16+

Җитмеше бише тулгач та мәктәптән киткән

Августның азаклары якынлашкан саен укытучының йокысыз төннәре арта, йөрәге ешрак тибә башлый. Тиздән 1 сентябрь, яңа уку елы башлануын хәбәр итеп кыңгырау чыңлар. Лидия ханым Дәүләтшина, гомеренең 50 елдан артыгын мәктәптә балаларга белем биреп уздырган мөхтәрәм мөгаллимә дә, еракта калган яшьлегенә кабат кайткандай булыр.

Җитмеше бише тулгач та мәктәптән киткән

Августның азаклары якынлашкан саен укытучының йокысыз төннәре арта, йөрәге ешрак тибә башлый. Тиздән 1 сентябрь, яңа уку елы башлануын хәбәр итеп кыңгырау чыңлар. Лидия ханым Дәүләтшина, гомеренең 50 елдан артыгын мәктәптә балаларга белем биреп уздырган мөхтәрәм мөгаллимә дә, еракта калган яшьлегенә кабат кайткандай булыр.

1961 елны Казан дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын яхшы гына тәмамлап, укытучы дипломы алган кыз башта Буа районы Исәк мәктәбендә укыта. 1964 елда Казанның 134нче мәктәбенә эшкә килә һәм лаеклы ялга киткәнче шунда көнне төнгә ялгап хезмәт куя. Мәктәптә йөрәгеңне бирмичә, ярым йорты гына эшләп булмый. Балалар бәяне бик тиз, бик гадел бирәләр. Балачак, Белем иленең үз кешесе булып калгансың икән, димәк, син мөгаллимлекне очраклы гына сайламагансың. Бу синең Җирдәге төп һәм иң зур миссияң. 

 Бик кызганыч, Лидия ханымның үзе белән сөйләшә алмадым. “Минем хакта язмасагыз да ярый инде. Яшем олы. Вакытым да үтеп килә. 85 тула бит,” - диде ул. Ләкин хезмәттәшләре алай дип уйламаганар. Ярдәмчел булы өчен рәхмәт әйтергә җай чыкканга сөенеп, туган мәктәпләренә килгәннәр.

- 1985 елда Лидия Андреевна завуч иде. Мин – яшь укытучы. Мәктәп чынбарлыгы ал күзлегемне бик тиз салдырды. Дәресләрдән елап чыгам да (әниләрне сагыну да бар): “Китәм мин, булмый, - дип, Лидия апа янына киләм. Ул мине чәчемнән сыйпап юата. Аннары “таләпчән, тик гадел бул, балалар шундыйны яраталар!” - дип акыллы киңәшен бирә. Мин бу фикерне күңел сандыгыма салып куйдым, бүгенгә кадәр шушы хакыйкатьне кулланып эшлим, - ди Фәридә ханым Гыйниятуллина. Мин дә рус теле әдәбияты укытам бит, өйрәнсен дип мине үзенең дәресләренә алып керә иде, файдалы китаплар бирә иде. Рәхмәтем әйтеп бетергесез аңа.

- Ә мин аның сабырлыгын үрнәк итеп алдым, - дип сүзгә кушыла шулай ук әлге мәктәпнең ветеран мөгаллимәсе Нәзирә Мусина. - Беркайчан беркемгә тавышын күтәрмәс, беркемнең гайбәтен сөйләмәс. Елмаюы белән бар дөньяны балкыта иде. Тирә-юнебездә шундый остазлар булганда мәктәптә эшләү авыр тоелмады безгә. Сорауларыбыз булса, аңа килдек. Ә ул беркайчан да кире бормады.

Коллегалары берсеннән-берсе уздырып, Лидия ханымның яхшылыкларын искә алдылар. Яшь чактагы фотосурәтен дә күрсәттеләр. Кызыл галстуклы пионерлар бишенче сыйныф укучылары арасында яшь сылу кыз.

Лидия Андреевна тау ягыннан. Укытучы булу теләге күңеленә кечкенәдән кереп урнашканга, ике дә уйлап тормыйча, белемен Арча педагогия училищесында дәвам иткән. Аннары педагогия институтында укыган. “Ак калфакның табылган чагы...” дип, чишмәдәй саф тавышы белән моңланган күрше кызын гармунчы егет ерак җибәрми, гомерлек яры итә. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. “Ничек өлгерә икән?” - дип аптырый хезмәттәшләре эш дилбегәсен һәм гаилә йөген тырышып бердәй тартканын күргәч. Аптырарлык та, өч смена эшләгән чаклары да булган. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр. “Ә мин мәктәптән яшәреп кайтам! - дия торган булган ул үзе.

Ул чорда шәһәр янындагы бу мәктәптә эшләүләре бик җиңелләрдән булмавы көн кебек ачык. Каравай бистәсе бит ул. Җитмәсә, җинаятьчел төркемнәрнең, “Казан феномены” дигән афәтнең чәчәк аткан вакыты. Шушы канлы тегермән тәгәрмәче астына кереп китмәсен дип һәр үсмер язмышы өчен көрәшергә туры килгән чор. Бер көн килмәсәләр өйләренә барып, дәресләрдән соң ачыктан-ачык сөйләшүләргә алып калып, вакыт белән исәпләшмичә эшләргә туры килә. Соңрак килеп рәхмәт әйтүчеләре дә күп була. Балаларын җитәкләп шушы мәктәпкә китергәннәре дә байтак. Менә шушы инде ул укытучы хезмәтенә иң зур бәя. Бер көнне мәктәп коридорына элеккеге укучылары җыела. Үзләре дә иллегә җиткән, узып киткәннәр бит инде. Төрле һөнәр ияләре чаларган башларын иеп укытучы мөгаллимнәрен хөрмәтләргә килгәннәр.

- Бер эштән дә курыкмый. Кеше алынмаганына да тотына иде, - дип искә ала Җәмилә Мөбарәкшина. - 1975 елда , Бөек Җиңүең 30 еллыгында Александр Фадеевның “Яшь гвардия” әсәрен өйрәнгәч, укучылары белән Краснодонга сәяхәт иттеләр. Никадәр тәэсирләр! Үз фәнеңне яраттыруның нинди яхшы ысулы! Хәзер Ватанпәрвәрлек тәрбияләргә кирәк, диләр. Менә шулай гына тәрбияләнә ул. Сөйләп түгел, - диде Җәмилә Әхәт кызы хезмәттәшенең хезмәтен олы бәяләп.

Җитмеше бише тулгач та мәктәптән киткән Лидия ханым. Ләкин бер авыру баланы өенә килеп укытып йөргән. Әниләре бик нык үтенгән: “Сез килеп киткәч, кызыбыз нык үзгәрә, күзләре очкынланып, яшәү дәрте арта”, - дия торган булганнар. Бала язмышы хәл ителгәндә, риза булган, билгеле. Аннары кемгәдер кирәклегеңне белү яшәү өчен иң төп стимул дә бит әле ул. 

Коллегалары, ветеран укытучыларның әлеге сөйләвеннән күз алдыма үзе сөйкемле, үзе сабыр, гомумән, барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган, һөнәрен дөрес сайлаганга үзе дә бәхетле, тирә юнендәгеләрне дә бәхетле иткән ханым килеп басты. Күкрәгендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән бирелгән “Хезмәт алдынгысы өчен” медален дә күргәндәй булдым. Һәм шунда уйлап куйдым. Күптән түгел генә яшь мөгаллимнәрнең ант бирүләре хакында хәбәр иткәннәр иде. Алар да балаларны шулай нык яратырга, вакытлары белән дә санлашмаска вәгъдә бирделәрме икән?!. Укытучы ул һөнәр генә түгел, ул зур җаваплылык. Шуны онытмасыннар иде кичә кулларына мөгаллим дипломы алган яшьләр. Алар “кемнән үрнәк алыйк?” - дип аптырап тормасыннар өчен яздым әлеге язмамны. Мәктәпләргә бүген дә Лидия Андреевна кебек белемнәрен генә түгел, йөрәкләрен дә балаларга биргән укытучы мөгаллимнәр бик кирәк һәм күп кирәк. 

Әле шушы көннәрдә генә Лидия ханымның вафаты турында хәбәр иттеләр. Гаиләсенең, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading