16+

Илсур Һадиуллин: "Россияне Татарстан мәгариф системасы аша чит илләргә күрсәтәбез"

7-9 июньдә Казанда “Киләчәкне уйлап” Халыкара мәгариф министрлары форумы уза. Бүген форум кысаларында Гарәп Әмирлекләре делегациясе Казанның 187нче күппрофильле лицеенда булды. 2020 елда ачылган бу мәктәптә барлыгы 1540 бала белем ала.

Илсур Һадиуллин: "Россияне Татарстан мәгариф системасы аша чит илләргә күрсәтәбез"

7-9 июньдә Казанда “Киләчәкне уйлап” Халыкара мәгариф министрлары форумы уза. Бүген форум кысаларында Гарәп Әмирлекләре делегациясе Казанның 187нче күппрофильле лицеенда булды. 2020 елда ачылган бу мәктәптә барлыгы 1540 бала белем ала.

Кунакларны ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, мәктәп коллективы һәм биредә укучы балалар каршы алды. Гарәп Әмирлекләре фәннәрнең нинди телдә укытылуы, бер сыйныфта ничә бала укуы белән кызыксынды. Мәктәп җитәкчелеге сүзләренчә, бер сыйныфта 30-35 бала укый. Быел беренче сыйныфка баручылар 6 класска бүленсә, киләсе уку елында 10 параллель сыйныф булыр дип көтелә. 

Әлегә мәктәптә фәннәр рус телендә укытыла. Ә 2023-2024 уку елында барлык фәннәр дә татар телендә укытылачак сыйныф булачак. “Татар телен өйрәнүгә, балаларны шушы юнәлештә тәрбияләүгә, гореф-гадәтләрне, татар мәдәниятен саклауга бездә зур игътибар бирелә”, - ди 187нче лицей директоры урынбасары Камил Абдулвахобов. Ул бу мәктәптә математика фәнен укыта.

“Бүгенге көндә без - Татарстанның иң алдынгы белем бирү учреждениеләре арасында. Беренче сыйныфтан алып аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнәбез. Мәктәптә физика-математика, лингвистика, технология, инженерлык һәм башка юнәлешләрдә белем бирелә. Без балаларга үскәч кирәк булачак белемне бирергә тырышабыз. Гарәп Әмирлекләреннән килгән кунакларга эшчәнлегебезнең уңышын күрсәтергә һәм тәҗрибә уртаклашырга җыенабыз”, - ди Камил Абдулвахобов. 

“Форумга чит илдән 20дән артык министр һәм аларның ярдәмчеләре – барлыгы 100дән артык кунак кабул иттек. Алар Россиянең мәгариф системасын өйрәнү, фикер алышу өчен килде. Безнең белән дуслык мөнәсәбәтләре булдырырга теләүче илләр бу. Хәзерге заманда мондый аралашу бик кирәк. Бәлки безнең эшчәнлек кунаклар өчен яңалык та булмас, әмма алар барысын да күрергә тиеш”, - диде Илсур Һадиуллин.

Аның фикеренчә, чит ил кунакларын бездәге цифрлаштыру алымнары, беренче сыйныфка электрон форматта кабул итү, телләрне укыту ысулы кызыксындырырга мөмкин. “Бу форум - Россияне Татарстан мәгариф системасы аша чит илләргә күрсәтү өчен оештырылган чара”, - ди министр. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading