Ак алъяпкычларда ак канат... Элегрәк мәктәпне тәмамлаганда әнә шулай җырлыйлар иде. Кызларның мәктәп формаларына ишарәләүләре булгандыр.
Скопировать ссылку
Ак алъяпкычларда ак канат... Элегрәк мәктәпне тәмамлаганда әнә шулай җырлыйлар иде. Кызларның мәктәп формаларына ишарәләүләре булгандыр.
Мәктәп формасы дигәч тә шул совет заманындагы коңгырт күлмәк белән ак алъяпкыч күз алдына килеп баса бит. А‑ля СССР модасы, ягъни... Хәзер исә һәр мәктәпнең үз бердәм формасы, укучыларның гына түгел, укытучыларның да формалары бар икән кайбер районнарда...
А-ля СССР модасы
Без мәктәпкә укырга кергән 1990 елларда әле классик форма киешле иде. Гадәти көндә кара алъяпкычтан йөрибез, бәйрәм вакытларында агын кия идек. Әниемнең көн саен ул форманың якаларын юып теккәнен, җиңнәренә манжетларны беркеткәнен хәтерлим. Берара кагыйдәләр бераз йомшарып, укучыларга ак‑кара төстәге кием кияргә рөхсәт ителә башлады. Мәктәпкә джинс чалбардан, төсле блузкалардан йөрүчеләр дә барлыкка килде. Мәктәптә кием тикшерү китте. Чыгарылыш кичәсендә теге коңгырт күлмәкләрне эзләп җәфаландык. Ни өчендер мәктәп белән хушлашканда нәкъ менә шул форманы киясе килде. Хәзер исә соңгы кыңгырау бәйрәменә бу форманы кию традициягә әйләнде. Аны кибетләрдә махсус та саталар. Республиканың кайбер мәктәпләрендә бу форманы көндәлек киючеләр дә бар.
- Әниләр заманында да шулай киенгәннәр. Ни өчендер мәктәп формасы нәкъ менә шундый булырга тиеш дип күзаллана. Ак күлмәкне гел юасы бар, ә коңгырт күлмәкнең якасын гына алыштырасың, җайлы, безгә бик ошый, матур бит, - ди Кама Тамагы районы Олы Кариле мәктәбендә белем алучы Рәсимә Низамова.
Комментарийлар