьләр»гә, киләчәк белән бәйле өмет-хыялларга багышлыйлар. Йолдыз – татар әдәбиятында әнә шундый шагыйрәләрнең иң күренеклесе.» Замана әдәбиятында үзе дә бик үзенчәлекле интеллектуаль әдәбият үрнәкләре бирүче язучы фикерләре, әлбәттә, шагыйрә Йолдызны үз образын тубыруы белән кыйммәтле.

Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрәпова 1962 нче елның 10 нчы апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туа. Киләчәктә үзен журналистика, балалар иҗатына багышлаячак шагыйрә кечкенәдән шигырьләр язарга һәвәс була. Үзенең аерым истәлекләрендә шагыйрә бер айлык чагында ук әтисез калуын, гомер буе ата назын сагынуы хакында искә ала. Әдәбият дигән олы тарихы булган иҗат өлкәсенә кереп китүнең башлангычы, бәлки, күңелең нечләлеге белән аңлатыладыр, яисә укытучы гаиләсендә туып, әбисе һәм әнисе биргән тәрбиягә бәйледер. Иҗат эше белән шөгыльләнүне үзләренә профессия итеп алган шәхесләр үзләре дә әлеге сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйлар. Балалар әдәбиятына, бала күңеленә кереп, сабый аңлый алырдай хисне аларның күңелләренә сеңдерүдә, шагыйрәгә яңгырап һәм үзенә тартып торган исеме дә ярдәм иткәндер кебек.

Аның зур тормышка аяк басуы – 1979 нчы елда мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетына укырга керүе белән бәйле. Университетта Мөхәммәт Мәһдиев җитәкчелек иткән «Әллүки» әдәби берләшмәсенә йөрүе – аны хыялында йөрткән әдәби иҗат дөньясына якынайта. Йолдыз әдәбиятка беренче адымнарын Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Газинур Морат һ. б. язучылар белән бер чорда ясый, һәм алардан аермалы буларак, беренче әсәрләре белән үк балалар әдәбиятына юл тота һәм гомер буе шул юнәлештә иҗат итә.

1984 нче елда университетны уңышлы тәмамлап чыккач, беркүпме вакыт «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр, аннан Биектау район газетасында корректор булып эшли. 1986 нчы елдан ул — «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы хезмәткәре, соңрак редакциянең әдәбият бүлеген җитәкли. 2016 елдан «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә хезмәт итә. Димәк, ул эш урыны белән үк гомер буе әдәби иҗатка бәйләнгән.

Балар шигърияте өлкәсе – аның иҗат юнәлешен билгели. Элеге өлкәдә ул бүгенге көнгә егермегә якын китап авторы. Иҗат иткән шигырьләре чуаш, рус, әзербәйҗан, төрек телләренә дә тәрҗемә ителгән булуы – шагыйрә иҗатының башка халыкларда да танылуы күрсәткече булып бәяләнергә хаклы. Шагыйрә күп әсәрләренең танылган тәрҗемәче, Америкада яшәүче Сурәйя ханым Гайнуллина тарафыннан тәрҗемә ителүе белән горурлануы турында «Ватаным Татарстан» гәҗитендә басылган мәкаләсендә дә язып чыкты. Әйткәнебезчә, шагыйрә иҗаты турында тулы күзаллау булдыруда замандашлары фикере аеруча кыйммәтле. «Йолдыз Шәрәпова бөтен дөньясы белән балалар әдәбиятына кереп китә. Язучы балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны, әйләнә-тирәне танып-белүдә, бала аңындагы индивуаль үзенчәлекләрне аңлап, өйрәнеп, белеп, шуларның барысын да үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган иҗат җимешләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бер-берсенә үрелеп барыла» (Ф.Бәшәр, 2015).

