Киләсе елдан башлангыч хәрби әзерлек дәресләре урта белем йортларына кире кайтырга мөмкин. Бу уңайдан Шәмәрдән мәктәбендәге “Хәрби патриотик тәрбия үзәге”ндә булып кайттык. Биредә озак еллар дәвамында зур эш алып барыла, мәктәптә хәрби музей эшләп килә.
“Хәрби патриотик тәрбия үзәге”нә 2004 елда нигез салына. 2008 елларда биредә хәрби музей ачыла. Бу моңарчы булган базаны саклап калу, укучыларга хәрби әзерлек дәресләрен үткәрергә уңайлы булсын өчен дә эшләнә. Әлеге эшне заманында Миндел абый башлап җибәргән иде. Хәзер аның эшен улы Дилүс Вәлиуллин алып бара. Бүген бигрәк тә хәрби әзерлекне, патриотизмны мәктәптән үк башларга кирәк икәнлеге аңлашыла.
– МХО башлангач, жилет, каска таптым. Нигездә уку программасын гел тулыландырырга тырышам. Уку программасында су күп. Шуңа практик яктан күп эшләрне бирәм. Тезелү командаларын үтәү, утлы әзерлеккә каршы тору, автомат җыю кебек практик дәресләр үткәрәм. Малайларга бронежелетлар кидертеп, барысын өйрәтергә тырышам. Кызларның да беләсе килә хәзер. Беренче ярдәм күрсәтү мөһим. Хәзерге таләпләр буенча бер-береңә жгут бәйләү генә түгел, үз-үзеңә ярдәм күрсәтү дә кирәк. Аякка, кулга, муеныңа үзең жгут салырга тиешсең. Теш белән бәйлисеңме, тик үз-үзеңә ярдәм күрсәтергә кирәк. Шул бинтларны үзең киредән сүтеп җыясы да була, – дип сөйли Шәмәрдән мәктәбендә Тормыш иминлеге нигезләрен укытучы һәм Саба районы хәрби комиссариатында алыштыргысыз белгеч Дилүс Вәлиуллин.
Саба районында кадет мәктәбе Икшермә авылында урнашкан. Почетлы караул, 9 майга әзерлек эшләрен шәмәрдәнлеләр дә алып бара. “Мәктәпкә элеккеге НВП (башлангыч хәрби әзерлек) кертергә телиләр. Хәтерләсәгез, мондый дәресләр 1992-1993 елларда ук беткән иде. Соңыннан ул фән тормыш иминлеге дәресләре
– ОБЖга әйләнде. Аның үз программасы бар. Хәрби әзерлек башка ул. Кайвакыт хәрби училищелардан теләсә кайсы БДИ баллары белән алабыз, җибәрегез әле, диләр. Керүче генә юк. Минем бер укучым танк училищесын бетерде. Хәзер Мурманскига китә, – дип сөйли Дилүс.
Автоматны сүтеп җыябыз
Укучыларның кулларына тоттырып өйрәтү, күрсәтү өчен булган предметларны 1990 елларда мәктәптән җыеп ук алалар. Ул чакта өйрәнә торган автоматлар да була. Кайбер әйберләрне качырып саклап та кала алалар. Дилүс Миндел улы әйтүенчә, Чечен сугышына кергән малайлар автоматларны картинадан гына карап өйрәнгән. “Алар әзерлексез барып керделәр. Безнең укучылар хәзер автоматны сүтеп җыюны яхшы белә. Тезелү тәртибен дә өйрәнеп чыгалар, командаларны да аңлыйлар. Минем укучылардан кайдан өйрәндегез дип сорыйлар икән. Безнең малайлар парадта да катнаша”, – дип сөйли ул.
“Хәрби тәрбия үзәге”нең ишеген атлап керүчеләр үзләренә зур җаваплылык алганнарын яхшы аңлый. Беренче ярдәм күрсәтү, хәрби әзерлек күнекмәләрен дөрес башкарырга өйрәнү өчен һәрбер укучы бик зур тырышлык күрсәтә. Башлангыч сыйныф укучылары да еш кунак була биредә. Аларга музей тарихын сөйләп кенә калмый Дилүс, сугышның дүрт зур чорга бүленеше хакында да бәян итә. Игътибар белән карасаң, стенадагы рәсемнәрдә 1812 елгы сугыш, аннан – гражданнар сугышы, өченчесе – Бөек Ватан сугышы, дүртенчесендә Әфган һәм Чечен сугышлары чагылдырылган. Биредә Калашников автоматыннан башлап, хәрби техник коралларбелән дә танышырга була. Моннан тыш сугыш кырын үз куллары белән эшләгән макетны карарга мөмкин. Шуны музейны эшләүдә катнашкан әтисе Миндел абыйның кечкенә генә бюсты куелган. Хәрби-патриотик темага багышланган альбомнар, геройлар турындагы язмалар.
– Дөньяда мондый хәл булыр дип уйламадык. Күп җирләрдә башлангыч хәрби әзерлек бөтенләй бетте бит. Татарстанда, Саба районында бу уңайдан эш яхшы куелган. Без үзебез дә “сбор”ларны өзмәдек. Кайчак 5 көнгә барабыз. 2 көн мәктәптә, 3 көн басуда әзерлек узабыз. Җир казу, саклану, каршы көрәш тактикаларын өйрәнәбез. Шул малайлар барысы да махсус хәрби операциядә. Хәбәрләшәбез, ялларга кайттылар. Минем янга да, мәктәпкә дә килделәр. Аларга багышлап стенд ачтык, – дип сөйли Дилүс Миндел улы стенадагы фотоларны күрсәтеп. Мәктәпкә кергәч тә, төрле хәрби операцияләрдә катнашкан егетләрнең фотоларын күрәсең. Кемдер Чечняда, кем Әфганстанда хезмәт иткән.
Әти төшкә керә
Дилүс Миндел улы укучыларга көчле рухлы булыр өчен үзеңне чыныктырырга, физик әзерлекне ныгытырга кирәклеген да аңлата. Кайчак үзен дә мисал итеп китереп сөйли ул. 7 сыйныфта 3 тапкыр гына турникта тартыла алуын, аннан җәй буе ныгытып шөгыльләнеп, мәктәптә беренче урынга чыгуын да искә төшерә. Ә 11 сыйныф азагында исә районда беренче урынга чыга. Бүген дә ул көн саен чаңгыда шөгыльләнә (хәзер җәен дә шуар өчен мөмкинлекләр бар), башка спорт төрләрендә дә алдынгылыкны бирми.
...Журналист буларак Шәмәрдән мәктәбенә килгәнемә дә 15 ел вакыт узган. Ул чактагы хәрби укыту базасынын әле һаман да эшләвен күреп сөендем. Моның өчен, мөгаен, Миндел абыйның дәвамчысы булырга кирәктер. Дилүс Вәлиуллин үзе дә сизмәстән әтисенең юлын дәвам итә. Эш кенә түгел, әтисенең шөгыльләре дә аңа күчә бара кебек. Рәсем ясавы, баянда уйнавы, спорт белән мавыгуына кадәр әтисенең шөгыльләрен кабатлый ул. Иң мөһиме Дилүс Вәлиуллин бу эшләргә шундый эчке әзерлек һәм җаваплылык белән килә. Әнә, әтисенең гомер уйламаган тагын бер эшен дәвам иткәнен сизми дә кала. Миндел абый кабер ташларына язгалаганда кайчак Дилүс тә булышкалап куя. Әти-әнисенең кинәт вафатыннан соң, аңа әтисенең кешеләре килә башлый. Мәрмәргә, гранитка чокып яза башлармын дип уйлап та карамый. Тик киләләр, Дилүс аларга язып бирә.
– Әти төшкә керә. Берьюлы шулай ниндидер көй уйнап керде. Мәктәптән кайткач, теге көйне уйнап карарга телим, булмый. Бер атнадан соң, тагын төш керә. Шул җырны әти мәҗлестә җырлап керде, шуннан эзләп табып, көйне уйнарга өйрәндем, – дип әтисен искә ала Дилүс Вәлиуллин.
Комментарийлар