Дүртенче сорау – Кайбер мәгариф учреждениеләрендә, татар теле укытылырга тиеш булса да, бөтенләй юкка чыккан. Бу мәсьәләгә берәр ничек тәэсир итеп буламы?
– Татар теле дә, рус теле дә әти-әниләр тарафыннан сайланыла. Ә ана теле исә, яңа канун нигезендә, өйрәнелергә тиеш. Берәү дә мин өйрәнәм, мин өйрәнмим дияргә тиеш түгел. Дәреслекләргә килгәндә, алар белән тәэмин ителгән. Ел саен моңа 400 млн сумнан артык акча тотыла. Татар телендә 1-9 сыйныфлар өчен дәреслекләр бар, тик алар федераль исемлеккә кертелмәгән әле.
Бишенче сорау – Укытучыларның имиджын күтәрү өчен министрлык нәрсә эшләргә җыена? – Без укытучыларны әзерләү, яңадан укыту юнәлешендә эш алып барабыз. Иң мөһиме – укытучыларга грантлар бирелә. Аларның бәйгеләрдә катнашып, җиңүләре нәтиҗәсендә хезмәт хакларына өстәмәләр бара. Бу укытучы имиджына да тәэсир итә. Без хәзер матди якны да, рухи якны да кайгыртырга тиеш. Мәктәпкә эшкә килгән яшь укытучыларның 95 проценты эшләп кала һәм бу бик сөендерә.
Комментарийлар