"Каләм тоткан хур булмас",-ди безнең халык. Бу мәкальне, гадәттә, әдип-язучылар хакында язганда-сөйләгәндә искә төшерәбез.
Алар белән янәшәдә кулларына каләм тотып, халыкны агарту белән шөгыльләнгән мәгърифәтчеләребез-дин галимнәребез дә бар бит әле. Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиев, Риза Фәхретдин... Быел тууына 165 ел булган Галимҗан Баруди да алар арасында шактый саллысы һәм яктысы. Ул Биектау районы Кече Кавал авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килгән. Балаларын укытырга дип әтисе гаиләсе белән Казанга күчеп килгәч, малайны Апанай мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Башта монда шәкерт булып белем алса, соңрак үзе дә укыта башлый.
Шуңа да Галимҗан Барудиның бу юбилеен Казан шәһәренең Апанай мәчетенең зурлап, фәнни-гамәли конференция итеп үткәрүе бер дә гаҗәп түгел. Шунысы да сөендерә, ул бер Галимҗан Барудига гына түгел, Пәйгамбәребез салалләһу галәйһи вә сәлламнең мирасын саклауга һәм өйрәнүгә өлеш керткән башка татар дин галимнәренә багышланган иде. Бу мәчетнең имам-хатыйбы Нияз Сабиров үзе дә галим, тарих фәннәре кандидаты. Дин белән фәнне бергә кушып эшләүче яшьләрдән.
Конференциягә бүген мәдрәсәдә белем өстәүче шәкертләр дә, галимнәр дә, дин эшлеклеләре дә килгән иде. Сәламлаү сүзе белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның чыгуы да әлеге чараның мөһимлеген күрсәтә.
Галимҗан Баруди турында тыңлаган, күбрәк белгән саен аңа соклануыбыз артты. Мәдрәсәне тәмамлагач 18 яшьлек Галимҗан Бохарага китә. Анда гыйлем туплый: дини һәм дөньяви фәннәрне дә үзләштерә. Урта Азиядән яшь мулла 650 кило китап кына алып кайта. Революциядән соң ул үзенең бу мәшһүр китапханәсен дәүләт карамагына тапшыра. Алар хәзер Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә саклана. Казанның
"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе дә үзенең яңа бинасы өчен Галимҗан Барудига һәм аның әтисенә рәхмәтле.
Шулай халкы өчен тырышып эшләп йөргәндә аяк чалучылар да табыла. Нахак бәла тагылып, Вологда губернасында 4 ай сөргендә булырга да туры килә аңа. Ләкин акланып, хаҗ сәфәрләрендә дә йөреп кайтырга насыйп була. Иманыннан ваз кичмәгән хәзрәтне олы хөрмәт белән 1917 елның май аенда 1нче Бөтенроссия Мөселман корылтаенда Русия мөселманнарының мөфтие итеп сайлыйлар. Ә үзе бу вакытта Чимкент каласында кала. Галимҗан хәзрәт Барудиның вафаты да изге юлда йөргәндә була. Ул Мәскәүгә ачлыктан интегүчеләргә ярдәм күрсәтү эшләре белән командировкага баргач, үлә. Аны Казанга алып кайтып, Яңа Татар бистәсе зиратында җирлиләр. Бу үзе генә дә мөселманнар арасында аңа карата нинди хөрмәт булуы турында сөйли Бүгенге конференция дә үз халкына игелек эшләгәннәрнең, дин юлыннан бәхеткә таба алып барганнарның гомере бик озын булуын да күрсәтте.
Конференциядә өлкән галимнәр, дин белгечләре белән бергә, яшьләрнең дә булуы сөендерде. Биектауның 4нче номерлы Галимҗан Баруди исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Язгөл Фәйзрахманованың якташы турындагы чыгышында олы горурлык хисләре сизелде-Галимҗан Баруди исеменең, хезмәтләренең киләчәккә барачагына да ишарә.
Конференция тәмамланып, чыгып барганда бер төркем мөслимәләр: апа-җиңгиләр."Шундый әйбәт булды, тагын шундыйлар булсын иде!"- диделәр. Әйе булыр, иншаллаҺ. Чөнки быел Татарстаныбыз Идел буе Болгарстанында Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын зурлап билгеләп үтәргә җыена. Шөкер, горурланып сөйләрлек галимнәребез, мәгърифәтчеләребез, дин белгечләребез дә бар. Алар күңелендәге иман нуры гасырларны кичеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән икән, бу инде ислам диненең көче-куәте турында сөйли торган матур дәлил.
Фото: idel-tat.ru архивыннан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар