16+

Карыннары тук, фаст-фудка урын юк

Балаларда дөрес туклану гадәтләре гаиләдә формалаштырылырга тиеш, ди белгечләр.

Карыннары тук, фаст-фудка урын юк

Балаларда дөрес туклану гадәтләре гаиләдә формалаштырылырга тиеш, ди белгечләр.

Үсеп килүче буын файдалы ризыкка өстенлек бирәм дип тормый. Татарстандагы 3045 укучы арасында үткәрелгән сораштырудан ачыкланганча, укучыларның 9 проценты бер стакан чәйгә 3 һәм аннан артык кашык шикәр сала, шул ук кадәре әзер ризыкка тоз өсти, 20 проценты көн дә фаст-фуд белән туклана, өстәмә туклану буларак камыр ризыгына өстенлек биргән балалар саны 24 процент булган. 

Коры-сары ашап йөрү балалар сәламәтлегендә тискәре чагылыш тапмыйча калмый. Мәктәптә булса да, алар файдалы, тулыкыйммәтле кайнар ризык ашарга тиеш дип, хакимият вәкилләре укучыларның туклануын даими контрольдә тота. Башлангыч сыйныф укучыларын, менә инде берничә ел дәвамында, гомумән, бушлай ашаталар. Бу канун 2020 елда үз көченә кергән иде. Өч ел эчендә шушы максатларга 6,5 млрд сум акча тотылды, шуның 2,1 млрд сумы республика бюджетыннан бүленде, ди ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.

Барлыгы республикада 1411 гомумбелем бирү оешмасы исәпләнә, аларда 500 меңнән артык укучы гыйлем туплый. Кайнар туклану белән шуларның 490 меңе, ягъни 97 проценты тәэмин ителә. Алар арасында 216,5 мең башлангыч сыйныф укучысын бушлай ашаталар. Әти-әнисе махсус хәрби операция зонасында булган 7 мең укучы һәм һөнәри уку йортында белем алган 800 егет-кыз да кайнар аш өчен түләми. Шулай ук күпбалалы гаиләләләрдә тәрбияләнгән 21,7 мең мәктәп баласы һәм һөнәр үзләштерүче 1,8 мең студент бушлай туклана. 5-11 сыйныф укучыларына исә 9,25 сум күләмендәге ярдәм чарасы каралган – көндезге аш бәясе шул суммага киметелә.  

Махсус туклануга мохтаҗ балаларны да игътибарсыз калдырмыйлар.

-    Мондый укучыларның төгәл санын ачыклау буенча зур эш башкарылды. Бүгенге көндә махсус туклануга мохтаҗ 1189 бала исәпләнә, шуларның 477се – башлангыч сыйныф укучылары. 2021 елның сентябрендә без бу балалар өчен ике атналык меню эшләдек. Ул Татарстан Гигиена һәм эпидемиология үзәге һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килештерелде, - дип сөйләде Алсу Әсәдуллина.

Махсус туклануга мохтаҗ балалар арасында күпчелеге шикәр диабеты белән авыручылар (785 бала), шулай ук целиакия, фенилкетонурия, муковисцидоз кебек чирләрдән интегүчеләр бар. Аларның ризыгын әзерләү өчен билгеле бер урын булырга, ул аерым сакланырга тиеш. Моннан тыш, 350гә якын укучының нинди дә булса ризык төренә аллергиясе бар. Әмма аларның һәркайсы өчен аерым меню эшләү мөмкин түгел. Шуңа күрә ярамаганын бала ашамый гына, моны сыйныф җитәкчесе контрольгә ала.    

Ризыкның сыйфатын да даими рәвештә тикшереп торалар. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина сүзләренчә, соңгы елларда ризыкның суык, порцияләрнең тиешеннән кимрәк булуы, эчәк таякчыгы табылуы очраклары бик сирәк күренеш. Ашалып бетмәгән азык күләме дә бермә-бер кимегән. Мисал өчен, узган уку елында 1500 мәктәп тикшерелгән, ризыктан 8105 проба алынган. Уку йортларының 1,3 процентында гына укучылар табынында суык ризык ачыкланган, 1,1 процентында порцияләр күләме киметелгән булган, әзер азыктагы бактерияләр 0,9 процентында табылган. Шулай да мәктәп ашханәләрендә җитешсезлекләр ачыкланмый калмый. Ведомство 1870 шелтә белдергән, әмма аларның күпчелеге тиз арада хәл ителә торган мәсьәләләр – кухня кирәк-яракларында маркировка булмау, сабын куелмау һәм башка шуның ише хилафлыклар, дип ачыклык кертте Марина Патяшина. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading