Чыннан да, хәзерге балалар гаджетлар белән бик дус. Аерылгысыз дуслар, дип әйтсәм дә, ялгыш булмастыр. Мин һәрбер нәрсәнең уңай ягын күрергә тырышам. Бу очракта да шулайрактыр, бәлки. Темадан читкәрәк китеп булса да, ике генә мисал китереп үтәм.
Мин чып-чын татар авылында татар мәктәбен тәмамлаган бала. Безнең буын, ничектер, русча сөйләшергә кыенсына иде. Рус теле укытучыбыз Диләрә апабызның рус теле һәм әдәбияты дәресләрен көтеп ала идем мин. Анда беркемнән оялмыйча, рәхәтләнеп русча сөйләшәбез. Сөйләшмәс идең дә, укытучыбызның таләбе катгый: рус теле бүлмәсендә аралашу бары тик рус телендә! Рус телен яхшы белү өчен аралашу күбрәк кирәк булганлыгын соңрак – мәктәпне тәмамлап, университетка укырга кергәч кенә аңладым. Тик ул вакытта эш узган иде инде. Беренче курсның кышкы имтиханнарын без – татар мәктәбен тәмамлаган студентлар – тәрҗемәче белән тапшырдык. Беренче имтихан анатомиядән иде. Миңа йөрәк турында сөйлисе. Белгәннәремне татарча сөйлим, ә янымда утыручы апа русчага тәрҗемә итеп бара. Тәрҗемәче булмаса, мәңге ерып чыга алачак түгел идем, валлаһи! Шул чагында үз-үземә сүз биргән идем: минем балам рус телен су урынына эчәчәк!
Комментарийлар