15-19 май көннәрендә Владивосток шәһәрендә «Россия студентлар язы» бәйгесе узды. Анда Россиянең 60тан артык төбәгеннән ике меңнән артык студент катнашты, Татарстан командасы да шулар арасында.
Студентларның чыгышларын төрле юнәлешләр буенча 34 белгеч бәяләде. Рок-музыкант Илья Лагутенко, «MTV Россия» телеканалының генераль директоры Яна Чурикова, хореограф Егор Дружинин, режиссер Борис Грачевский кебек танылган шәхесләр яшьләрнең җыр-биюгә, нәфис сүз осталыгына булган сәләтләрен сынады. Дүрт көн эчендә конкурсантлар алты төр юнәлеш: музыка, театр, хореография, үзенчәлекле жанр, регион программасы, журналистика буенча көч сынашты.
Фестивальнең финал өлешендә Татарстан студентлары иң сәләтле дип табылды һәм Россия студентлар арасында уздырылган бәйгедә беренчелеккә чыкты. Бу - республиканың фестивальдә өченче җиңүе. Шулай итеп, 2016 елгы «Россия студентлар язы» Казанда узачак.
Комментарийлар