16+

ГТО ул – килдең дә, таныклык һәм нормативлар тапшыру билгесе алдың түгел

Татарстанда 2,2 миллионнан артык кеше системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә.

ГТО ул – килдең  дә, таныклык һәм нормативлар тапшыру билгесе алдың түгел

Татарстанда 2,2 миллионнан артык кеше системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә.

Массакүләм спортны үстерүдә өлге төбәкләрнең берсе дигән даныбызны алга таба да югалтырга исәбебез юк. Спорт башкаласы буларак танылган Казан исә республиканың башка шәһәр һәм районнарга үрнәк күрсәтә.

Узган ел ахырына булган мәгълүматларга күз салсак,  республикада 3 яшьтән алып 79 яшькә кадәрге кешеләр арасында 62,2 проценты физик активлыкны яшәү рәвешенә әверелдергән. Бу күрсәткеч буенча без ил күләмендә 4нче урында торабыз. Бездән алда Сахалин өлкәсе, Краснодар крае һәм Тула өлкәсе генә бара, ди Татарстан спорт министрының урынбасары Илдар Садриев. Алга таба да амбицияләребез көчле. Республика 2030 елга кадәр системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр санын 75 процентка җиткерүне максат итеп куйган. Күпчелек төбәкләр “тыйнаграк” санны яңгырата.

Татарстанлыларның физик активлыкка омтылышын без үз күзләребез белән дә күрәбез. Парк һәм скверларга чыксаң, спорт күнегүләре ясаган, йөгергән, скандинавия йөрешен үз иткән, тән һәм рухын башкача чыныктырган кешеләрне очратмыйча калмыйсың. Казанның кайсы гына спорт комплексына кермә көндезен дә, кичен дә аларда халык шау-гөр килә.

-    “Спорт – өй янында”, “Безнең ишегалды чемпионнары”, “Тормыш яратучылар” һәм “Актив озын гомерлелек” кебек проектлары белән Казан шәһәре “Спорт державасы” форумында “Иң яхшы муниципаль практикалар” номинациясендә җиңү яулады. Мондый хәрәкәтләр ярдәмендә без ирешелгән күрсәткечләрнең бары тик сан гына түгеллеген дәлиллибез. Кая гына барма, бар җирдә спорт мохите хөкем сөрә. Бу трендка, модага әверелә. Чөнки барлык балалар, барлык яшьләр спорт белән шөгыльләнә, - ди Казан шәһәренең физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов.

Республика күләмендә башлангыч алып, бүген инде ил күләмендә үсеш алган проектларыбыз белән дә горурлана алабыз. Әйтик, “Тimerman” (Тимермен) һәм “Яшел фитнес”ны республикадан читтә дә беләләр. Гомумән, мондый чаралар елдан-ел күбрәк кешене спортка җәлеп итү, кызыксындыру максатын йөртә. Шул ук вакытта, спорт ул ниндидер югары үрләр һәм медальләр түгел, үзәктә – халыкның сәламәтлеге. Спорт активлыгын үстерүгә куелган бар тырышлыкның нәтиҗәсе итеп, физик яктан нык, сау-сәламәт кешеләрне күрергә телиләр. 

Ил күләмендә ГТО нормаларын тапшыруны популярлаштыру юнәлешендәге инициативалар да, асылда, шул ук максатларны йөртә. Искәртеп узабыз, бу сынауны узучыларга түләнгән салымның бер өлешен кайтару мөмкинлеген бирергә ниятлиләр. Шул рәвешле хезмәткә яраклылык яшендәгеләрне ГТО бирергә, димәк, үзләрен физик яктан чыныктыруга омтылыш уятырга телиләр. Татарстан спорт министрының урынбасары билгеләп узганча, сер түгел, бүген нормативны үтәүчеләр арасында күпчелек – мәктәп укучылары. Аларга бу укырга кергәндә өстәмә баллар бирә. Яңа инициатива хезмәт яшендәгеләрне кызыксындыру, ГТО нормаларын тапшыруны популярлаштыруга тагын бер адым булырга тиеш, диләр. 

-    ГТО ул – килдең  дә, таныклык һәм нормативлар тапшыру билгесе алдың түгел. Монда төп урында физкультура. Бу комплексның төп максаты – сәламәт һәм физик яктан әзерлекле булу, - дип ассызыклады Татарстанда “ГТО” бөтенроссия физкультура-спорт комплексы башкарма директоры Артур Сабитов.  
10 августта исә барлык спорт сөючеләрне илнең төп спорт бәйрәмен билгеләп үтәргә чакыралар. Августның икенче шимбәсендә физкультурачылар көнен уздыру гадәткә кергән. Бу бәйрәм профессионалларныкы гына түгел, иртән йөгерү белән шөгыльләнгән, тормышын велосипедсыз күз алдына да китермәгән, туган як матурлыгына чумып, байдаркада йөзәргә яраткан, хәтта бию, шахмат һәм башка спорт төрләре белән мавыккан кешеләрнеке дә. Спорт яшь чикләүләренә ия түгел һәм һәркем күңеленә хуш килгән активлыкны таба ала. Физкультурачылар көне – спортның һәрвакыт янәшә, күрше урамда яки ишегалдында булуын искә төшерү өчен тагын бер сәбәп.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading