16+

200 балл алган кыз 9 ай буе репетиторлар белән шөгыльләнә

Ә ике предметтан иң югары нәтиҗәгә ирешү исә, күктәге йолдыздай, кул җитмәслек үр кебек. Әмма бик тырышсаң, була икән бит! Быел республикада 8 укучы ике предметтан 200 балл алган. Мөслим гимназиясе укучысы Лиана Исмәгыйлова шушы талантлы укучыларның берсе. 

200 балл алган кыз 9 ай буе репетиторлар белән шөгыльләнә

Ә ике предметтан иң югары нәтиҗәгә ирешү исә, күктәге йолдыздай, кул җитмәслек үр кебек. Әмма бик тырышсаң, була икән бит! Быел республикада 8 укучы ике предметтан 200 балл алган. Мөслим гимназиясе укучысы Лиана Исмәгыйлова шушы талантлы укучыларның берсе. 

Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшыру турында кайсы гына мәктәп укучысы хыялланмады икән?

Лиана Исмәгыйлова кечкенәдән тырышлыгы белән аерылып тора. Беренче сыйныфтан башлап, ул гел яхшы билгеләргә генә укый. Үзеннән-үзе җиңел бирелгән предметлар да, тырышлык белән алынганнары да була. Барыннан бигрәк төгәл предметларны ярата ул. Биология һәм химияне аеруча үз итә. Моның сере дә бар. Аның иң зур хыялы – табиб булу.

- Минем кешеләргә булышып, аларны сәламәтләндерәсем, файда китерәсем килә. Әбием Гөлүсә Исмәгыйлова күп еллар Мөслим районы Иске Карамалы авылында акушер-гинеколог булып эшләде, хәзер лаеклы ялда. Аның эшен мин, оныгы, дәвам итәчәкмен, Аллаһы боерса, - ди Лиана.

Табиблыкка укырга керүнең никадәр авыр икәнен һәркем белә. Әйтик, КДМУның Дәвалау факультетына конкурста катнашу өчен генә дә БДИ нәтиҗәләре һәр предметтан 65 баллдан ким булмаска тиеш. Лиана да хыялын тормышка ашыру бер дә җиңел булмаячагын яхшы аңлый. Унынчы сыйныфта физика-химияне өйрәнүгә өстенлек биргән сыйныфны сайлый һәм башы белән укуга чума. Имтиханнарга әзерлеккә исә унынчы сыйныфны тәмамлагач, җәйге каникул вакытында ук тотына. Ул онлайн мәктәпләрнең берсендә курсларга языла. Биология һәм химиядән 9 ай буе репетиторлар белән шөгыльләнә. Әти-әнисе аена моның өчен 6 мең сумга якын акча түли.

- Онлайн мәктәптә бик күп файдалы мәгълүматлар бирделәр, өй эшләрен дә күп башкарырга туры килде. Җибәрелгән хаталарны аңлаталар иде. Бу миңа бик нык ярдәм итте. Аннары мәктәптә укытучылар үткәргән консультацияләрнең берсен дә калдырмадым. Җыентыклар, китаплар сатып алдым, шундагы биремнәрне башкардым. Буш вакыт булган саен пробныйлар эшли идем, - дип сөйләде Лиана.

Лиананың ел буе тырышуы юкка булмаган. Химияне биреп чыккач, 100 балл җыя алачагын күңеле белән сизенгән ул. Пробныйларда да бу фәнне 88-99 баллга биргән бит. Ә менә биологиядән максималь нәтиҗә бер дә көтелмәгән сөенеч. Пробныйларда 89 баллдан югарырагы булмаган бит. Мәҗбүри булган математиканың база дәрәҗәсеннән дә максималь балл җыеп, 5ле алган. Рус теленнән дә сынатмаган – 93 балл туплаган. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган.
- Укытучыларымның өлеше зур. Алар минем 200 баллыма өлеш керттеләр, - дип рәхмәтен җиткерде кыз.

Лиана Исмәгыйлова кебек талантлы укучылар өчен илнең теләсә кайсы медицина вузы ишекләре ачык, билгеле. Әмма кыз читкә китәргә теләми, документларын Казан дәүләт медицина университетының Дәвалау факультетына тапшырырга ниятли. Барлык медицина вузларында да төпле белем бирелә, дип саный ул. Шулай булгач, әти-әнисеннән еракка китүнең кирәген тапмый. Өстәвенә, уку йортында 100 балл алган студентларга өстенлекләр, әйтик, тулай торакта чиратсыз урын, шактый күләмдә стипендия вәгъдә итәләр.

Сүз уңаеннан, Татарстанда быел химия буенча уртача балл - 66.74 ( 2021 елда – 62,71, 2022 еда – 61,57). Мөслим районы бу предмет нәтиҗәләре буенча алдынгылар исәбендә дә, артта сөйрәлүчеләр арасында да юк 
Биологиядән БДИны укучылар уртача 57,41 баллга биргән (2021 елда -62,71, 2022 елда – 56,71). Мөслим районы бу предметтан беренчелекне алган. Биредә уртача балл – 72,8. 

Гүзәл Насыйбуллина

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading