Җәйге яллар җитсә, балаларны дүрт стена эчендә генә тотуы кыен. Бигрәк тә шәһәр җирендә яшәгәннәрен. Шуңа да аларның ялын оештыру мәшәкатьләрен май азагы җитүгә үк кайгырта башлыйсың.
Бер нәсел балалалары бер-берсен белеп үсәргә, бергә аралашырга тиеш.
Быел улымның ике атна бер якта, тагын ике атна бер туганнарда кунак булып йөрүеннән соң, уйга калдым. Туганнарымның балаларын да бер ял иттерәсе килә иде. Нишләргә? Шунда ук, бөтен балаларны җыеп алып, “Туганнар лагеры” оештырырга булдым. Бу балалар бер-берсен белеп үсәргә, бергә аралашырга тиеш, дип уйладым.
Үзем ашарга пешерүче, үзем оештыручы, үзем җыештыручы булсам булдым – менә дигән итеп оештырып чыктык без аны. Башта “заезд” көнендә бөтен баланың берьюлы килеп җитүен шарт итеп куйдык. Берзаман машина-машина бала китерә башлагач, куркып та калдым әле. Бу кадәр бала белән берьюлы нишләп бетәрмен, янәсе.
Чыгу юлын бик тиз таптык: олырак ир балаларны төрле эшкә җаваплы итеп билгеләдек. Кемдер уку-укыту буенча, кемдер иминлек, кемдер спорт юнәлешендә җитәкчелек итәргә алынды. Үзләре беренче кичне үк программа төзеп чыктылар. Шул кичне үк беренче очрашу кичәсен үткәрдек. Таныштык, дуслаштык.
Ә менә иртәнге сәгать 6 да торып, физик күнегүләр эшләүгә беркемнең дә әзер булмавы ачыкланды. Шулай да күнделәр – лагерь режимыннан тайпылырга ярамый! Иркен футбол кыры кадәр печән бакчабыз чын стадионга әйләнде. Йөгерәбез, төрле уеннарны да шунда уйныйбыз.
Аннан иртәнге ботка (солы боткасын гомерендә беренче тапкыр ашаучылар да булды!) белән чәй, бераз гына соңрак дәресләр вакыты каралган иде. Дәрес димәктән, һәркем үзенең көчле фәне буенча дәрес укытырга алынды. Дәресләрне үзләре теләгәнчә яртылашка кыскарттылар. Лагерьда дәресләр 20 минут кына узды. 10 минут тәнәфес. Өй эшләрен тикшерү. Мавыгып китте болар! Әмир биология укыта, Кәрим – математика, Әнвәр – инглиз телен, Самат – рус телен, Ранил – рәсем дәресен. Төшке ашка бәрәңге әрчергә урамга махсус чыгып утырдым. Бер күзем белән боларның дәрес укытканнарын тикшерәм. Бик тә ошаттым укытучылы уйнауларын. Сораулар бирәләр, нәрсәдер ачыклыйлар. Махсус дәфтәр өләшеп чыктык, шунда язалар. Дәресләрне җитдирәк итәргә дә максат бар иде. Авылыбыз абыстае Гөлзифа ападан дин сабаклары, гарәп телен өйрәтүне сорадык. Ә ул, рәхмәт яугыры, көнгә ике тапкыр дәрес укытты. Иртәнге унда бер килсә, кичке 4тә тагын бер тапкыр сугылып чыга. Берничә көн эчендә балалар гарәп хәрефләре, догалар өйрәнде, шәригать кануннары белән танышты. Ни гаҗәп: гарәпчә бераз да яза белә башладылар.
Төштән соң төрле мастер-класслар оештырдык. Кәгазьдән күгәрченнәр, төрле фигуралар ясарга өйрәтергә әбиебез килеп җитте. Балалар үзләре дә белгәннәре буенча мастер-класслар үткәрде. Дилә, мәсәлән, бисердан браслет ясатты. Менә балалар тезеп кенә чыгалар, тагын чәчелә мәрҗәннәре. Шактый сабыр булырга өйрәтте бу дәрес. Соңрак балалар энҗеле беләзекләрне әниләренә, әбиләренә бүләккә дә ясады.
Кичке якта җыелышып, көннең ничек узуын анализладык. Һәркем үз фикерен белдерде. Дискотека да ясадык. Походка да чыктык. Лагерь рәсми ябылыр алдыннан Сабантуй да ясадык. Бабаебыз үзенең умарталыгына урманга сәяхәткә дә алып менде. Балаларга бал кортлары, эш кораллары турында сөйләде. Урман чәе белән дә сыйлады. Урман буеннан җыеп, кура җиләк ашарга да өлгердек. Күчтәнәчкә алып төшкән бер зур рам белән кәрәзле балны тәмләп ашадык. Балаларның бөтенесе дә бал ярата торган булып чыкты.
И-и, спонсорларым да тырышты. Әби белән бабай көн саен кибеттән туңдырма, карбыз ташыды. Абыстаебыз Гөлзифа апа иртәнге 6да коймак та пешереп алып килде. Коймак дигәннән, мич ашлары да пешерергә, балаларны пицца, белен, мантый белән сыйларга да өлгердем. Өй ризыкларына өйрәнгән балаларны ботка ашатып кына туендырып булмый шул.
Ардырамы, дисезме? Шуннан аңлагыз: ничекләр чыдыйсың, дип хәл белешүчеләр белән сөйләшергә дә вакыт калмады. Аннан бездә бернинди телефон да тотмый. Шуңа да балалар шахмат, футбол, боулинг буенча турнирлар уздырырга да өлгерде. Өч-дүрт көннән соң, “өйгә кайтасы килә”, “телефонда уйныйсы килә” дигән сүзләр ишетелә башлады. 5 яшьлек Даниярның: “Диванга ятып, телевизор карыйсы килә”, – дигән сүзләре әле дә искә төшә дә, көләсе килә.
Менә лагерь тәмам, күңелдә гел күңелле хатирәләр генә яңара. Бер кычкыртмадылар, гел мөстәкыйль булып яшәде балалар. “Туганнар лагеры” турында ишетеп авыл балалары да безгә килә башлады. Димәк, балалар әле күмәк уеннар уйнарга тели, аларның ялларын бары тик оештырырга гына кирәк икән. Лагерьдан соң кайтавазлар да килә башлады: “Балалар үсеп кайттылар, хәзер нәрсә пешерсәң, шуны ашый”, – диде Алма апа оныклары турында.
Комментарийлар