Шагыйрәнең күп елларга сузылган төп эш урыны «Сабантуй» балалар газетасы булуы – күп әйберләр хакында сөйли. Редакциядә беренче еллары бик затлы даирәда эшләргә мөмкинлек бирә. Ул елларда монда танылган шагыйрьләрдән Йолдызның иҗат кумиры булып торучы – Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллиннар эшли, алар кул астында эшләү дәверендә Йолдыз Шәрәпова иҗат тәҗрибәсе туплый, балалар өчен язуның серләренә төшенә. Әлеге язучыларның белем дәрәҗәсе, иҗатка карата мәхәббәте, сайланган юлының дөреслеген аңларга ярдәм итә. Шагыйрә әлеге шәхесләр иҗатын үзенә үрнәк итеп, аларның сукмагын дәвам итәргә әзерләнә. «Сабантуй»да эшләгән чорын сагынып, Йолдыз Шәрәпова болай дип интервью бирә: ««Сабантуй»да бик яратып эшләдем. Балалар белән очрашулар, аларның иҗаты белән танышу бик рәхәт чаклар булган. Әйтерсең, табигать мине әнә шул вакыттан бирле күп балалы әни булырга әзерләгән» 
1994 нче елда шагыйрәнең «Антенналы бәрәңге» дип аталган беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә. Әлеге китап укучылар арасында бик тиз тарала һәм китапханәләрдә үз урынын таба һәм «1994 ел китабы» конкурсында икенче урынны яулый. Башлангыч чор иҗатына бәя биреп, балалар шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Ш. Галиев: «Йолдыз Җамалетдинова шигырьләрен сөенеп укыдым. Карасана, татар баласының табигатен, тәмле телен белеп, тоеп, сабыйның үзедәй ихлас язылган ич! Иплелек, җыйнаклык хас аларга. Кайчакта, тизрәк әйтеп бирергә ашыккан бала сыман, йотлыга-йотлыга сөйләү дә сизелгәли. Бусы да тулган илһамның юл табып ашкынуыдыр. Балачак көзгесендә олылар дөньясы чагылу, шул гамь-шаянлыктан алып уйчанлыкка кадәр булган кичерешләр шигъри сүзне мәгънәле итә», – дип яза. (Галиев, 1997). Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, нәшрият мөхәррире, шагыйрь Равил Рахмани да шагыйрәнең иҗатына карата түбәндәге мактау сүзләрен яза: «Антенналы бәрәңге» дигән беренче китабының исеменнән үк күренгәнчә, ул авторның бай фантазиясенә, шартлы шигъри фикерләвенә корылган шаян, мавыктыргыч, кызыклы һәм гыйбрәтле шигырьләрен үз эченә ала. Шагыйрәнең күзе үткен, хикмәтле фикерләүгә, юморга күңеле сизгер, бала күңелен, бала табигатен әйбәт белә». (Рахмани, 1995)

Алга таба да аның иҗаты укытучыларының күз угыннан читтә калмый. «Йолдыз – күңеле белән, фикер йөртүе белән чын балалар шагыйре. Аңа балаларча уйлый белү, моңсулана белү хас. Шуңа күрә дә шигырьләре табигый, балаларның үзләренчә килеп чыга. Ул балалар тормышына хас вакыйгалар, сөйләшүләр, бәхәсләр тудыра. Аның нәни геройлары тапкыр да, шаян да, шул ук вакытта моңсу да. Алар бернинди ситуациядә дә югалып калмый торган, һәр сорауга җавап таба торган малайлар, кызлар. Алар – гаҗәпләнә, соклана, эзләнә, таба торган тиктормаслар. Аларның әле чын мәгънәсендә беркатлы сабый чаклары», – ди, күренекле шагыйре Роберт Миңнуллин (Миңнуллин, 1992).

Әлбәттә, зур әдәбиятка аяк басу дәверендә үк олы каләм осталарыннан югары бәя, өметләндергеч фикер ишетү үзе – бәхет эшедер! Шагыйрәнең илһамланып иҗатын дәвам иттерүендә – яшь шагыйрәне үсендереп җибәрүче танылган шәхесләребезнең дә өлеше бардыр кебек…

Үз чиратында, Й. Шәрәпова, остазларының уңай фикерен кабул итеп, балалар әдәбияты өлкәсендә тугърылык белән иҗатын дәвам итә.

Йолдыз Шәрәпованың «Колаклы коймаклар» дип аталган, кече яшьтәге мәктәп балаларына багышланган шигырьләр җыентыгы да балаларга бүләк итергән сүз энҗесе, әйләнә-тирәдәге гүзәллекне, яхшылыкны үзенә җыйган җәүһәр. Җыентыктагы шигырьләрне укыгач, аның геройлары белән бергә, зәңгәр томаннар артында калган балачак иленә сәяхәткә барып килгән кебек тәэсир кала. Шигырьләрендә шаянлык, тапкырлык, чын ихласлык укучыны әсир итә, үзенә бөтереп ала һәм, ирексездән, шигырь тылсымы эченә алып кереп китә. Язучының әсәрләре туган телнең гомерен озынайта торган йөгерек, халыкчан телдә язылган. Гап-гади кебек күренгән шигырьләрендә шагыйрә бу тынгысыз замананың бик күп төрле төсләрен чагылдырып, төрле якларын күрсәтә. Аларның геройлары, кылган эш-гамәлләре укучыны көлдерә дә, шул ук вакытта уйланырга да мәҗбүр итә. 

Шагыйрәнең шигъри җаны бер халәт, бер кыяфәттә генә калырга теләми. Бер караганда ул укучыны үзендәгедәй шаянлык, җор күңеллелеккә чакыра, үз кимчелекләрен үзләренә күрсәтеп көлдерә, уйландыра да. Бу шигырьләрдә минутлык күңел төшү мизгелләре бик тиз генә юмор һәм шаян сүз уйнату бизәкләре белән алмашына, алардагы оптимизм нурлары күңелләрне кузгатып, үсендереп җибәрә. Шагыйрәнең шигъри дөньясы һәртөрле буш, төссез сурәтләрдән азат. Аның өчен кешенең хәле-халәте, яшәү рәвеше һәм аның шартлары әһәмиятле. 

Ни турында гына язса да Йолдыз гаҗәеп самими һәм ихлас күңелле, үзе шикелле гади укучысының дусты да, теләктәше дә булып кала. Аның шигырьләрендә галилек балачак гадилегенең саф күңел белән генә аңлый ала торган бөеклеге белән аңлатыла. 

2016 нче елдан ул «Шәһри Казан» газетасында эшли башлый, бу хакта ул үзе мондый фикерләре белән бүлешә: «Бирегә килгәч, башка мөмкинлекләр ачылды. Күп балалы гаиләләр, ятимнәрне үз канаты астына алучылар турында язарга яратам. Кайчак тормыштагы вакыйгаларга күңел белән каршы киләсең. Ә бит берни дә юкка гына эшләнми. Тора-бара моның шулай кирәк булганын аңлыйсың». 

Йолдыз ханымның күзләрендәге үзенең гаиләдә ялгыз бала булуыннан туган моң, күп балалы гаиләләргә кызыгып каравы – киләчәктә (Илаһи рәхмәте берлә) 5 бала анасы булуыннан туган тыйнак горурлык, илаһи нур белән алышына. Шул сәбәпледер – иҗаты да бала-чаганың көндәлек тормышы, дөньяны танып белүе, үз гамәлләре өчен җаваплы кеше булып формалашуы – үсеше белән бәйле. Алар ясалма түгел, тормышчан ситуацияләре, поэтик детальләре, төсләре, бер үк вакытта бик гади һәм самими, шул ук вакытта искиткеч олы тәрбияви көчкә ия булган сурәтләү алымнары белән балаларны гына түгел, хәтта олыларны да әсир итә.

Шагыйрәнең бер-бер артлы басылып чыккан шигырь китаплары үз исемнәре белән үк, балаларга яңа образлар дөньясы вәгъдә итеп, үзләрен укырга чакырып торалар: «Сәяхәтче чемодан», «Каен алмасы», «Аппак һәм Шапшак», «Антенналы бәрәңге», «Җавапсыз сорау», «Колаклы коймаклар», «Колакчын кигән кояш», «Шигырьле чәй», «Ялкау тел», «Зоопарк-Әлифба» һ. б. Йолдызның зурларга әйтер сүзе дә бар. 2008 нче елда чыккан «Ярый әле» исемле җыентыгы зурларга аталган шигырьләрдән тора. Китапның «Балачакны эзлим» шигыре белән ачылуы да аның хаман балачак шагыйре булып калуы турында сөйли. Әлеге җыентыкка кергән «Елгалар һәм диңгезләр» шигыре шагыйрәнең фикерләү рәвешен аңларга ярдәм итә: аның олыгайгач та җанының балаларча самимилеген саклап кала алган сирәкләрнең берсе булуына төшенәсең. Йолдыз Шәрәпованың иҗат дәрьясында алгы планда һәр туган көнгә сөенеп, киләчәккә ышанычлы караш сирпеп, башкаларның күңелләрен канатландырып, шатландырып-куандырып яшәүче, олы җанлы шәхес тора. Әлеге шәхесне, әлеге иҗатны бәяләр, аңлар өчен, укучыга шагыйрәнең вөҗдан, намус, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек төшенчәләр турында язылган әсәрләрен укырга, шуларда күтәрелгән әлеге фикерне үзләштерергә һәм алга таба шул юнәлештә үсәргә кирәк. 

Иҗатының башында ук Йолдыз иҗатына балалар әдәбиятының мэтрлары Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллиннар югары бәя бирсә, бүгенге көндә шагыйрә Йолдызны киң әдәби җәмәгатьчелек таныды, иң әһәмиятлесе – балалар үз шагыйре буларак кабул итте. Аның иҗаты мәктәмләрдә әдәбият укыту программаларына, балалар бакчаларының тәрбия эше планнарына кертелде. Бусы – шагыйрә иҗаты өчен иң әһәмиятлесе дип уйласак – ялгышмабыздыр. 
Йолдызлы шагыйрәнең яңа иҗат җимешләре белән сөендерүенә ышанып калабыз.

Флера Сәйфуллина, КФУ профессоры

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Йолдызнын балалар шигырьлэрен матбуган битлэреннэн укып бара идем. Бу мэкалэ анын ижатын тулаем кузалларга ярдэм ите. Молодец син, Йолдыз, балачакка хезмэт итудэн туктамадын. Зур ижади унышлар сина. Авторга зур рэхмэт шундый тулы кузэту очен

    Мөһим

    loading